И.Метшин: «Без батыр җиңүчеләр буыны алдында түбәнчелек баш иябез»
Казан шәһәре KZN.RU
Казан мэры Илсур Метшин Казан халкын, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлады.
«Хөрмәтле ветераннар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар,
тыл хезмәтчәннәре! Кадерле казанлылар!
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!
Сигез дистә елдан артык 9 Май һәр гаиләнең шәхси тарихында җуелмас эз калдырган, күпмилләтле халкыбыз өчен иң мөһим вакыйгага әверелгән көн булып тора. Әлеге чын мәгънәсендә бөек, изге бәйрәм буйсынмас рух һәм гаҗәеп кыюлык, гаделлек тантанасы һәм Ватан өчен горурлык символына әйләнде.
Без ил өчен гаять авыр көннәрдә зур тәвәккәллек күрсәткән, фронтта һәм тылда фидакарьләрчә көрәшеп, барчабызга матур киләчәк бүләк иткән, дәүләтебезне тагын да ныгыткан, дөньяны коточкыч афәттән коткарган җиңүчеләр буыны алдында түбәнчелек белән баш иябез. Гомеребез һәм бүгенге казанышларыбыз белән туган җиргә карата эчкерсез мәхәббәт һәм тугрылык үрнәгенә әверелгән ата-бабаларыбызга чиксез бурычлыбыз.
Татарстан Рәисе тарафыннан Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителгән 2026 ел геройларыбыз буыннан-буынга кадерләп тапшырган кыйммәтләрнең аеруча әһәмиятле булуын ассызыклый. Алар һәрберебезнең күңелендә саклана һәм милли кодның нигезен тәшкил итә.
Кадерле ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, Ленинград блокадасы ачысын үз җилкәсендә кичергәннәр, Ватанга эчкерсез хезмәт итүне гәүдәләндергән үлемсез каһарманлыгыгыз турындагы хатирәне олы ихтирам, җаваплылык һәм рәхмәт хисе белән искә алабыз. Сез үз исемнәрегезне ил елъязмасына мәңгегә уеп калдырдыгыз һәм киләчәк буыннар өчен, махсус хәрби операция зонасында тарихи хакыйкатьне һәм Россия мәнфәгатьләрен намус белән яклаучы сугышчыларыбыз өчен үрнәк булдыгыз.
Әлеге истәлекле көндә Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим. Якыннарыгызның күңел җылысын, игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәгез! Игелек һәм бәрәкәт юлдаш булсын Сезгә!» – диелә котлауда.