Казан мэры
Илсур Метшин бүген Мәскәүдә Халыкара муниципаль форумның эшлекле программасы
кысаларында «Тормыш өчен әһәмиятле мохит сыйфаты: бәяләү, шәһәрләр үсеше белән
идарә итү мөмкинлекләре» пленар сессиясендә чыгыш ясады. Шәһәр башлыгы
Татарстан башкаласын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук шәһәр
мохитенең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә торган идарә алымнары турында сөйләде.
Мәктәп
рестораннары, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү – социаль өлкәнең үсүе
хакында
Шәһәр мэры социаль инфраструктура үсеше турында
сөйләде. Мәктәпләр, балалар бакчалары төзелеше буенча Казан Мәскәү һәм
Санкт-Петербургтан кала өченче урында тора. 20 ел эчендә Татарстан башкаласында
42 мәктәп, 144 балалар бакчасы төзелгән, мәктәп ашханәләре мәктәп рестораннары
итеп үзгәртелгән һәм алар шәһәрнең барлык 192 мәктәбендә дә эшли.
Спорт базасын яңарту чаралары үсеш буенча тагы бер
мөһим күрсәткеч санала. Мэр сүзләренә караганда, бу юнәлештә 2005 елдан бирле
системалы эш алып барыла. Егерме бер ел эчендә шәһәрдә 70 яңа спорт комплексы
төзелгән. 2013 елдан башлап ишегалларында, мәктәп территорияләрендә футбол,
воркаут һәм физик активлыкның башка төрләре өчен 136 универсаль мәйданчык
җиһазландырылган.
Илсур Метшин Татарстан рәисе тәкъдиме белән гамәлгә
ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасына аерым тукталды. Аның буенча 3
меңнән артык ишегалды территориясе төзекләндерелгән.
«Бүген безгә Казанның барлык ишегаллары, хәтта шәһәрнең иң ерак почмагындагы
нокталар тәртипкә китерелде дип әйтү өчен әз генә калып бара», – диде шәһәр
башлыгы.
15 ел эчендә Казанда 822 мең агач
утыртылган
Экология турында сөйләгәндә, Илсур Метшин 15 ел элек
шәһәрдә агачларга караганда машиналар күбрәк булганлыгын әйтеп үтте. Ул вакытта
Казанда «Яшел рекорд» проекты тәкъдим ителгән, аңа башкала халкы,
университетлар, предприятиеләр кушылган. Ике дистә ел эчендә шәһәрдә 822 мең
агач утыртылган. Бүген, Казан федераль университеты мәгълүматларына караганда,
шәһәр территориясенең 61%-ын яшел киңлекләр алып тора – бу миллионнан артык
халкы булган Россия шәһәрләре арасында иң яхшы күрсәткеч.
2010 елдан башлап шәһәрдә җәмәгать киңлекләренең гомуми
мәйданы биш тапкырга арткан – күрсәткеч 630 гектарга җиткән. Казанда 42 парк
һәм сквер төзелгән, 63 объект төзекләндерелеп, алар шәһәр халкы, туристлар
арасында аеруча популяр булган ял итү, төрле актив чаралар уздыру
мәйданчыкларына әйләнгән. Быел гына да әлеге киңлекләрдә 3 меңгә якын
чара уздырылган. Казан
тәҗрибәсе федераль «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» проектын эшләү өчен нигез
итеп алынган.
Моннан тыш, Казан Генераль планда табигый
территорияләрне саклауга һәм үстерүгә багышланган аерым бер бүлек эшләнгән
Россия буенча беренче шәһәр булуы белән дә аерылып тора.
2025 елда хезмәтләрнең 82%-ы цифрлы
төргә күчерелгән
Технологик алгарыш Казанны үстерү буенча тагы бер
мөһим адым санала. 2023 елда шәһәрдә «СитиСофт» системасы кулланыла
башлаган: махсус техникага һәм җәмәгать транспортына урнаштырылган мобиль 35
камера ярдәмендә реаль вакыт режимында шәһәр урамнарының торышын күзәтәләр.
Ясалма фәһем автомат рәвештә юллардагы чокырларны
ачыклап, яктырту җайланмаларының эшләмәвен ачыклап, кар чистарту, калдыкларны
түгү белән бәйле мәсьәләләрне теркәп, аларны оператив рәвештә цифрлы карта
буенча җаваплы хезмәтләргә тапшыра. Бу коммуналь хезмәтләрнең реакция тизлеген
арттырырга ярдәм иткән. Шул ук вакытта шәһәр җитәкчеләре халык белән
хезмәттәшлекне гадиләштерү буенча актив эш алып бара: 2025 елга муниципаль
хезмәтләрнең 82%-ы цифрлы төргә күчерелгән, хезмәт күрсәтелү вакыты дүрт
тапкырга кыскарган.
Казанның «цифрлы игезәген» – шәһәр төзелеше белән
бәйле эшчәнлекне планлаштыру, аны тирәнтен анализлау коралын булдыру эше финал
өлешенә килеп җиткән. Шәһәр башлыгы Мәскәү мэры Сергей Собянинга, башкаланың
Мәгълүмати технологияләр департаментына эксперт ярдәме һәм әлеге проектны
гамәлгә ашыруда терәк булган, тәкъдим ителгән технологик карарлар өчен рәхмәт
белдерде.
Шәһәрнең каршылыксыз мохит
картасында 793 объект билгеләнгән
Казанда уңайлы мохит тә үстерелә. Шәһәрнең каршылыксыз
мохит картасында 793 объект билгеләнгән. Хәзерге вакытта шәһәр мохитен аз
хәрәкәтләнә торган кешенең үзенә кирәкле урынга чит кеше ярдәменнән башка барып
җитә алырлык итеп җайлаштыру бурычы карала.
10 ел эчендә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле
булмаган оешмасы кайгыртучанлык буенча тулы бер экосистема буларак үскән:
исемлектә биш инклюзия үзәген, җиде укыту-күнекмәләргә өйрәтү фатирын,
коммерцияле булмаган оешмалар өчен аерым бер киңлекне, үзенчәлекле балаларның
әниләре өчен тегү остаханәсе дә булган аерым бер мәйданчыкны күрергә була.
Муниципаль биналарда әле тагы биш автоном инклюзия үзәге эшли, уникаль остаз
ярдәме белән аерым яшәү проекты мөстәкыйльлеккә өйрәтү буенча яңа офыклар ача.
Шәһәр башлыгы сәламәтлеге чикле кешеләр өчен
төзекләндерелгән киңлекләр – Серов урамында урнашкан «Ярдәм» бульварын, шулай
ук «Ярдәм» инклюзия үзәген булдыру
турында сөйләде.
1970 еллардан бирле ләм басулары
өчен 110 гектар җир бүлеп бирелгән
Үз чыгышында Илсур Метшин экология мәсьәләләрен хәл
итүгә махсус тукталды. Аерым алганда, ул Самосырово чүплеген
эшкәртеп яңадан файдалануга кайтару мисалын китерде.
«Россиядә беренчеләрдән булып без шундый зур күләмле
чүплекне фәнни алымнар кулланып төзекләндерү юлын үттек. Бүген ул яшел
калкулыкка әйләнде», – диде Илсур Метшин.
Ләм басулары белән эшләүдә дә шундый ук уңышка ирешелгән. 1970
еллардан бирле алар өчен 110 гектар мәйдан бүлеп бирелгән, бирегә көн саен 250
тоннага кадәр ләм китерелгән. Казанның «Водоканал» предприятиесе илдә беренче
булып ләмне җылытып һәм сыгып эшкәртү цехын эшләтеп җибәргән. Хәзер калдыкларны
өеп яту урынына, шәһәр көн саен 70 тонна файдалы төерчекләр җитештерә, алар
сәнәгать оешмаларына уңышлы сатыла. Шул ук вакытта иске басуларны да тәртипкә
китерү эше бара, аны быел ахырына кадәр төгәлләргә ниятлиләр.
Казан үсешенең төп юнәлешләреннән берсе – элеккеге
сәнәгать урыннарын яңарту. Монда төп мисал булып «Яңа Порт» тора – ул
Идел буенда, элеккеге йөк порты янында урнашкан 287 гектар җир. Хәзер бу җирлек
шәһәр мохитен заманча үзгәртү үрнәге булып тора.
Казанның баш архитекторы җитәкчелегендә эшләнгән
төзелеш планы торак йортлар гына түгел, ә мәктәпләре, балалар бакчалары, эш
урыннары һәм мәдәният үзәкләре булган уңайлы шәһәр мохите тудыруны күздә тота.
Барлык кешеләр өчен дә ачык 12 чакрымлы яр буе проектның бизәге булачак, ул
шәһәр халкына Иделгә турыдан-туры чыгу мөмкинлеге ачачак.
Йомгаклап, Казан мэры Илсур Метшин мондый эшләрнең
уңышы өч төп кагыйдәгә – шәһәр проектларын үзара яраштыруга, халыкны җәлеп
итүгә һәм төгәл хисапка (идарә эше күрсәткечләргә таяна) нигезләнүен
ассызыклады. Бу алымнарның барысы да Казанның 2030 елга кадәрге
тотрыклы үсеш юнәлешенә һәм киләчәк елларга үсеш юлын
билгеләүче «Казан – су өстендәге шәһәр»
күзаллавына туры килә.
«Шәһәрне эчтән үстерү – ул әле анда барысын да үзгәртү
дигән сүз түгел. Безнең бурыч – күп кенә мәсьәләләрне шәһәр халкына уңайсызлык
тудырганчы ук хәл итү», – дип йомгаклады Илсур Метшин.
«Халыкара муниципаль форум – 2026» 23–24 ноябрьдә
Мәскәүдә уза. Бу чара тәҗрибә уртаклашу, шәһәрләр һәм төбәкләр үсешенең көнүзәк
мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү мәйданчыгына әверелде.
Форум федераль һәм төбәк хакимият вәкилләрен, шәһәр
һәм район башлыкларын, эшмәкәрләрне, белгечләрне һәм чит ил кунакларын бергә
җыйды.
Катнашучылар идарә итүнең нәтиҗәле алымнары, заманча
технологияләр кертү, шәһәр мохитен яхшырту, халыкка уңайлы шартлар тудыру һәм
халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алыша.
Форумны ачу тантанасы «Россия» милли үзәгендә узды.
Чараны Росконгресс фонды оештырды, ярдәмче оештыручы – Россия Хөкүмәте
теләктәшлегендә Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе, ә төп
иганәчесе – Мәскәү Хөкүмәте.