Бүген Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтәләр. Бәйрәм чаралары Җиңү паркында чәчәкләр салудан башланды. Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Җиңү паркындагы һәйкәлләргә Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтте.
Алар белән бергә Дан мемориалы колоннадасы янындагы Мәңгелек утка Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республиксы премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чәчәкләр салды.
Җиңү стеласы янында Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарын, шулай ук республиканың яшьләр һәм иҗтимагый-патриотик берләшмәләре вәкилләрен сәламләүдән башлады.
Тантана Мәңгелек ут янында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алу белән дәвам итте. Бөек Җиңүне бәйрәм итү һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларны хөрмәтләү йөзеннән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады, шулай ук Казан гарнизонының мактаулы каравыл ротасы узды.
Алга таба рәсми затлар һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол хатыннары һәйкәленә һәм совет солдаты сынына чәчәкләр салды.
Сәфәр барышында Татарстан рәисе махсус хәрби операция ветераннары белән аралашты. Әңгәмә барышында МХО геройлары истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм Рөстәм Миңнеханов булачак һәйкәлнең нигез ташына шулай ук чәчәкләр салды.
Тагын бер истәлекле очрашу диңгез кардәшлеге вәкилләре белән булды. Республика җитәкчеләрен Россия Хәрби-Диңгез флоты ветераннары һәм «Татарстан Республикасы Диңгез җыелышы» иҗтимагый оешмасы әгъзалары сәламләде. Гадәттәгечә диңгезчеләр К-403 «Казан» су асты көймәсенең рубкасы янына җыелдылар. Очрашу истәлекле фотога төшү белән тәмамланды.
Бәйрәм чаралары Казан шәһәрендә көн буена дәвам итәчәк. Меңьеллык мәйданында кичен зур концерт программасы оештырыла. Казан халкы һәм кунаклары өчен Татарстан Республикасының танылган артистлары, сәнгать осталары, танылган яшь башкаручылары һәм шәһәрнең иң яхшы иҗат төркемнәре һәм Казанның җыелма хоры чыгыш ясаячак.
Җиңү көненә багышланган бәйрәм 22:00 сәгатьтә Казансу елгасы сулык мәйданы өстендә салют белән тәмамланачак.