Сәламәт яшәү рәвешенә балачактан ук өйрәтергә кирәк, дип саный И.Метшин
"Балаларыбызның мәктәптә сәламәт гадәтләре тәрбияләнергә тиеш", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Үткән елны "Яраткан күзләребез өчен күнегүләр" проекты үткәрелде. Уку елы башыннан Казанның 40 мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлек сукмаклары" программасы гамәлгә ашырыла башлый.