Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында яшь футболчылар өчен Россия күләмендә оештырыла торган «Күн туп» ярышларының шәһәр этабы башланды. Быел ярышлар катнашучылар саны буенча рекорд куярлык – уеннарда 200 гә якын (узган ел алар 190 иде) команда катнаша. Турнир 2,5 меңнән артык яшь спортчыны берләштерә. Шәһәр этабында җиңүчеләр республика ярышларында Татарстан башкаласы исеменнән чыгыш ясаячак. Ачылу тантанасында катнашучыларны һәм тамашачыларны Казан мэры Илсур Метшин сәламләде. Чараның шәрәфле кунаклары арасында шулай ук «Рубин» футбол клубы генераль директоры Александр Айбатов, «Рубин» футбол клубы академиясе тренеры Александр Бухаров, клуб капкачысы Илья Ежов һәм башкалар да бар иде.
«Менә инде 60 елдан артык илебездә «Күн туп» турниры уза – һәм ул футбол турнирларында катнашучылар саны буенча иң күпсанлы уеннарның берсе. Минем янәшәмдә «Рубин»ның легендасы – дүрт тапкыр Россия чемпионы булган Александр Бухаров басып тора. Әйдәгез аңа – һәм аның исеменнән безнең яраткан «Рубин» клубына кул чабыйк, – дип мөрәҗәгать итте чара кунакларына шәһәр мэры Илсур Метшин. – «Күн туп» кырларында булачак чемпионнар – безнең «Рубин» һәм Россия җыелмасы уенчылары үсә. Быел Казандагы турнирда 2,5 меңнән артык бала катнаша. Без катнашучыларны, командаларыбызны, тренерлар составын кайнар сәламлибез».
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, 12 стадионда һәм дүрт манежда эшләүче тренерлар штабында 60 белгеч исәпләнә.
«Спортның футбол, хоккей кебек һәм башка төрләренә һәрдаим ярдәм иткәне өчен республикабыз рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка зур рәхмәт. Безнең өчен бик тә кадерле булган яшь футболчыларыбыз, сезгә уңышлар телибез! Футбол – ул бөек уен. Безне җиңүләрегез белән сөендерегез!» – дип сүзен йомгаклады шәһәр мэры.
Тупны күркәм гадәт буенча тибеп җибәреп, матчларны мэр һәм 117 нче мәктәп командасы капитаны Гадел Зиннуров башлады.
Командалар өч дивизионда: «Мәктәп футбол лигасы», «Ишегалды спорты» һәм «Спорт» юнәлешендә көч сынашачак.
«Футбол – ул хоккейдан кала безнең барыбызның да яраткан уены. Быел «Күн туп» ярышлары катнашучылар саны буенча рекорд куярлык. Уеннарда 200 гә якын команда катнаша, узган ел 190 команда уйнады, – дип сөйләде Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов. – Турнир яшь спортчыларны танытырга ярдәм итә. Без балаларның яшүсмерләр, мәктәп командаларыннан, ишегалды спортыннан махсус спорт мәктәпләренә һәм «Рубин» футбол клубы академиясенә күчүен күрәбез».
Турнирның беренче көнендә 30 команда катнашында 13 матч үткәрелә. Кырга 13–14 яшьлек (2012–2013 елгы балалар) 360 футболчы чыгачак. Ярышлар яңа «кырны урталайга бүлү» форматында оештырыла – бу берүк вакытта ике матч үткәрү өчен кырны урталайга бүлүдән гыйбарәт.
«Казанда «Күн туп», «Алтын алка» кебек ярышларга һәрвакыт зур игътибар бирелә. Бу уеннарны капитаныбыз Илсур Рәис улы Метшин җитәкчелегендә дәвам иткән спорт традицияләре дип тә атарга мөмкин. Мэрыбыз Россия күләмендә оештырыла торган әлеге ике әһәмиятле проектка аеруча мөкиббән. «Алтын алка»дан соң профессиональ спортка күчүчеләрне беләбез. Мисалга Дмитрий Обуховны китерергә була. «Күн туп»тан соң яшүсмерләрнең балалар спорт мәктәпләренә күченүләрен күрәбез», – дип фикерләре белән уртаклашты Линар Гарипов.
«Лада» яшүсмерләр клубы командасы составында кырга чыккан Алиса Ларионова «Күн туп» турнирының дебютанты иде. Кыз сүзләренчә, биредә аны бәйрәмчә чын спорт мохите таң калдырган: «Мин аеруча футбол уйнарга яратам. Әлеге уеннан үзенә күрә бер ләззәт алам. Киләсе елда да мондый чарада катнашырга теләр идем».
Матчлар нәтиҗәсе буенча җиңүче командаларга Илсур Метшин, Александр Айбатов, Александр Бухаров һәм Илья Ежов имза куйган истәлекле туплар тапшырылачак. Моннан тыш, шәһәр этабында җиңүчеләр Казанны республика ярышларында тәкъдим итәчәк.
Шәһәр турниры 5 июньгә кадәр дәвам итә, аннан соң җиңүчеләр республика этабында катнаша.
«Күн туп» – ул 1964 елдан бирле Россиядә футбол буенча үткәрелә торган балалар-яшүсмерләр ярышы. Легендар капкачы Лев Яшин турнирны оештыручы дип санала.
«Күн туп» ярышларында гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар, яшүсмерләр клубында, шулай ук спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр катнаша ала.