Бүген, 8
июнь көнне, Татарстан башкаласында Игелекле.Үзәк/Добро.Центр эшли башлый. Битараф
булмаган гражданнарга – волонтерларга һәм социаль активистларга ярдәм итү киңлеге
«Игелекле Казан» оешмасының Сеченов урамы, 5 йорт адресы буенча урнашкан коворкинг
базасында ачыла. Эшчәнлекнең бер өлеше Калинин урамы, 3 йорт адресы буенча
урнашкан ресурс үзәгендә дәвам иттерелә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында «Игелекле
Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова хәбәр
итте.
«Игелекле.Үзәк»не ачу
вакыйгасы без күптән омтылган ярдәм итү системасының тулы циклы турында сөйли. Бердәм мәгълүматлар базасы буенча ярдәмгә
мохтаҗ һәр кешегә булышлык
күрсәтеләчәк, шулай ук
җаваплы, әзерлекле
волонтерларның бердәм реестры булдырылачак. «Игелекле Казан» тәкъдимнәренең уңышы җәмгыятебезнең үсә баруы, аның
инклюзия өлкәсендә аңлы рәвештә гамәлгә ашырылырга әзер булуы турында сөйли. Игелекле проектларның уңышлы дәвам итүен,
үсүен телибез», – диде
Казан мэры Илсур Метшин.
Игелекле.Үзәктә теләгән һәр кешегә үз тәкъдимнәрен
гамәлгә ашыру өчен тулы ярдәм алу мөмкинлеге: команданы өйрәтү, белем базасына керү, социаль проектларны тормышка ашыру
өчен хезмәттәшләр эзләү буенча ярдәм чаралары каралган.
«Бу тәҗрибә һәм илһам чыганагы булган фикердәшләрнең иң эре бергәлегенә
кушылу мөмкинлеге. Үзәк бердәм ярдәм экосистемасының йомгаклау звеносы булачак.
Без иң мөһимнәрен – коммерцияле булмаган оешмаларның эшен, грант
ярдәмен, юридик ярдәмне, уңайлы коворкингны, гуманитар складны бер түбә астына берләштердек»,
– дип билгеләп үтте Татьяна Мерзлякова.
Биредә федераль dobro.ru платформасы буенча консультацияләр үткәрү
каралган. Укыту, шулай ук игелекле гамәлләр башкарган сәгатьләр билгеләнеп
барачак, ярдәм итәргә әзер һәм ярдәм кирәк булганнарның бердәм мәгълүмат базасы
булдырылачак.
«Игелекле
Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры билгеләп үткәнчә, яшьләр
сәясәтен үстерү бурычлары кысаларында гамәлгә ашырылган әлеге тәкъдим «Акселерация
5.0» нәтиҗәләре буенча рәсми Игелекле.Үзәк статусына ия
булган.
Ул өстәп әйткәнчә, Петербург
икътисади форумы кысаларында «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы
#МЫВМЕСТЕ/БЕЗБЕРГӘ премиясенең 8 лауреаты арасында бизнес һәм дәүләт
корпорацияләренең әйдәп баручы экспертларына үз инициативасын тәкъдим иткән. 2–4
яшьлек үзенчәлекле балаларны инклюзив үзәкләр базасындагы балалар бакчасына
әзерләү проектына югары бәя бирелгән.
«Проект кайтавазлар җыйды, тиражлауга
һәм аны алга таба гамәлгә ашыру өчен тәкъдимнәр алды. Без бу тәҗрибәне «Тылсым»
һәм «Нур» инклюзив үзәкләрендә сынап карадык. Бүгенге көндә алты ай эчендә үзенчәлекле
15 баланың алтысын балалар бакчасына әзерләдек», – дип сүзен йомгаклады Татьяна
Мерзлякова.