Казан мэриясендә Мәскәү хөкүмәтендә алмашу стажировкасында катнашуга гаризалар кабул ителә. Сайлап алуда җиңүчеләр башкала коллегалары тәҗрибәсен 3 нче июльдән 5 нче июльгә кадәр кабул итәчәк. Конкурста катнашу өчен эссе язарга кирәк — эшләрне стажы өч елдан артмаган мэрия хезмәткәрләре һәм өченче стажировка агымын тәмамлаучылар җибәрергә мөмкин. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет аппараты җитәкчесе урынбасары — кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова хәбәр итте.
Мэр Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, алмаш стажировкасы — бик яхшы практика, аның ярдәмендә Россиянең эре шәһәрләре хакимият органнары белән элемтәләр урнаштырыла.
«Илдә иң яхшы алдынгы тәҗрибәгә ия булган Мәскәү шәһәре — шәһәрнең тулаем үзгәреше буенча лидер. Сергей Собянин — иң хөрмәтле мэрларның берсе, ул искиткеч эш нәтиҗәләрен күрсәтте. Һичшиксез, бу тәҗрибәләргә өйрәнергә безнең зур теләгебез бар. Шәхсән аңа һәм аның командасына тәҗрибә белән уртаклашулары өчен рәхмәт», - диде ТР башкаласы башлыгы.
Элегрәк Казан Мәскәү хөкүмәте хезмәткәрләрен кабул иткән иде — аларның һәм Казан мэриясендә өченче стажировка агымында катнашучыларның уртак чыгарылышын ТР башкаласы мэры карап узды. «Бу студентлар өчен Казан командасының ачыклыгын, шәһәр җитәкчелегенең яшь белгечләр белән кызыксынуын тагын бер кат ассызыклаган мөһим вакыйга. Мәскәү хөкүмәте коллегаларыбыз безнең шәһәр мэрыннан тәкъдим ителгән кейслар белән генә илһамланып калмадылар, ә Казан проектлары белән дә кызыксындылар», — дип сөйләде Ирина Бочкова.
Өч ел эчендә ТР башкаласы мэриясендә стажировкада йөзләгән кеше катнашты. Өченче агымда белем алу өчен 300 дән артык бала гариза биргән, конкурс бер урынга 10 кеше тәшкил иткән. Ике ай дәвамында югары уку йортларыннан һәм көллиятләрдән сайлап алынган 30 студент шәһәр хуҗалыгы системасын өйрәнде, инфраструктура объектларында булды, җитәкчеләрдән процесслар белән идарә итү тәҗрибәсен үзләштерде. Моннан тыш, студентлар төрле юнәлешләр буенча үз проектлары өстендә эшләде, ә экспертлар һәм кураторлар ролен Казан мэриясе хезмәткәрләре үтәде. Илсур Метшин студентларга стажировка үткәргән коллегаларына рәхмәт белдерде: «Сезнең тыгыз графикта вакыт табу һәм чыгыш ясау мөһим, сез шулай эшлисез дә. Стажировка — безнең өчен башкарма комитетның булачак хезмәткәрләрен сайлау өчен мөһим мәйданчык ул».
Стажировкада катнашкан алты кеше Казан мэриясен карьера башлап җибәрү урыны буларак сайлады. Алар бәяләү процедуралары узды һәм якын арада башкарма комитет бүлекчәләрендә эшчәнлеккә керешәчәкләр, дип өстәде Ирина Бочкова.
«Әлбәттә, стажировкада катнашучыларның барысы да мэриядә эшләмәячәк, әмма үз күзләре белән бүлекчәләрнең эшен күрәчәк. Димәк, алар башка, үзенчәлекле, хәбәрдар казанлылар булыр, шәһәр тормышы турында өстән-өстән генә яки алдан ук дөрес булмаган фикер йөрткән кешеләр санына кермәячәк дип көтелә. Бу безнең булачак җәмәгатьчелек фикере лидерлары, без шул фикерләргә таяначакбыз», — дип шәрехләде Илсур Метшин.
Моннан тыш, Казан мэриясенең структура бүлекчәләрендә югары уку йортлары студентлары өчен практика оештырылган — гыйнвардан июньгә кадәр аны 244 студент узган, шуларның 56 сы — КФУ вәкилләре. Июльдә шәһәр төзелеше сәясәтен гамәлгә ашыру бүлегенә бер үк вакытта КДАТУның 44 студенты кертеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда май аенда «Хуҗалык эшчәнлеге һәм территорияләрне үстерү» мәгариф модуле тәмамланды. Ул «Мэрлар мәктәбе» муниципаль кадрлар идарә резервын үстерү программасы буенча оештырылган иде. Уку кысаларында Россиянең төрле төбәкләренең 80 вәкиле Казанда инфраструктура объектларында, лекцияләрдә, мастер-классларда, практик дәресләрдә һәм ачык диалогларда катнашты. Илсур Метшин программаның беренче агымында катнашучылар белән очрашты һәм аларга соңгы вакытта ТР башкаласында гамәлгә ашырылган уңышлы тәҗрибәләр турында сөйләде. Ә инде июль аенда шәһәрдә «Дәүләт идарәсе остасы — җитәкчеләр өчен» халыкара төркеме өчен «Зур шәһәрдә үзгәрешләр белән идарә итү» мәгариф модуле старт ала. Программаны РФ президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе дәүләт идарәсе югары мәктәбе үткәрә.