«Казан-2» тимер юл вокзалы янындагы скверның икенче чиратын төзекләндерү тәмамлана. Казан мэры Илсур Метшин бүген Мәскәү районына сәфәр кысаларында скверны төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде.
3 мең кв.м мәйданда тротуар плитәсен җәю алдыннан җәяүлеләр маршрутларын күзәттеләр, дип хәбәр итте Мэрга Казан үсеш Институтының иҗтимагый киңлекләрне үстерү бүлеге башлыгы Рузаль Фәрхуллин. Скверда беренче тапкыр гадәти булмаган юнәлешләр кулланачаклар: вокзалга, метрога яки автобус тукталышына юнәлтүче 24 күрсәткечне турыдан-туры плитәгә урнаштыралар.
«Узган ел бәйрәм алдыннан без «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын ачтык, шуннан соң бөтен парк зур үзгәрешләр кичерде. Безнең өчен бу Казанга тимер юл ягыннан керү капкасы һәм янәшәдәге йортларда яшәүчеләрнең ял итү өчен яхшы урын. Кешеләр йөрергә күнеккән урында тротуарлар ясау бик дөрес булды. Монда беренче тапкыр яктырткыч урнаштырылачак, ә видеокүзәтү җайланмасы халык иминлеген арттырачак», – диде шәһәр башлыгы.
Элек монда төп аллея гына яктыртылган, хәзер 3,5 гектар мәйданлы скверда 81 багана куелган. Якын арада скверда 30 вәхшилеккә каршы нык булган эскәмия һәм 15 чүп әрҗәсе урнаштырылачак. Велосипедчылар өчен 20 бүлекчәдән парковка барлыкка киләчәк.
Автомат су сибү җайланмасы төзелеше буенча эшләр башкарылган, 5,7 мең метр озынлыктагы торба салынган. Территорияне яшелләндерү көз көне үткәреләчәк: биредә ылыслы куаклар һәм куе киң таҗлы агачлар (эрбет агачы, тау нараты, юкә агачы һәм тиле нарат), шулай ук чәчәк атучы агачлар (чия, кәстәнә, канәфер, шомырт), һәм кабарынкы куаклар (япон гөле, соры спирея, барбарис һәм гөлҗимеш) утырту планлаштырыла.
«Мин хезмәттәшләремә көзгә зур агачлар утырту планын әзерләргә куштым. Су сибү хисабына территориядә һәрвакыт үлән булачак, ә көзен агачларны дөрес утырту матур скверны булдыруга китерәчәк, еллар узгач, шәһәрнең бизәгенә әвереләчәк», – диде Илсур Метшин.
Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган. Территория өч чиратта төзекләндерелә, шуларның икесе инде башкарылган.