2024 елның беренче яртысында Казанда полигонга 2136 тонна калдыклар эләкмәгән, бу 36 вагон товар поезды яки 600 чүп-чар ташу машинасы белән чагыштырырлык. Моңа аерым чүп җыю һәм чүп-чар төяү станциясе (МПС-1) эше нәтиҗәсендә ирешелде, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә «ПЖКХ» ИК генераль директоры Евгений Чекашов.
«ПЖКХ» идарәче компаниясе җитәкчелеге һәм Мәскәүдәге баш акционер белән аңлашылмаучылыклардан һәм бәхәсле моментлардан соң, без бүгенге көндә партнерлык мөнәсәбәтләренә һәм үзара аңлашуга әйләнеп кайта алдык, – диде мэр Илсур Метшин. – Бүген без компания җитәкчелегенең кызыксынуын күрәбез, шәһәрдә экологик вәзгыятьне яхшырту буенча тырышлыкларны һәм җитди ниятләрне билгеләп үтәбез».
«Халык тарафыннан чүп-чарны беренчел сортировкалаганнан соң эшкәртүгә барган калдыклар күләме үсеше үзе өчен үзе сөйли, – дип дәвам итте шәһәр башлыгы. Ләкин без фикер алышкан нәрсәләр әле эшнең башы гына. Дөнья күптән велосипед уйлап тапкан. Безнең республикада, Идел буенда һәм тулаем илдә уңышларга ирешү турында сөйләргә мөмкин булган мисаллар алай күп түгел. Шуңа күрә безгә калдыкларны күбрәк фракцияләргә бүлү турында уйларга кирәк булачак».
Евгений Чекашов әйтеп узганча, бүген шәһәр ишегалларында чүп-чарны аерым җыю өчен 1733 сары сетка урнаштырылган. Быел тагын 1,2 мең данә барлыкка киләчәк. Сары сеткада биш фракция калдырырга мөмкин: металлның барлык төрләре, пластик, пыяла, макулатура һәм тетрапак.
«Еш кына без сеткалардан һәм яшел баклардан калдыкларны катнаштырабыз дигән фикер ишетәбез. Ышандыра алам, бу бөтенләй алай түгел. Сары сеткалардан һәм яшел контейнерлардан чүп чыгару белән төрле машиналар шөгыльләнә. Шулай ук маршрут экипажлары саны артты – линиягә көн саен өч машина чыга, һәр сеткадан калдыкларны атнага бер тапкыр чыгаралар», – дип билгеләде «ПЖКХ» ИК генераль директоры.
Көн саен Казаннан 1,6 мең тоннага якын чүп-чар чыгарыла. Әгәр чүпләрне яшел контейнерлардан аеру уртача 10–12% икенчел матди ресурсларны җыярга мөмкинлек бирә икән, сары сеткалардагы чүпләрне сортларга аеру 70% ка нәтиҗәле. Калдыкларның калган 30% ы икенче чималга карамый.
Бүгенгә 1,5 мең кубометр икенчел материаль ресурсларны чыгару атна саен үткәрелә. Бу узган елның шул ук чорына караганда 6,5 тапкырга күбрәк.
Чүпне аерып җыю өчен контейнерлар ярдәмендә җыелган калдыкларның 100% ы Васильченко урамындагы МПС-1 гә эләгә. Сентябрь уртасыннан ККК эшкәртү уртача ике тапкырга арткан – тәүлегенә 120 тоннадан 240 тоннага кадәр. Көн саен уртача 20 тоннага якын икенчел чимал җыеп алалар. Шулай ук икенче конвейер файдалануга тапшырылган, ә сортировщиклар саны ике тапкыр арттырылган.