Узган ел трамвай вагоннарының рельслардан төшү саны 13% ка кимегән, бу 2023 елга караганда 14 очракка кимрәк. Юл хуҗалыгы хезмәте гаебе белән туктап торулар саны 68% ка кимегән. Инфраструктураны планлы ремонтлау тизлек режимын сәгатькә 15,8 чакрымга кадәр арттырырга мөмкинлек бирде, бу нормативтан 7-8 км/сәгатькә түбән булып кала бирә. Шул ук вакытта 132 чакрым трамвай юлының 70 чакрымнан артыгы бик нык тузган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Абдулхаков хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, җир өсте электр транспорты инфраструктурасын системалы ремонтлау туктап торулар вакытын һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметергә мөмкинлек бирә, әмма шәһәрдә һаман узган гасырның 60 нчы елларында төзелгән кабель линияләренең тузу мәсьәләсе кискен тора. «Берничә дистә ел эчендә тупланган тулы булмаган, өлешчә ремонт күләме шулкадәр зур, предприятиеләрнең булган финанс ресурслары һәм без җибәргән өстәмә ресурслар җитми», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«Без бу мәсьәләне республика җитәкчелегенә җиткерәбез. ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә республика рәисе шәһәрнең җир өсте электр хуҗалыгын, беренче чиратта, элемтә юлларын һәм рельс хуҗалыгын ремонтлау программасын әзерләргә кушты. Тулаем алганда, без бу проблеманы Рөстәм Нургалиевичка комплекслы рәвештә җиткерәчәкбез, чөнки мәсьәләне рельслар белән генә хәл итеп булмый. Җәмәгать транспортыннан көн саен 700 меңнән артык кеше файдалана һәм бу – якындагы бишьеллыкка шәһәр хуҗалыгының төп чакыруы», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Узган ел җир өсте транспортының энергия хуҗалыгы хезмәте тарафыннан 8,7 чакрым бик нык тузган контактлы чыбык алыштырылган, бу хезмәт гаебе белән туктап тору санын 56 очракка, ә сәгатьләрне 44% ка киметергә мөмкинлек биргән. Соңгы дүрт елда 313 чакрым контактлы үткәргечнең 64 е диярлек алыштырылган.
Даурия урамында (Павлюхин урамыннан алып Һади Такташ урамына кадәр) троллейбусларның контакт челтәренә монтаж ясалды һәм 29 яңа терәк куелды. Йөкләнеш БРИКС саммитына транспорт хәрәкәте ябылмыйча гына урнаштырылган 313 яңа терәккә күчерелде, шәһәр буенча тагын алты авария хәлендәге терәк алыштырылды.
Җәйге чорда предприятиенең юл хуҗалыгы көче белән юлларны төзәтү, иңгән һәм кыйшайган урыннарны бетерү эшләре башкарылды. Мәсәлән, 20 ук ярдәмендә күчерү, 288 рельсларның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен билгеләнгән трамвай юлы элементы (путевая тяга) һәм 1745 черегән агач шпал алыштырылган (шуларның 500 е тимер-бетон шпалларга алыштырылган).
Айдар Абдулхаков шәһәр мэрына Санкт-Петербургның «Горэлектротранс» ДУ предприятиесеннән 2012 елда чыгарылган «Белкомунмаш» өч секцияле трамвайны бушлай тапшыру мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Бүгенге көндә тапшыру буенча килешү төзелгән, китерү буенча торг үткәрелә. Кирәкле ремонттан һәм техник хезмәт күрсәтүдән соң җир өсте транспорты линиягә чыгарылачак.