
Казан мэры Илсур Метшин Казан дәүләт энергетика университетының яшь гаиләләре белән очрашты. Ачык чарада катнашкан биш пар шәһәр башлыгына үзләренең танышу тарихы, укулары, фәнни эшләре, алдагы гаилә планнары турында сөйләде. КДЭУда рәсми рәвештә никахы теркәлгән 530 студент барлыгы билгеле. Шуларның 124е балалар тәрбияли. 24 гаиләдә ир белән хатын университетта укый.
Ана һәм бала бүлмәсе, гаилә фестивальләре, уртак фәнни эш: Казан дәүләт энергетика университетында студент гаиләләренә ничек ярдәм итүләре хакында
Бүген Казан дәүләт энергетика университетында студент гаиләләренә ярдәм итү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә. 2024 елның октябрендә университетта Татарстанда беренче булган ана һәм бала бүлмәсе ачылган. Моннан тыш, университет яшь гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтә – тулай торакта бүлмә бирә. Шулай ук ел саен гаилә корган студентлар арасында махсус очрашулар үткәрелә, анда яшьләр тәҗрибә уртаклаша, уртак темалар буенча фикер алыша.
Ачык очрашуда биш студент гаиләсе шәһәр башлыгына үзләре, укулары, һөнәри казанышлары һәм танышу тарихлары турында сөйләде.
«Бу искиткеч матур югары уку йортында үз парларыгызны табып кавышуыгызга мин чиксез шат. Бәхетле, сәламәт булыгыз, барысы да уң булсын, үз алдыгызга куйган максатларыгызга ирешергә язсын. Һәм, һичшиксез, сезнең йортыгызда балаларның шат авазы яңгырап торсын. Тормыш бик тиз уза, шуңа күрә аның тәмен белеп яшәгез. Фән, казанышлар, эштәге уңышлар – болар барысы да гаилә хакына эшләнергә тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Алмаз белән Рената Петровлар үз гаиләләре турында беренчеләрдән булып сөйләде. Алар 2016 елда, университетка укырга кергәндә таныша. 2020 елның августында әлеге пар никахларын рәсмиләштерә. Хәзерге вакытта ир белән хатын «Электр техникасының теоретик нигезләре» кафедрасында укыта, метрология һәм электр техникасының теоретик нигезләре буенча дәресләр алып бара. Петровлар ике кыз тәрбияли. Алар 2024 елда Казан дәүләт энергетика университетында уйлап табылган, соңрак республика фестиваленә әйләнгән «Гаилә энергиясе» дип аталган интеллектуаль фестивальдә дә катнаша. Аны гамәлгә ашыру барышында Татарстанның 10 районыннан 440тан артык гаилә катнашкан. 2026 елда IV фестивальгә республиканың алты районыннан 152 гаилә җыелган, 28 гаилә финалга узган. Фестиваль гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, уртак ял, белем һәм иҗат аша ата-аналарны, балаларны берләштерүгә юнәлдерелгән.
Очрашуда катнашучылар арасында шулай ук Максим һәм Юлия Шархимуллиннар да бар. Яшьләр тумышлары белән Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәреннән. Алар бер-берсе белән мәктәп елларында ук таныша, бер сыйныфта укый. Соңыннан икесе дә Казан дәүләт энергетика университетына укырга керә. Университетта укыган елларда, Россия Студентлар отрядында катнашып йөргән чакларда алар бер-берсенә аеруча якыная. Бу елның сентябрь аенда әлеге матур пар шулай ук никахларын рәсмиләштергән. Хәзер Максим магистратураның икенче курсында укый, Юлия исә университетта укуын дәвам итә.
Егор Севастьянов һәм Алинә Галимова да үз тарихларын сөйләде. Егет белән кыз университетта таныша. 2022 елда алар башка студентлар белән бергә, ваклап сату эшен экология таләпләренә туры китереп башкару проектын гамәлгә ашыра. Соңрак яшьләр Президент грантлары фонды грантын отып, мәктәп укучылары, шул исәптән Казанның Киров районында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен инженер осталыгын, IT-компетенцияләрне үстерү буенча дәресләр оештыра. Бүген Егор аспирантураның беренче курсында укый, энергетика җайланмаларын проектлаучы инженер булып эшли. Алина шулай ук аспирантурада белем ала, Казан дәүләт энергетика университетының Мәгариф департаментында эшли, хәзер йөкле булуы сәбәпле академик ялда.
«Без сезнең Казаныбызда үз сәләтләрегезне үстерүегезне, балаларыгызның иң яхшы мәктәпләргә, түгәрәкләргә йөрүен, гаиләләрегез белән бергәләп иң яхшы паркларда, скверларда, яр буйларында ял итүегезне телибез. Моның өчен көчтән килгәннең барын да эшләргә тырышачакбыз», – диде шәһәр башлыгы.
Очрашуда катнашучылар арасында шулай ук Михаил Гусев һәм Адилә Ганиева да бар иде. Яшьләр иҗат киңлегендә, «Беренче курс студентлары көне» фестиваленә әзерлек вакытында таныша. Бүген алар бергәләп иҗади хезмәттәшлек итә, төрле проектларны гамәлгә ашыра. Уртак проектлар арасында балалар өчен Президент чыршысы буенча әзерләнә торган Яңа ел тамашалары, Казан дәүләт энергетика университетында, башкаланың башка югары уку йортларында куела торган спектакльләр, иҗади тамашалар. Михаил һәм Адилә шулай ук «Сдвинутый квартирник» фестивале турында да сөйләде. Аның буенча аларга Казан мэриясе ярдәм иткән. Әлегә яшьләр никахларын теркәмәгән, алар бу хакта уртак планнар кора.
Аспирантлар Севара һәм Салих Мирановлар турында да әйтми калу мөмкин түгел. Яшьләр 2022 елда таныша. Алар бергә фәнни проектлар әзерли, университет лабораториясендә эшли, төрле фәнни бәйгеләрдә катнаша.
Абитуриентлар белән тирәнтен эшләү тапшырылган документлар санын ике тапкырга арттырырга ярдәм иткән
«Студентлар арасында булу безнең өчен һәрвакыт күңелле. Һәр югары уку йортының үз үзенчәлеге. Алар бер-берсеннән аерылып тора. Без хәзер университетны карап чыктык, аның уңышлары белән таныштык. Биредә тормыш кайный, сезнең болай яшәвегезгә мин бик шат. Сессиядән сессиягә кадәр студентлар бик күңелле яши, ә сессия ул елына нибары ике генә, дигән гыйбарә бар. Алар арасында – бай тормыш: төзелеш отрядлары дисеңме, төрле эчтәлектәге кичәләр, театр тормышы, фәнни тормыш – барысы да гөрли. Болар, һичшиксез, игътибарга лаек эшләр. Ректор моның белән шәхсән үзе шөгыльләнгәнгә, тулы командасы белән моңа игътибар биргәнгә шундый нәтиҗәләр, бу бит бик зур хезмәт. Һәм ул рәхмәт сүзләренә лаек», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов 2026 елгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләде. Быел югары уку йортына 4 меңгә якын студент укырга кергән, шул ук вакытта документларны 18 мең кеше тапшырган. Гаризаларның гомуми саны 54 меңгә җиткән – әлеге сан узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк күрсәткеч.
Инженер белеменә зур кызыксыну арту күренеше һөнәри юнәлеш бирү буенча мәктәп укучылары белән системалы эш нәтиҗәсе булып тора. Университет менә инде өч ел рәттән Татарстан мәктәпләрендә инженерлык белеме бирү программасында катнаша. 2026 елда проект 24 муниципаль районда, 78 мәктәптә гамәлгә ашырылган. Әлеге төр чараларда 2 224 укучы катнашкан. Казанның 21 мәктәбендә электр белән бәйле һөнәрләргә өйрәтүче сыйныфлар эшли. Дәресләргә 128 укучы йөри.
Университет «Татэнерго» челтәр компаниясе, тармактагы башка партнерлары белән бергә укучыларга теоретик белемнәр үзләштерергә, гамәли күнекмәләр алырга ярдәм итә. Уку вакытында балалар яктырту, яктылык челтәрләре буенча электр монтеры һөнәрен үзләштерә ала. Әлеге белгечлеккә тугызынчы сыйныфны бетерүгә үк укып була. 2025 елда 286 укучы шундый әзерлек узган.
Бүген Казан дәүләт энергетика университеты Россиядә инженерлык мәктәпләре булдыру, энергия белән бәйле һөнәрләргә өйрәтүче сыйныфлар челтәрен үстерү буенча эшче төркемгә керә. Бүген Казан мэрына шундый дәресләрнең берсен күрсәттеләр.
Шунысы кызык, энергия белән бәйле һөнәрләргә өйрәтүче сыйныфларга әти-әнисе яки әби-бабасы күп еллар әлеге тармакта эшләгән балалар языла. Мәсәлән, 179 нчы лицейның җиденче сыйныф укучысы Эмиль Вәлиев гаиләсендә берничә буын энергетиклар булуы турында сөйләде. Яшүсмер үзе дә киләчәген әлеге һөнәр белән бәйләргә җыена.
«Минем гаиләм – чын энергетиклар династиясе. Әбием «Татэнерго»да эшләгән, апам «Татэнергосбыт»та җитәкче булып эшли. Мин балачактан ук әлеге һөнәр ияләре белән бәйле хезмәтнең никадәр мөһим булуын күрәм. Чөнки нәкъ менә ул кешеләргә яктылык һәм җылылык тарата. Миңа атом физикасы кызык тоела, фән белән шөгыльләнергә, мөһим тикшеренүләрдә катнашырга телим», – дип фикерләре белән уртаклашты Эмиль.
Киләчәктә 179 нчы лицей укучысы атом-төш физигы булырга тели.
«Уңышка ирешү өчен яхшы укырга, күп эшләргә һәм, һичшиксез, үз алдыңа зур максатлар куярга кирәк. Алар югары булган саен, нәтиҗә шулкадәр яхшырак булачак. Шуңа күрә, Эмиль, әгәр синдә шундый теләк, омтылыш бар икән, яхшылап укы – киләчәктә Курчатов институтын җитәкләячәк Казанның беренче чыгарылыш сыйныф укучысы булырга язсын сиңа. Барысы да хыялдан башлана, әмма аны тормышка ашыру өчен белем, үҗәтлек һәм көн саен үз өстеңдә эшләү таләп ителә», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
«400 актив студент, Татарстанның иң яхшы штабы һәм «Ел студенты»нда ирешелгән җиңү: шәһәр башлыгын университетның әйдәп баручылары белән таныштырдылар
Шәһәр башлыгына университет студентлары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектларны да тәкъдим иттеләр. Алар арасында Казан дәүләт энергетика университетында укучы студентлар отрядының «Тесла» штабы, эзләнү хәрәкәте буенча «Эзләү сукмагы», студентларның «Энерго» спорт клубы аеруча кызыклы санала.
Университетта 400гә якын студентны берләштергән 14 хезмәт отряды эшли. «Тесла» штабы студент отрядлары хәрәкәтен үстерүдә актив катнашып, берничә тапкыр төбәк һәм Россия күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулаган. 2025 елда штаб Татарстан Республикасының югары уку йортлары арасында студентлар отрядының иң яхшы штабы дип танылган, шулай ук «Татарстан Республикасының Ел студенты» бәйгесендә «Елның студентлар оешмасы» номинациясе буенча җиңүгә ирешкән.
«Шунысын да билгеләп үтәсем килә, мондый актив, үз фикерләре булган яшьләр алга таба җитәкчеләргә, әйдәп баручыларга әйләнә. Җәмәгать эшләрендә үзен күрсәткән, җаваплылык алудан, яңа фикерләр тәкъдим итүдән курыкмаган затлар, җәмгыятебездә, һичшиксез, үз урыннарын таба», – дип фикерләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы.