Үткәрелгән тикшерүдән соң, Казанда 5461 торак йортның 2637 подвалын, шулай
ук 35 паркингны һәм 10 метро станциясен (җир өстендә урнашкан «Әмәт»
станциясеннән тыш) шәһәр халкын ышыклау урыны итеп таныганнар. Сыену һәм
ышыклану урыннарының электрон карталарын төзү эше тәмамлана. Бу хакта шәһәрнең
террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында ТР башкаласы Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Ул аңлатканча, оешма һәм
предприятие персоналы, куркыныч янаганда, предприятиеләрдәге сыену
урыннарында яшеренәчәк. Калган халык җир астындагы биналарда һәм җир асты
киңлегенең башка корылмаларында (биналар подвалы, паркинглар, метрополитен
станцияләре) яшеренә алачак, аларны гражданнар оборонасы буенча белгечләр
ышыклану урыннары дип атый.
Илсур Метшин бер ай эчендә ышыклану
урыннарын тиз арада файдалануга күчерү мөмкинлеген тикшерергә кушты. Район
башлыкларына барлык биналарны шәхсән карарга кирәк, шуннан соң кайберләрен
тикшерәчәкләр, шул исәптән мэр катнашында да.
«Саклау корылмалары – иң
мөһим мәсьәләләрнең берсе. Һәркем үзенең шәхси җаваплылыгын аңласын иде.
Ышанып тапшырылган биналар һәм корылмалар, кәгазьдә генә түгел, башыгызда да
булырга тиеш. Объектларга эш графигы режимында барыгыз, әлеге мәсьәлә көн саен
сезнең игътибар үзәгендә булсын. Сыену урыннарын әзерләү һәм карап тоту
өчен алар урнашкан территорияләрдәге предприятиеләр җаваплы. Бу сорау генераль
директорларның вөҗданында һәм җаваплылыгында. Әлеге эшне без бүген башламадык,
әмма мәсьәләнең актуальлеге көннән-көн арта бара. Бүгенге көндә 12 пилотсыз
аппарат һава һөҗүменә каршы оборона тарафыннан бәреп төшерелгән. Куркыныч
янаганда, һәрбер кеше кая яшеренеп була икәнен белергә тиеш, моны системалы һәм
эзлекле рәвештә ирештерергә кирәк», – диде Илсур Метшин.
Искәндәр Гыйниятуллин сөйләвенчә,
оешмалар һәм предприятиеләр территориясендә урнашкан сыену урыннары 24 сәгать
дәвамында тиешенчә әзерләнә. Инженер-техник җиһазлар һәм тормышны тәэмин итү
системалары 48 сәгать дәвамында аларда яшеренеп торучыларга исәпләнгән.
Куллануга даими әзерлек хәтта тыныч вакытта да предприятиеләр җитәкчелеге
тарафыннан тәэмин ителергә тиеш.
«Җир астындарак урнашкан биналар
халыкны гадәти зарарлау чараларыннан, төзелеш конструкцияләре җимерекләреннән,
шулай ук төрле катлы биналарның югарыда урнашкан катлары конструкцияләренең
җимерелүеннән саклау өчен билгеләнгән», – дип аңлатты Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары.
Аларга подваллар, цоколь катлар,
шул исәптән шәхси торак сектор, гаражлар, складлар һәм җирдән түбән урнашкан
башка биналар керә. Җир астында ясалган территорияләрдә кешеләр 12 сәгатьтән
артык тора алмый. Аларның түбә биеклеге 1,7 метрдан да ким булмаска, транзит
челтәрләре һәм шәһәр халкын ирекле урнаштыруны кыенлаштыра торган башка
коммуникацияләре булмаска тиеш. Капиталь ремонт кысаларында, Гыйниятуллин
сүзләренчә, 2023 елда 23 подвал бинасы ремонтланган.
Күпфатирлы йортта бер җаваплы
кешедә ышыклану урыныннан бер комплект ачкычлар булырга тиеш. Җаваплыны гомуми
җыелыш нәтиҗәләре буенча билгелиләр. Әлеге җаваплы кеше бинаның торышын
контрольдә тота, элемтәдә тора, шулай ук «Барыгызга да игътибар!» һәм «Һава
тревогасы» сигналлары булган очракта кешеләрне ышыклану урынына урнаштыра.
Икенче комплект ачкычлар торак
оешмасының дежур диспетчерында һәм арендаторларда яки объектларның
милекчеләрендә булырга тиеш, алар ышыклану урыны буларак кулланылырга мөмкин.
Бу шул исәптән кибетләр, офислар һ.б.
Яшеренү урыннарында техник су
запасы (бер кешегә – 1 литр), дымлы җыештыру өчен кер юу чаралары һәм
инвентарь, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү өчен комплектланган санитар
сумка һәм җимерелгән ышыклану урыннарыннан чыгу өчен кораллар: ломнар,
көрәкләр, багорлар, балталар, чиләкләр һәм арбалар булырга тиеш.
Шулай ук бер кешегә чүп-чардан
калдыклар җыю өчен 2 литр бакның булуы мәҗбүри. «Стационар бәдрәф
оештыруны күздә тотарга кирәк, мөмкин булса – 100 кешегә бер биобәдрәф исәпләп,
алдан биобәдрәфләр белән тәэмин итү зарур», – дип өстәде спикер.
Аның сүзләренчә, 100 мең белешмә
әзерләнгән, алар белән йорт подъездларындагы стендларда, лифтларда, җәмәгать
транспортында һәм гражданнарны саклау идарәсе сайтында танышырга мөмкин. Халык
игътибарын җәлеп итү өчен, куркыныч янаган очракта, электр сиреналары
кабызылачак, бу «Барыгызга да игътибар!» дигәнне аңлатачак. Сигнал алгач, халык
һәм оешмаларның персоналы ашыгыч хәбәр тыңлау өчен радио һәм телевидение
җайланмаларын кабызырга тиеш. Сыену урыннарына маршрутлар көндез һәм төнлә яхшы
күрү мөмкинлеге булган урыннарда күрсәткечләр белән билгеләнәчәк (караңгы
вакытта яктырту каралган).
«Сыену һәм ышыклану урыннарының
электрон карталарын төзү эше тәмамланып килә, алар гражданның мөрәҗәгате буенча
аңа якындагы сыену урынын хәбәр итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип нәтиҗә ясады
Искәндәр Гыйниятуллин.
Диана Жиленкова