2023 елда тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе тарафыннан реклама корылмаларын урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә 137 рөхсәт бирелгән, 10 рөхсәт гамәлдән чыгарылган. Элек бирелгәннәрендә 843 үзгәреш килештерелгән. 822 сенең гамәлдә булу вакыты бер елга озайтылган. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә бүлекчә башлыгы Әскәр Баһаутдинов хәбәр итте.
«Бүген шәһәрдә реклама операторлары белән үзара файдалы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек системасы төзелгән. Без урамнарда реклама хаосын бетердек, авыр чорда тармакка ярдәм иттек – пандемия вакытында салым һәм аренда каникуллары бирдек. Бүгенге көндә шәһәр алдындагы бурычлар тулысынча капланган», – диде мэр Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, реклама җәмәгатьчелеге белән даими диалог кына әлеге механизмның өзлексез эшләвен тәэмин итә ала. «Без – аларны, алар безне ишетә, реклама тармагына, шәһәр бизнесына кагылышлы барлык мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез, бәхәсләшәбез, бер фикергә киләбез. Бу конструктив хезмәттәшлек өчен нигез һәм безнең башка структуралар өчен яхшы үрнәк», – дип өстәде ул.
Реклама корылмаларын карап тотуда хокук бозуларны бетерү турында 412 таләп җибәрелгән
Әскәр Баһаутдинов сүзләренә караганда, бүген ТР башкаласында реклама корылмаларын урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә 1278 рөхсәт бирелгән. Төп өлешне еврощитлар һәм сити-форматтагы корылмалар алып тора.
Цифрлы форматта 28 медиафасад белән беррәттән 153 еврощит һәм эре форматлы 11 корылма – суперсайтлар һәм супербордлар файдаланыла. Диджитал-форматны киңәйтү, нигездә, статик өслекне цифрлыга алыштыру юлы белән гамәлгә ашырыла.
«Казанда законсыз реклама конструкцияләрен урнаштыру тулысынча диярлек туктатылды. Ел дәвамында идарә тарафыннан шундый биш очрак ачыкланды, дүрт корылма сүтелде, берсе буенча эш алып барыла», – дип билгеләп үтте спикер.
Корылмаларның тышкы күренеше дә контрольдә тотыла. Кисәтүләрнең күбесе мәгълүмат кырларының яктыртылмавы, реклама материалларын сыйфатсыз беркетү, объектка граффити төшерү һ.б. белән бәйле.
Узган ел хокук бозуларны бетерү турында барлыгы 412 таләп җибәрелгән. Таләпләрнең күпчелеге милекчеләр тарафыннан оператив рәвештә үтәлгән, эш агымдагы елда да дәвам итә.
Шулай ук шәһәр урамнарыннан реклама конструкцияләре буларак файдаланылган 25 автомобиль алынган.
Реклама корылмасын урнаштыруга рөхсәт бирү вакыты сигез эш көненә кадәр кыскарган
Реклама корылмасын урнаштыруга рөхсәт бирү буенча хезмәт күрсәтү процессы оптимальләштерелгән. Хәзер ул тулысынча электрон форматта башкарыла. Гариза бирүчегә муниципаль хезмәтләр порталы аша гариза юллау да җитә, җавап шәхси кабинетка яки электрон почтага килә.
«Рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү вакыты 33% ка – 12 дән алып сигез эш көненә кадәр кыскартылды. Ә реклама турындагы законнар белән билгеләнгән таләпләр нигезендә әлеге процедурага ике ай вакыт бирелә. 2023 елда хезмәтләрнең 91% ы өч көннән дә кимрәк вакыт эчендә күрсәтелде», – дип ассызыклап үтте тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы.
Шулай ук сатулар нәтиҗәләре буенча рөхсәт бирү турында гариза тапшырганда таләп ителә торган документлар җыелмасы да кыскарган. Хәзер гариза бирүчедән бары тик гариза тапшыру гына сорала, ә барлык проект материаллары белгечләр тарафыннан әзерләнә.