
Казан Башкарма комитетында Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановка башкаланы цифрлы үзгәртү концепциясен тәкъдир иттеләр. Муниципаль идарәне яңарту, ясалма фәһемне куллану һәм кадрлар мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән эшкә алуның яңа үрнәге тәкдир ителгән проектларның төп темалары иде. «Кешеләр һәм технологияләр» дип аталган чара Кадрлар сәясәте һәм мәгълүмати технологияләр идарәсенең яңартылган мәйданчыгында узды.
Шәһәрнең бердәм шалтырату үзәге эшен киңәйтү
Казан мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, хакимият шәһәр инфраструктурасы үсешен һәм заманча идарә итү карарларын берләштерүгә басым ясый. «Муниципаль эш урыннарында хезмәт хакы һәрвакытта да эре бизнес белән көндәшлек итә алмый, шуңа күрә без һөнәри тәҗрибәгә басым ясыйбыз. Безнең максат – кадрларны җәлеп итү һәм саклап калу, шулай ук цифрлы технологияләр ярдәмендә шәһәрне яшәү өчен уңайлырак итү. Без кешеләрне эшкә җәлеп итәргә, һәм алар үз урыннарында эшләрен дәвам итсен өчен, илебезнең һәм дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнә һәм куллана башладык», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр үсеше сыйфатлы инфраструктура һәм көчле идарәчеләр командасыннан башка мөмкин түгел. «Без инфраструктура үсешенә миллиард сумнар сарыф итәбез, әмма кешеләргә беренче чиратта үз соравына гади һәм аңлаешлы җавап алу мөһим. Элек кешеләр аларның мөрәҗәгатьләре хәл ителәчәгенә ышанмаган, шуңа күрә мөрәҗәгать итмәгән. Ә хәзер, кешеләр 90% мәсьәләләренең хәл ителүен күргәч, ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Без никадәр күбрәк һәм яхшырак эшләсәк, безгә карата таләпләр шулкадәр югарырак булачак», – дип ассызыклады мэр.
Бүгенге көндә шәһәр кешеләреннән килгән сораулар саны 2007 ел белән чагыштырганда 16 меңнән ярты миллионга кадәр арткан. Хәзер мөрәҗәгатьләр 12 төрле канал аша кабул ителә, кайвакыт бу сорауларның кабатлануына китерә. Мэрия бу проблеманы «Мөрәҗәгатьләрне эшкәртү системасы»н төзеп хәл итте. Барлык сораулар бер интерфейста тупланачак, бу хезмәткәрләрнең эшен гадиләштерәчәк һәм вәзгыятьләрне чишүне тизләтәчәк. Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алеев билгеләп үткәнчә, әлеге системаны сынап караганнаң соң, аны Татарстанның барлык муниципалитетларына да тәэмин итәргә мөмкин булачак.
Республика рәисе бу фикерне хуплады һәм профильле идарә тармакларына кире элемтәнең федераль платформалары белән берләштереп эшләргә кушты.
Казанда бердәм шалтырату үзәге уңышлы эшләп килә, анда көн саен торак-коммуналь хуҗалык һәм район администрацияләре эшчәнлеге өлкәсендәге мөрәҗәгатьләр агымын эшкәртәләр (аена 36 меңгә якын шалтырату керә).
Мэр Илсур Метшин транспорт, мәгариф, яшьләр сәясәте һәм сәламәтлек саклауны кертеп, аның мөмкинлеген киңәйтергә кирәклеге турында белдерде. «Инфраструктураны үстерү мөһим, әмма кешеләрнең ышанычы үз соравына тиз һәм төгәл җавап алу мөмкинлегенә бәйле. Хәзер мөрәҗәгатьләрнең 90% ы хәл ителә, һәм халык хакимият белән ешрак хезмәттәшлек итә башлады, безнең эшкә югарырак таләпләр куя башлады», – дип аңлатты мэр.
Социаль өлкәне цифрлаштыру
Очрашуда социаль өлкәне цифрлаштыру проектларын тәкъдим иттеләр. Шуларның берсе – Ак Барс банкы белән берлектә эшләнгән мәктәп укучысының бердәм картасы. Ул дүрт юнәлешне берләштерергә мөмкин: транспорт картасы, туклану картасы, мәктәп пропусклары һәм банк картасы. Барлык функцияләрне бер җайланмада берләштерү укучыларның һәм аларның ата-аналарының тормышын җиңеләйтәчәк.
Икенче цифрлы проект балаларны түгәрәкләргә һәм секцияләргә яздыру өчен бердәм сервис буларак әзерләнә. Бүген Казанда 670тән артык социаль учреждение һәм 10 меңгә якын төрле секция исәпләнә, әмма документлар эзләү һәм рәсмиләштерү эше әлегә кадәр шәһәр халкы өчен күп вакыт таләп итә. Яңа сервис шәһәрнең барлык тәкъдимнәрен бер урында берләштерәчәк, система кулланучыларга ачык, файдалануда гади һәм аңлаешлы булачак. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативаны хуплады, үзәкләштерү уңайлылыкны арттырырга гына түгел, ә ял итү учреждениеләре эшен нәтиҗәле тикшереп торуга да мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады.
Телефон һәм интернет мошенникларына каршы тору
Җыелышның шактый бүлеген телефон һәм интернет мошенникларына каршы тору буенча фикерләргә багышладылар. «Минем Казан» порталында «Имин шәһәр» махсус бүлеге эшләтеп җибәрелде, анда җинаятьчеләр тарафыннан күндерүләргә һәм үтенечләргә алданмас өчен киңәшләр һәм күрсәтмәләр җыелган, дип сөйләде Булат Алеев.
Рөстәм Миңнеханов вәзгыятьне борчулы дип әйтте, аның көтелмәгән төрләре булырга мөмкинлеген белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, аферачыларның корбаннары өлкән яшьтәге кешеләр генә түгел, ә яшьләр дә була. «Мәктәпләрдә мошенникларга каршы искәртү эшен мәҗбүри рәвештә алып барырга кирәк», – дип йомгаклады республика башлыгы.
Шәһәр хуҗалыгында ясалма фәһем роле
Ясалма фәһем технологияләре Казан шәһәренең хуҗалыгында төп коралга әверелә. Процессларны автоматлаштыру төзекләндерү хезмәтләренә эшне җиңеләйтергә һәм күләмен киметергә, шушы өлкәдә катнашкан әгъзаларның эшкә мөнәсәбәтен тәртипкә китерергә мөмкинлек бирә.
Казанда япмасыз йөк транспортын ачыклый торган ясалма фәһем системасы уңышлы эшли. 2024 елда камералар 3 меңгә якын хокук бозуны теркәгән булса, 2025 елда күрсәткеч 70 очракка кимегән. Мэрия ассызыклаганча, технология ташучыларның тәртибен үзгәртте һәм урамнарны пычратуларны киметте.
Киләсе сорау законсыз чүп ташучыларга («соры йөкчеләр»гә) каршы чаралар турында булды. Чүп контейнерлары мәйданчыклары янындагы законсыз чүп өемнәре белән көрәшү өчен шәһәр камералар сатып алырга планлаштыра.
Юл хәрәкәтен тәртипкә китерү
Ремонт вакытында юл билгеләрен тәртипсез урнаштыру вәзгыятен хәл итү өчен мэрия юл хәрәкәте белән идарә итүнең цифрлы системасын кертә. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан схемаларны чагыштырып төзелгән автомат бердәм мәгълүматлар базасы билгеләр һәм күрсәткечләрдәге буталчыклыкларны бетерергә мөмкинлек бирәчәк.
2019 елдан Казанда комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасы уңышлы эшли. Аңа 23 миллионнан артык объект кертелгән.
Киләсе адым буларак Казанның җентекле 3D өлгесен ясау каралган. Проект Мәскәү Хөкүмәте хуплавы белән башкарыла: ел ахырына кадәр Пилотсыз авиация системаларының федераль үзәге шәһәр территориясен цифрлаштыра башлаячак. Бу администрациягә җирдән файдалануны күзәтеп торырга, архитектура күренешен анализларга һәм территорияләр үсеше белән идарә итәргә яңа кораллар бирәчәк.
Ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтү һәм үстерү өчен муниципаль мәйданчык
Фикер алышуның зур бүлеген муниципаль идарәдә ясалма фәһемне куллану мөмкинлекләренә багышладылар. Мэриянең IT бүлеге вәкилләре билгеләп үткәнчә, ясалма фәһемнең үсеше программа тәэминатын ясый торган өлкәне тулысынча үзгәртә һәм пилотлы цифрлы чишелешләрне тизрәк эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирә.
Казанда ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтү һәм үстерү өчен аерым муниципаль урын әзерләү тәкъдиме яңгырады. Сынау һәм карарларны гамәлгә кертү мәйданчыгы планлаштырыла, аннары алар Татарстанның башка муниципалитетларына да таралачак. Әлеге фикер Татарстан рәисе тарафыннан хупланды.
Кадрлар мәсьәләсе
Бүген Казан командасында – хакимият органнарында һәм социаль учреждениеләрдә 60 меңгә якын хезмәткәр бар. 2021 елда буш эш урыннары 25% ны тәшкил иткән, ә яңа хезмәткәрләрнең өчтән бере беренче ел эчендә үк эштән китә торган булган. Вәзгыятьне үзгәртү өчен мэрия корпорацияләрдән (Сбербанк, СИБУР) һәм дәүләт идарәсеннән (Сингапур, Мәскәү) иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштергән.
«Хезмәткәрнең клиент юлы» — ялланудан карьера үсешенә кадәр озата бару системасы кертелде.
Бүген яңа хезмәткәрләрнең 60% ы цифрлы эш эзләү платформалары аша килә. Ел саен мэриянең вакансияләренә 20 меңгә якын җавап килә.
Яшьләргә аерым басым ясыйлар. Мэриядә ел саен 600 гә якын студент практика уза, ә стажировкага килү конкурсында 30 урынга 600 кешегә җитә.
Фикер алышуны тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанның уңышлы тәҗрибәсе бөтен республика өчен үрнәк булып тора.
«Казан мэриясе тарафыннан бик зур эш башкарылды. Бу проектларны алга таба республиканың шәһәрләренә кертергә кирәк. Башта шәһәрләрне, аннары авыл территорияләрен тоташтырырга була», – дип нәтиҗә ясады Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов.