Бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе утырышында Казан
мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласының мәдәни чараларны уздыру буенча сыйфат
ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелүен ассызыклады. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә,
шәһәр дистәләгән мең тамашачыны җыя торган федераль масштабтагы вакыйгалар
мәйданчыгына әйләнә. Мисал итеп мэр Мәскәү сәнгать театры гастрольләрен һәм
кичә узган бай эчтәлекле «VK Фест»ны атады.
«Мондый зур вакыйгалар нәтиҗәсендә башкалабызның мәдәни тормышы сыйфат
ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелә. Әлеге чаралар эчтәлеге буенча бик төрле: алар
яшьләр өчен дә, гаилә белән килеп карау өчен дә, өлкән буын кешеләренә дә
кызыклы. Баста концерты турында сөйләгәндә, һәр шәһәр дә бер гөмбәз астында 40
мең тамашачыны җыя алыр идеме икән, дигән сорау туа. Искиткеч талантлы әлеге
артист белән аралашкач, без бу тамашаның хис-кичерешләргә бик бай булуын
аңладык – кешеләрнең нурлы йөзләреннән, аларның алкышларыннан чараның зур уңыш
белән узуын чамалап була иде», – диде Илсур Метшин.
Эшлекле дүшәмбе утырышында мактаулы кунак буларак Россия Федерациясе халык
артисты Сергей Безруков катнашты. Актер Казанга карата ихлас мәхәббәтен
белдерде, шәһәрне Россиянең башка мегаполисларыннан аерып тора торган
үзенчәлекле якларны ассызыклады. «Казан шәһәренә сокланып туя алмыйм! Мин
Татарстаннан мөкиббән! Беләсезме, бирегә туганнарыма килгән кебек киләм.
Әлбәттә, бу минем өчен бик кадерле мизгелләр. Бу – чын кунакчыллык күренеше», –
диде артист.
Сергей Безруков республикага ешрак килергә һәм иҗади хезмәттәшлекне дәвам
итәргә ниятләвен ассызыклады, һәр профессионалның үз эшенә җаваплы карарга
тиешлеген искәртте. «Без барыбыз да илебез файдасына эшлибез. Һәр кеше үз эшен
яхшы башкарырга тиеш», – диде ул.
Якын киләчәккә билгеләнгән планнар турында сөйләгәндә, Илсур Метшин алдагы
ике атнаның Казан өчен мөһим сәяси карарлар кабул итү вакыты булачагын хәбәр
итте. Шәһәр ике зур халыкара очрашуга әзерләнә. 9 июньнән 11 июньгә кадәр Күмәк
куркынычсызлык турында шартнамә оешмасы әгъзаларының – дәүләтләрнең Тышкы эшләр
министрлары советы утырышы узачак. Чарада дүрт ил: Беларусь, Казахстан,
Кыргызстан һәм Таҗикстан вәкилләре катнаша. 17–19 июнь көннәрендә Россия –
АСЕАН саммиты көтелә. Халыкара вакыйгада дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары,
министрлыклар, ведомстволар, төбәк берләшмәләре вәкилләре була. Башкалага
барлыгы 4 меңгә якын кунак киләчәк.