
Бүген Казан мэры Илсур Метшин «Казан – судагы шәһәр» концепциясе буенча алып барыла торган эшләрне тикшерде. Эшлекле сәфәр барышында шәһәр башлыгы «Казан» гаилә үзәге янындагы яңа причал инфраструктурасын, Кремль яр буенда йөзмә күперләр урнаштыру эшен бәяләде, яхта һәм спорт инфраструктурасы яңартыла торган Локомотив ярымутравындагы эшләр белән танышты.
«Казан» гаилә үзәге янында шәһәрдә пассажирлар йөртүнең яңа төре
Яр буе линиясен үстерү эшчәнлеге Татарстан башкаласында заманча су инфраструктурасын булдыру буенча әзерләнгән зур программаның өстенлекле эш юнәлешләренең берсе санала.
«Казанның су тирәсендә урнашуы – ул безнең зур байлыгыбыз һәм шәһәрнең төп истәлекле урыннарының берсе. Ни кызганыч, әлегә шәһәр халкы бу мөмкинлектән уңайлы файдалана алырлык урыннар күп түгел. Инвестор белән килешүләребезнең тиз арада гамәли яссылыкка күчүенә мин бик шат. Без Татарстан башкаласы дәрәҗәсенә лаеклы беренче нәтиҗәләрне күрәбез. Әлеге проектка ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Хәзерге вакытта без күргәннәр – өмет бирә, күңелдә ышаныч уята торган бик лаеклы башлангыч: быел казанлылар һәм шәһәребез кунаклары ял итү өчен бөтенләй башка дәрәҗәдәге уңай үзгәрешләр белән очрашачак. Хәерле, имин юл!», – диде Илсур Метшин.
Су транспорты өчен причал корылмалары төзү проекты белән «Флотилия Казан» компаниясе шөгыльләнә. Чарада катнашучылар беренче объект итеп «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкны карады. «Без шәхси кече суднолар мәнфәгатен кайгыртып кына эшләмибез. Казансу елгасының бер ярыннан икенче ярына даими йөзү өчен шартлар тудыру безнең төп максат булып тора. Уң һәм сул ярларны тоташтыру өчен челтәр эчендә елга трамвайларын кулланырга ниятлибез», – дип сөйләде проектның инвесторы Алексей Карчевский.
Биредә 1 майдан 25 судноны кабул итәргә сәләтле 90 метрлы йөзмә күпер эшли.
Алга таба теплоходны һәм елга трамваен аркан белән бәйләп кую өчен каралган йөзмә күпер эшләргә җыеналар. Ул ике урынга дип исәпләнә: трамвайның берсе понтонның үзенә, икенчесе беренчесенең бортына килеп туктый алачак.
Проект елга ярлары арасында пассажирлар йөртү, шулай ук су буйлап экскурсияләр үткәрү өчен су транспортын үстерүгә юнәлдерелгән. Сезонга әзерлек эшләре алдан уйланылып алып барылган: йөзмә күперләрне ясауга кагылышлы төп эретеп ябыштыру-җыю эшләре кышын башкарылган. Шунлыктан корылмаларны акваториягә тиз арада урнаштыра алганнар. Алексей Карчевский сүзләренчә, йөзмә күпер эшли башлаган көннән үк суда йөзүгә ихтыяҗ югары булган. Хезмәтләрдән шәһәр кунаклары да, казанлылар да файдалана. Причалларга килүчеләрнең 30% ка якыны Кремль яр буена кадәр йөзә торган су маршрутлары белән кызыксына икән.
Өч атна эшләү дәверендә, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумын үткәрү вакытында навигациянең вакытлыча туктатылуын исәпкә алып та, су транспорты хезмәтләреннән 2 меңнән артык кеше файдаланган.
Кремль яр буе: төрле төрдәге транспорт челтәрен булдыру
Су инфраструктурасын үстерү «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчык кысаларыннан еракка китә. Кремль яр буенда тулы кыйммәтле транспорт челтәрен булдыру мөһим этап булып тора.
Ленин дамбасы тирәсендә һәрберсенең үз үзенчәлеге булган өч йөзмә күпер урнаштырырга ниятлиләр. Кече үлчәмле пассажирлар флоты өчен беренче понтон 18 майда ясалган. Йөзмә күпернең икенчесе елга трамвайларына хезмәт күрсәтү, Казансу һәм Идел елгалары буйлап сәяхәт маршрутларын булдыру өчен каралган. Киләсе елда урнаштырылачак өченче җайланма тукталган шәхси катерларны аркан белән бәйләп кую өчен билгеләнгән.
Компания маршрутлар географиясен киңәйтергә уйлый. Кремль яр буендагы экскурсияләрдән тыш, шулай ук причал инфраструктурасын төзү эшләре алып барыла торган Зөя утрау-шәһәрчеге белән даими элемтәләр оештыру мөмкинлеге карала.
«Без Казан халкы һәм кунаклары яр буенда ял итеп йөрү белән бергә, шәһәр күренешен судан да күзәтә алырлык итеп эшләргә омтылабыз, – дип билгеләп үтте Алексей Карчевский. – Без су транспортының шәһәр мохитенең табигый өлешенә әйләнүен телибез. Туристлар һәм шәһәр кешеләре тукталып, парковка турында борчылмыйча, судноны тиешле җирдә калдырып, рестораннарга яки җәяү йөрергә китә алачак».
Инвестор шәһәргә автомобильләрнекеннән бер дә ким булмаган «елга парковкалары» бик тә кирәк, диде.
«Шәһәргә җирдәге машина кую урыннары кирәк булган кебек, елгада урнашканнары да кирәк. Безнең алда әлеге базарны үзләштерү бурычы тора. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта бу юнәлеш актив үсеш алган, без бу тәҗрибәне үзләштерү белән бергә, мондый стратегияне уңышлы гамәлгә ашыру үрнәге булырга телибез», – дип билгеләп үтте Алексей Карчевский.
Локомотив ярымутравы: яхта клубы һәм җилкәннәр мәктәбе
Бераз соңрак эшлекле сәфәрдә катнашучылар бүгенге көндә «Призма» яхта клубы яңартыла торган Локомотив ярымутравында эшләр барышы белән танышты. Әлеге киңлектә яңарту чараларының бер өлеше тәмамланган инде. Беренче этап кысаларында биредә туктап тору өчен 350 урынга исәпләнгән 500 метр тирәсе йөзмә күпер урнаштырылган, яктырту, куркынычсызлык системалары куелган, су буенда җәяүлеләр юлы төзекләндерелгән.
Хәзерге вакытта кафе мәйданчыгы булган яхта клубының бинасын төзү һәм аның тирәсен төзекләндерү, шулай ук әлеге киңлекне яшелләндерү эшләре дәвам итә. Моннан тыш, хезмәткәрләр тарафыннан Куйбышев сусаклагычы төзелү хөрмәтенә ясалган колонналы тарихи баскыч торгызылган. «Призма» яхта клубы директоры Ринат Арсланов билгеләп үткәнчә, объект җимерек хәлдә булган.
Икенче чиратта үтәләсе эшләр барышында 60 ка якын туктап тору урыны булдырылачак, өстәмә җәяүлеләр юлы ясалачак. Шулай ук яхта клубында суднолар модельләштерүчеләр өчен аерым мәйданчык, күзәтү мәйданчыгы һәм су янында ял итү зонасы барлыкка киләчәк. Эшләр тәмамланганнан соң, әлеге мәйданчык суга чыга торган һәм спорт инфраструктурасы булган тулы кыйммәтле җәмәгать киңлегенә әйләнергә тиеш.
«Локомотивны үзгәртү турында сөйләшкән идек. Һәм мин килешүебезнең мондый тизлектә үтәлүенә чиксез шат. Бу Казанда суда ял итәргә яратучылар урыны. Без күргән нәрсәләрнең башкалага лаеклы үзгәрешләр булуы мөһим. Бизнес вәкилләреннән һәрвакыт башкарыла торган эшләренең Татарстан башкаласының югары дәрәҗәсенә туры килерлек итеп эшләнүен сорыйбыз. Бу уртак бурычларыбызның гамәлгә ашуы, су инфраструктурасының уңайлы, куркынычсыз, төзек һәм матур булуына яхшы мисал. Шулай дәвам итик, ярдәм итәрбез!», – дип бәяләде шәһәр башлыгы Локомотив ярымутравындагы яңа үзгәрешләрне.
Яхта клубы янәшәсендә генә «Авиатор» спорт мәктәбе территориясен үзгәртү эшләре алып барыла.
Объектта төп әзерлек эшләре башкарылган: җир кишәрлеге планлаштырылган, коры җир һәм акватория чистартылган, киңлек тирәсендәге юлларга асфальт җәю һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә. Койма урнаштырыла башлаган, мәйданчыкка булачак мәктәп бинасының металл каркасы китерелгән. Төзекләндерү эшләрен май ахырына кадәр тәмамларга ниятлиләр.
Проект җилкәннәр мәктәбенең заманча базасын булдыруны күздә тота, яңа бинада уку сыйныфлары, тренер бүлмәләре, чишенү урыннары, киптергечләр, спорт җайланмаларын төзекләндерү остаханәсе, спорт яхталарын саклау урыны барлыкка киләчәк. Киңлекне кирәкле спорт инфраструктурасын, суга чыгу юлларын булдырып, күнегүләр һәм ярышлар уздыру өчен җайлаштыралар.
Күчмә киңәшмәдә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов, «Шәһәрне үстерү институты» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Алексей Горбунов, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм башкалар катнашты.