Казанның һәр районында «ПЖКХ» ИК икенчел чимал кабул итү пунктын җиһазландырырга планлаштыра. Бүгенге көндә 39 фракция кабул итә торган «Җыю ноктасы» Васильченко урамында урнашкан. Әгәр дә гыйнварда ике тонна икенчел чимал җыелган булса, майда бу күрсәткеч 5,5 тоннага кадәр арткан, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә компаниянең генераль директоры Евгений Чекашов.
«39 фракция кабул итүче бер «Җыю ноктасы» гына шәһәргә аз, – дип ассызыклады шәһәр мэры Илсур Метшин. – Хөрмәтле администрация башлыклары, без, ким дигәндә, һәр районда шундый бер мәйданчык булырга тиеш, дип әйттек. Шуңа күрә җир киәрлекләрен бүленүен тизләтүегезне үтенәм»
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, илдә калдыкларны эшкәртү өлкәсе башлангыч хәлендә кала. Казанда икенче чималдан товарлар җитештерә торган оешмалар бар. Мондый оешмалар өчен үсеш ноктасы буларак «ПЖКХ» ИК базасында экопарк булдыру булачак.
«Хәзер җирне рәсмиләштерү бара, халыкны чүп-чарны аеруга чакыру белән генә бөтен сорауларны хәл итеп булмавын аңлыйбыз. Безгә йомык чылбыр ясарга кирәк – файдалы чимал чыгарудан алып аны эшкәртүгә кадәр. «ПЖКХ» ИК, эшмәкәрләр һәм шәһәрлеләр белән бергә бу системаны Казанда җиңү белән тәмамланганчы төзербез дип ышанам», – диде Илсур Метшин.
Евгений Чекашов сөйләгәнчә, Васильченко урамында "Җыю ноктасы" ребрендинг көтә, мәйданчыкта инде тематик фотозоналар барлыкка килгән. Тапшырылган икенчел чимал күләме дә арта – уртача 2,5 тапкырга.
«Әгәр гыйнварда безгә 146 кеше килгән булса, майда – инде 400 кеше. Бу 39 фракциягә икенчел чимал бүлүче профессиональ экоактивистлар», – дип өстәде «ПЖКХ» ИК генераль директоры.
«ПЖКХ» ИКнең сезонлы акцияләре дә популярлыкка казана. Мәсәлән, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң 2,5 мең чыршы полигонга эләкмәгән, ә йомычкага эшкәртелгән.
Көз көне шәһәрнең барлык районнарында урнаштырылган 10 контейнер мәйданчыгыннан 600 кубометр резина җыелды. Язын аның күләме ике тапкырга диярлек арткан – бер мең кубометрдан артык. Бөтен резинаны эшкәртүгә җибәргәннәр.
Апрельдә «КидСпейс» балалар һөнәр шәһәрендә «ПЖКХ» ИК станциясе ачылды, анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм башлангыч сыйныф укучыларына калдыкларны дөрес аеруны һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне өйрәтәләр. Балалар шулай ук икенче чималдан нинди әйберләр җитештерергә мөмкин булуын белә.
Ә «ПЖКХ» ИКнән «Сортируй» конкурсы йомгаклары буенча Совет районының өч мәктәбе 400 кг икенчел чимал җыйды.
«Экологик иминлек фикерен йөртүчеләр бүген яшьләр арасында күбрәк. Без трендларны, халкыбызның кәефләрен игътибар белән күзәтәбез. Бу көн тәртибенә мөнәсәбәт, акыллы куллану, ресурсларны саклау безгә ошый, бүгенге көндә күп кенә инициативалар нәкъ менә яшьләрдән чыга», – дип йомгаклады мэр.