Бүген Казан мэры Илсур Метшин эшмәкәрләр һәм экологик хәрәкәт вәкилләре белән очрашты. Калдыклар белән эш итү, икенчел чималны сортларга аеру һәм эшкәртү турында фикер алышу вакытында, шәһәр башлыгы сентябрьдән экологик юнәлеш буенча эшләүче эшмәкәрләргә ярдәм чараларын эшләтеп җибәрүне игълан итте. Очрашу «Бизон» заманча сәнгать галереясендә узды, анда хәзер экология темасына багышланган экспозиция тәкъдим ителгән – җыелыш башланыр алдыннан Илсур Метшин аның белән танышты.
«Күргәзмә икенчел чимал белән эшләүче рәссамнарның тәкъдим ителүе белән кызыклы. Кемгәдер ошый, ә кемгәдер юк, иң мөһиме, калдыкларны бизнеста гына түгел, сәнгатьтә дә кулланырга мөмкин. Бурыч гади: без шәһәрдә экология буенча әңгәмәне беренче тапкыр гына дәвам итмибез, һәм, кызганычка каршы, без беренче дә түгел. Икенчел чимал белән эшне без Казанның Меңьеллыгыннан соң ук башладык – юл чәнечкеле һәм авыр», – диде Илсур Метшин.
Ул билгеләп үткәнчә, 2005 елда Казанда көнгә 550-600 тонна чүп-чар җыелган булса, хәзер калдыкларның көндәлек күләме 1,8 мең тоннага кадәр арткан. «Казан тирәсендә шыгрым тулган дүрт полигон бар. Хәзер төзелә торган «Восточный» полигоны үзенә 1 миллион 600 мең тонна калдык сыйдырачак, бу иң яхшы очракта өч елга җитәчәк», – дип ассызыклады мэр.
Аның сүзләренә караганда, санитария нормаларын исәпкә алып, полигоннар 900 гектар җирне били. Бу хуҗалык әйләнешеннән чыгарылган, анда социаль объектлар һәм яңа торак йортлар төзергә мөмкин булган территорияләр. Чүплекләр өчен башка буш җир юк. «Безгә бу шәһәрдә яшәргә, эшләргә, балаларны һәм оныкларны тәрбияләргә. Безнең шәһәр хакимияте буларак җаваплылыгыбыз: проблеманы шундый дәрәҗәгә чыгару – нәтиҗәдә калдыклар күләме кимерлек булсын», – диде Илсур Метшин.
Җиһазлар һәм интерьер әйберләрен эшкәртелгән материаллардан ясый торган Qullar проекты турында аның җитәкчесе Константин Максимов сөйләде. Компаниянең төп бурычларыннан берсе – икенчел чимал эшләнмәләренең матур, стильле һәм уңайлы була алуын күрсәтү. Мондый мисал Профессор Камай урамындагы ишегалдында уңышлы тормышка ашырылды, биредә яшәүчеләр 190 кг пластик җыйдылар, аннан урам җиһазлары ясадылар. Мондый тәҗрибә киләчәктә шәһәрнең барлык районнарында башка ишегалларында таратылачак.
Qullar җитәкчесе билгеләп үткәнчә, компанияне киңәйтү өчен яңа җиһазлар кирәк, һәм хәзер компания финанс ярдәменә мохтаҗ. Илсур Метшин: «Быелдан калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү өстенлекле юнәлеш булып тора, шуның хисабына муниципалитет берничә ярдәм чарасы эшләгән» –, дип сөйләде.
Шуларның берсе – икенчел чималны эшкәртү җайланмаларын сатып алуга субсидия, атап әйткәндә, чыгымнарның яртысын каплау, әмма ул 2 миллион сумнан да артмаска тиеш. Шулай ук эшмәкәрләр калдыкларны җыю, сортларга аеру һәм эшкәртү урыннарын төзүгә яки төзекләндерүгә финанс ярдәме алырга мөмкин. Бер компаниягә 1 млн сумнан артык акча бүленмәячәк. Яңа программаны сентябрьдә эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.
Балалар өчен «Яшел компас» экомәктәбе авторы, «ВерниВгрунт» проектына нигез салучы, органик калдыкларны эшкәртү буенча белгеч Екатерина Карпухина ишегалларында компостерлар урнаштырырга тәкъдим итте. Алар азык калдыкларыннан киләчәктә куллану өчен ашламалар ясарга мөмкинлек бирәчәк.
Мэр Бауман урамындагы йөзләгән кафе һәм ресторан урнашкан җәмәгать туклануы йортларыннан башларга тәкъдим итте. «Озак вакыт без фракцияләр җыю – иң мөһиме, дип уйладык. Әмма хәзер без аңлыйбыз: азык-төлек калдыкларын полигоннарга ташуны туктатырга кирәк. Нәрсәдәндер башларга кирәк, ә монда бизнес вәкилләре үзләре дә калдыкларны аеру идеясен хуплый, бу аларга кимерүчеләрдән котылырга ярдәм итәчәк», –диде Илсур Метшин.
Быел көненә 300 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә торган азык-төлек һәм социаль туклану департаментына шундый ук бурыч – азык калдыкларын аерым җыю бурычы куелуын өстәде Илсур Метшин.
Екатерина Карпухина бүген Казанда иҗтимагый компостерның Урицкий исемендәге паркта урнаштырылган булуын искәртте.
Илсур Метшин шулай ук бистәләрдә һәм шәһәрнең ерак районнарында икенчел чимал кабул итү өчен мобиль пунктлар булдыру инициативасы белән чыкты. Мэр идеясе буенча, халыкка социаль челтәрләрдә алдан ук акция уздыру турында игълан итәчәкләр, шуннан соң алар кирәкмәгән әйберләрне эшкәртүгә китерә алачаклар.
Вакыйгада шулай ук эшмәкәрләргә ташламалы шартларда биналарны тапшыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Казанда мондый система гамәлгә ашырыла инде: хәзер шәһәрдә бизнеска тапшырылырга мөмкин булган 50 гә якын объект бар. Беренче ике елда аренда түләве алынмый, өченче елда эшмәкәрләр аренда түләвенең 25%, дүртенче елда – 50% һәм бишенче елда – 75% түли.
Үз чиратында, «ТКХП» ИК генераль директоры Евгений Чекашов регоператор тарафыннан булдырылган проектлар турында сөйләде. Шуларның берсе – Васильченко урамындагы 6 нчы йорт адресы буенча урнашкан «Җыю ноктасы». Биредә 39 төр фракция кабул ителә: макулатура, пластик шешәләр, теләсә-нинди металл, пыяла, тетрапак, дымлы продуктлардан төргәкләр һ. б. Хәзер «Җыю ноктасы»нда ай саен 10 тонна чамасы калдык җыела.
Очрашуда шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Илдар Шакиров һәм Искәндәр Гыйниятуллин, район хакимиятләре башлыклары, «Фракция» ҖЧҖ җитәкчесе Дмитрий Купцов, «Экологик утильләштерү» ҖЧҖ җитәкчесе Алия Баһаветдинова һәм башкалар катнашты.