28 нче апрельдән 1 нче майга кадәр ТР башкаласына 90 мең кеше килгән. 9-12 нче май буенча мәгълүматлар әлегә эшкәртелә. Беренчел исәпләүләргә караганда, кунакханәләрнең уртача йөкләнеше – 83%. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
«Туристлар саны арта. 2030 елга кадәр шәһәрне үстерү стратегиясен эшләгәндә, Казанда әлеге күрсәткечне елына 5 миллионга җиткерәчәкбез, дип белдердек. Кемгәдер ул буш хыял булып тоелды. Үз вакыты өчен бу сан, чыннан да, фантастика кебек иде. Әмма без фантастлар түгел. Планнар кордык, иң яхшы анализларга таяндык, дөнья тәҗрибәсен өйрәндек. Бүген безгә бу саннар буй җитмәслек булып тоелмый», – диде мэр Илсур Метшин.
Быел ТР башкаласы БРИКС уеннарын һәм саммитны кабул итәчәк – масштаблы халыкара вакыйгаларга әзерлек кунакчыллык инфраструктурасын яңа дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шәһәр башлыгы аның үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүче тармак вәкилләренә рәхмәт белдерде.
«Театр төзибез, һәм республика рәисе, әлеге объектта төзелеш эшләрен саммитка төгәлләп, аның тирәсендәге территорияне тәртипкә китерү бурычын куйды. Тиздән җәмигъ мәчете төзелешенә керешәчәкбез. «Ривьера» янындагы зур төзелештән соң Казансу ярына һәм шәһәрнең су буе зоналарына ямь керәчәк, биредә яңа кунакханәләр, офислар, сәүдә мәйданчыклары, әлегә кадәр булмаган җәмәгать киңлекләре барлыкка киләчәк. Әлбәттә, болардан беренче чиратта казанлылар файдалана алачак», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Ул, шәһәр җитәкчелеге Казанга килүчеләрнең кәефен игътибар белән күзәтә, дип өстәде. Яхшы сәяхәттән соң туристлар еш кына дусларына һәм танышларына ТР башкаласына барырга киңәш итәләр. Шул ук вакытта эш яңа объектлар булдыруга гына түгел, ә хезмәт күрсәтү, кунакчыллык дәрәҗәсен һәм бу өлкәдәге хезмәткәрләрнең профессиональлеген үстерүгә дә юнәлдерелгән.
«Зур дулкын көймәләр күтәрә, ә зур максатлар тагын да авыррак штанганы күтәрергә мөмкинлек бирә. Без инде кунакханәләрне урынга чыгып тикшерү эшен башладык. Отельерлар белән элемтәдә торабыз. Болар барысы да Казанны бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк», – дип нәтиҗә ясады мэр.
Дарья Санникова хәбәр иткәнчә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы туристлар арасында иң популяр урын булып кала. Май бәйрәмнәрендә аны 192 мең кеше караган, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 27% ка күбрәк.
Казан кунаклары яратып йөри торган чираттагы урын – «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы. Аңа 25 меңгә якын кеше күтәрелгән – узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 24% ка күбрәк.
«Шәһәр панорамасы» музей экспозициясе белән танышырга якынча 3 мең 300 кеше килгән, бу 2023 ел күрсәткеченнән 2,5 тапкыр күбрәк. Май бәйрәмнәрендә «Чәкчәк музее»нда 1 мең 505 турист булырга өлгергән.
Ике катлы кызыл автобуста шәһәр буйлап экскурсияләргә 3,4 мең кеше кушылган (узган ел белән чагыштырганда 26% ка күбрәк).
Судагы экскурсияләр дә туристлар игътибарыннан читтә калмаган. Аерым алганда, Кабан күле буйлап су транспортында 6,5 мең кеше йөзгән. Тагын 1,7 меңгә якын кеше елга трамваена утырган. Ул Казансу елгасы белән таныштыра.
Җәйге сезон алдыннан шәһәрнең үзәк урамнары һәм җәмәгать киңлекләре буенча уза торган төп туристик маршрутлар тикшерелгән. Алар барышында ачыкланган кимчелекләр хәзерге вакытта төзәтелә.
ТР башкаласында, хостелларны да исәпкә алып, 231 урнаштыру чарасы эшли. Гомуми номер фонды 8 мең 182 номерны һәм 16 мең 883 урынны тәшкил итә.
Камилә Вилданова