Беренче сентябрьгә «Яратам» торак комплексы ишегалдында 260 урынлык яңа «Беренче/Первый» балалар бакчасы ачылачак. 12–20 кешедән торган 14 төркем формалаштырырга планлаштыралар. Объектны төзү агымдагы елның февраленда башланган иде, бүгенге көндә үтәлеш 48% ны тәшкил итә. Казан мэры Илсур Метшин Бохара урамында урнашкан мәктәпкәчә учреждение төзелешенең торышын тикшерде.
Беренче тапкыр балалар бакчасының дизайн-проектын ясаганда, торак комплекстагы йорт фасадларының көрән һәм аксыл-көрән төсмерләрдәге бизәлеше исәпкә алынды. Гомуми мәйданы 2,4 мең кв.метрны тәшкил иткән ике катлы объектның проектын «Татинвестгражданпроект» ДУП эшләде.
«Без төзүчеләр белән яз көне очрашып, проектны гамәлгә ашыру планнары буенча фикер алыштык. Ул вакытта әле нигез чокыры гына бар иде. Бүген инде без тулысынча диярлек әзер балалар бакчасын күрәбез. Яңа уку елы башына төзелеш эшләренең тәмамлануына шик юк. Иҗтимагый инфраструктураның торак комплекс белән параллель рәвештә үсүе бик мөһим. «СМУ-88» компаниясе торак йортлар да, иҗтимагый объектлар да төзи. Алар өстендә икеләтә җаваплылык: торак йртның сыйфаты һәм әйләнә-тирәдә яшәүче балалар өчен булган балалар бакчасының матурлыгы», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Торак комплекста 9,5 мең кв. метрлы торак мәйданы белән 1890 фатир төзелүгә дүрт төзелеш чираты каралган. Бүгенге көндә ике йорт төзелгән, өченче күпфатирлы йортның төзелеше бара, дүртенчесенең концепциясе эшкәртелгән. Бирегә якын урнашкан Дальний бистәсе белән бергә, планлаштырылган халык саны якынча өч меңнән артык кешене тәшкил итәчәк.
«Әле күптән түгел генә бу депрессив территория, Казан төзелеш комплексының элеккеге сәнәгать мәйданчыгы иде. Бүген монда матур йортлар белән генә түгел, ә иҗтимагый инфраструктура белән дә үсүче яңа микрорайоннар», – диде Илсур Метшин.
Балалар бакчасы территориясен күләгәле түбә белән 14 балалар мәйданчыгы һәм тагын ике физкультура-спорт мәйданчыгы белән җиһазландырачаклар. Территориянең 3 мең кв.м диярлек мәйданы яшелләндереләчәк, 1,4 мең кв.метрда асфальт-бетон җәячәкләр, ә 1,2 мең кв.м өлешендә тротуарлар ясаячаклар. Бүгенге көндә территорияне төзекләндерү 10% ка үтәлгән.
Татарстанда яңа уку елына барлыгы 600 тәрбияләнүчегә өч балалар бакчасын тапшрырырга планлаштыралар. Ике 260 һәм 80 урынлык мәктәпкәчә учреждение Бохара һәм Ягодинская урамнарында, тагын бер 260 урынлыгы – Заречье проспекты һәм Салават күпере районнарында.
«Нәтиҗәдә, безнең нәни казанлыларыбызга без 600 урынлык өч яңа балалар бакчасы төзиячәкбез. Аларның берсе Салават күперендә, икенчесе – Ягодинская урамында, һәм өченчесе биредә, Совет районы һәм Вознесение трактында урнашачак», – дип белдерде Илсур Метшин.
Объектка көн саен 225 кеше һәм 8 техника берәмлеге җәлеп ителә. Койма белән әйләндереп алынган мәйданчыкта объектка дип нигез чокыры казылган, баганалар утыртылган, ростверк белән нигез салынган, кирпечтән стеналар өелгән, баскыч маршрутлары төзелгән. Электр белән тәэмин ителгән һәм тышкы суүткәргеч үткәрелгән.
Эшчеләр тышкы канализация үткәрү һәм яңгыр канализацияләрен коруны төгәллиләр. Тәрәзәләрне (75%) һәм түбәне (30%) монтажлау, керү төркемнәрен төзекләндерү (38%), идән җәю (30%) дәвам итә. Вентиляция (50%), электр (35%), эчке инженерлык (31%) һәм тышкы (41%) челтәрләр , шулай ук җылыту (12%) үткәрелгән. Тиздән төзүчеләр җылылык трассалары һәм аз агымлы челтәрләрне монтажлауга керешәчәк.
Бохара урамындагы балалар бакчасы төзелеше республика акчалары хисабына алып барыла. ТР башкаласында 326 муниципаль балалар бакчасы, шул исәптән мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәр белән, 13 мәктәп эшли. Шулай ук Казанда 26 шәхси балалар бакчасы эшли. Анда якынча ике мең бала йөри.