Казанда «Диалоглар. Язгы очрашулар» архитектура-төзелеш конференциясе старт алды. Форумның төп темасы – «Шәһәрдә сәнәгать: сәнәгать территорияләренең хәзергесе һәм киләчәге». Чарага 1,2 меңнән артык кеше теркәлгән. Спикерлар, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан чакырылган кунаклар, ике көн дәвамында үз шәһәрләрендә объектларны реновацияләү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Фикер алышуда «Студия 44» архитектура бюросы җитәкчесе һәм аңа нигез салучы Никита Явейн, «Рождественка» архитектура бюросының оештыручысы һәм җитәкчесе Наринэ Тютчева, «ЦЕНТР» стратегик үсеш агентлыгын оештыручыларының берсе Сергей Георгиевский, Италия рәссамы, скульптор Марко Бравура һәм башкалар катнаша. Конференция ачылышында ТР башкаласы мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.
Быел «Диалоглар» уздыру урыны итеп күптән түгел генә үзе дә реновация узган һәм бүген рәсми төстә ачылган «Теплоприбор» бизнес-үзәге (халык арасында «Теплоконтроль» буларак билгеле) сайланган.
«Без бүген «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалы ватанында. 90 нчы еллардагы «Теплоконтроль»не барыбыз да яхшы хәтерли. Миңа Мирный поселогына барырга кирәк. Ул вакытта беренче машинамны әле сатып алган гына идем. Бензин дефицит. Вахитов мәйданыннан барсаң, юл урау, димәк, ягулык җитмәячәк. Ә «Теплоконтроль» белән янәшә трамвай юллары буйлап бару шул дәрәҗәдә куркыныч иде, аны хәтта нәрсә беләндер чагыштыру да кыен. Районга чит машина килеп керсә, юлның ике башына бүрәнә ыргыталар. Иң яхшы очракта син машинасыз каласың. Моны ни өчен сөйлим: Казанда яшәүче кеше, мэр буларак, мин бүген бөтенләй башка шәһәрне күрәм. Ул заманнарга беркайчан да әйләнеп кайтмаячакбыз», – диде шәһәр башлыгы.
Мэр ТРның беренче президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, нәкъ менә ул республика һәм күпмилләтле халык белән горурлану хисен, Татарстан суверенитетын кире кайтарды, барлык үзгәртеп коруларга нигез салды.
«Без бизнес-үзәкнең барлык катлары буйлап үттек һәм аның проект авторлары алдында башыбызны иябез. Дистә еллар элек алар менә дигән бина проектлый алган. Инвесторлар Вячеслав Пимурзин белән Ангелина Бородкина, иң яхшыларын гына саклап, аңа заманча штрихлар өстәгән. Теләсә нинди карарны гамәлгә ашыру өчен акча кирәк. Инвесторларга сүтү җиңелрәк, чөнки бу арзанрак та, тизрәк тә һәм куркынычсызрак та. Реновация – ул эчке зәвык булу. Вячеслав белән Ангелинада әлеге зәвык бар», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
ТР башкаласы җитәкчесе шәһәр архитекторларын кыюрак булырга өндәде. «Күчереп алырга гына түгел, ә үзеңнән нәрсәдер кертергә, җирле колоритны, айдентиканы, кабатланмас стильне кушарга кирәк. Сүз белән сөйләгәндә, ул – бер нәрсә, ә, әйтик, «Теплоприбор»га килеп, тормышка ашырылган затлы проектны күргәч, бу – бөтенләй башка. Без аны болай уңышлы һәм, иң мөһиме, бизнес, халык өчен файдалы итеп үзгәртеп булыр дип уйламадык та. Горурлык хисе кичерәм. Шундый архитекторлар һәм инвесторлар яшәгән шәһәрнең мэры булып эшләү искиткеч», – диде шәһәр башлыгы.
Сәнәгать зоналары Казан территориясенең 14% ын алып тора. Элеккеге җитештерү мәйданчыкларын реновацияләү проектлары белән Шәһәрне үстерү институты кураторлык итәчәк. Май аеннан аның исеме үзгәрә – учреждение Казан шәһәрен үстерү институты дип атала башлый.
«Бераз үзгәртелгән атама эшкә яңа этәргеч бирер дип өметләнәбез. Шунысы мөһим, бу «Диалоглар» традициягә әйләнеп бара. Без катлаулы темаларга алынабыз. 10 ел элек командабыз белән Родина, Даурия, Гадел Кутуй урамнары территорияләреннән сәнәгать төзелеш мәйданчыкларын чыгару мәсьәләсе турында фикер алыша башладык. Миңа ул чагында эшне краннарны һәм күгәргән цехларны демонтажлаудан башларга тәкъдим иттеләр», – дип дәвам итте мэр.
Хәзерге вакытта елга портын реновацияләү актив темплар белән бара, бу шәһәр өчен көтеп алынган карар булды. «Киләсе елда беренче җиде гектар җирне һәм яр буеның бер кисәген файдалануга тапшырачакбыз. Дөньядагы иң яхшы тәҗрибәне файдалануыбызда һәм 250 гектар сәнәгать мәйданчыгын реновацияләү буенча Россиядә беренче булачагыбызга шигем юк», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, үз чиратында, инвесторларны Мәскәүдә сәнәгать территорияләрен реновацияләү тәҗрибәсенә игътибар итәргә чакырды. Россия башкаласында мондый зоналардан, мәсәлән, коймалар тулысынча алынган. Нәтиҗәдә, кешеләр әлеге мәйданчыкларга йөри башлаган, объектлар халык арасында популярлашкан. Инвесторлар, моңа игътибар итеп, зоналарны реновацияләүгә керешкән.
«Бары бер адым ясап, «үле» территорияләрдән коймаларны алып, без инде аларны шәһәр тормышына актив рәвештә кертәчәкбез», – ди Казанның баш архитекторы.
«Кичәге көнгә беркайчан да әйләнеп кайтмаячакбыз, без үсәбез. Бизнесменнар һәм ачылган социаль объектлар саны белән генә түгел. Мәскәүдән калышмыйбыз. Бу, һичшиксез, төбәгебезнең түләү сәләтенә бәйле. Һәр атна диярлек Илсөяр Мисхәтовна девелоперларны, кулларыннан тотып, Мәскәүгә алып китә. Әлегә башкала безнең өчен ориентир һәм урбанистикада, гамәлгә ашырыла торган проектлары белән үрнәк булып тора», – дип йомгаклады чыгышын Илсур Метшин.
«Диалоглар. Язгы очрашулар» конференциясе Казанда 26-27 нче апрельдә уза. Конференция программасы ике блокка бүленгән. Беренче блок кысаларында экспертлар сәнәгать мәйданчыкларын проектлау турында фикер алышачак. Икенчесендә шәһәрнең тарихи үзәгендә, шул исәптән яр буйларында урнашкан элеккеге сәнәгать территорияләрен реновацияләү мәсьәләләре карап тикшереләчәк.
Камилә Вилданова