Казанда урамнарны чәчәкләр белән бизиләр. Түтәлләргә 1,3 миллион данә чәчәк үсентесе утыртылачак. Җәяүлеләр йөрү мәйданнары буйлап 2,5 меңгә якын чүлмәк урнаштырылачак. Шулай ук чәчәктән фигуралар урнаштыру башланды. Шәһәрнең 68 урамы чәчәккә күмеләчәк. Кичә «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе теплицаларында Казан мэры Илсур Метшин булды, чәчәкләрнең төрлелеген һәм үсентеләрне үстерү шартларын бәяләде.
«Чәчәкләр башкаланың визит карточкасына – шәһәребезнең ямьле өлеше һәм танылган үзенчәлегенә әверелде, ул Казан халкына да, башкала кунакларына да гүзәл тирә-юнь, рәхәт мохит һәм күтәренке кәеф тудыра. Әлеге заманча теплица мөмкинлекләре белән, быел без чәчәкләр утыртылачак зоналар мәйданын дүрт тапкырга арттырдык. Һәм 68 урамда 22 мең чәчәк чүлмәге урнаштырылачак. Болар барысы да – озак еллар шәһәрне карап тоткан «Горводзеленхоз» тресты муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләренең кайгыртучан мөнәсәбәте һәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Аларның хезмәте – Казанга, шәһәр халкына һәм башкала кунакларына хөрмәт күрсәтү билгесе. Һәм бу безнең даими эшебез. Без Казанның чиста, уңайлы һәм имин булуын гына түгел, чәчәккә күмелүен дә телибез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Татарстан башкаласында 2025 елның көзендә Даурия урамындагы «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесенең заманча теплица комплексын файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә теплицаның куәте шактый артты – елына 2,5 миллион чәчәк үстерү мөмкинлеге барлыкка килде. Шәһәр урамнарына 1,3 миллион чәчәк утырта башлаганнар инде. Шәһәр халкы бакчаларына утыртсын һәм предприятиләр үз территорияләрен бизәсен өчен тагын 200 мең үсенте сатуга чыкты.
Казанда, һава торышының үзгәрүенә карап, түтәлләргә чәчәк үсентеләре утырту якынча 15 июньгә тәмамланачак. Чәчәкләр шәһәрнең барлык районнарын, бакчаларны, парк һәм скверларны бизәячәк. Бүгенге көндә шәһәр чәчәклекләрендә 500 мең чәчәк утыртылган.
Быел беренче тапкыр Карл Маркс, Кремль, Николай Ершов, Пушкин-Бутлеров урамнарында, Г.Камал исемендәге яңа театр янында, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры янында, Гвардия боҗрасында, 1000 еллык паркында, «Истанбул» скверында, «Казан» гаилә үзәге янында яңа чәчәк түтәлләре барлыкка киләчәк.
«Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр иткәнчә, утыртырга чәчәк үсентесен сайлаганда төрле күрсәткечләр: климат шартлары, үсемлекләрнең шәһәр мохитенә җайлашуы, чәчәк ату вакыты, тотрыклылыгы, төсе исәпкә алынган. Чәчәк түтәлләренә петуния чәчәге, бәрхәт гөле, көлсу чәчәк, лобелия, канәфер, дәлия, дөя борычы, шалфей, антуриум, пентас утыртачаклар. Шулай ук чәчәклекләрне сыргаташ, ирезине, целозия, цинния, миләүшә, әдрәс гөл, канна гөле, карабодай гөле, бурачок һәм гацания бизәячәк.
Ай дәвамында Горводзеленхоз белгечләре Рөстәм Яхин, Гавриил Державин, Александр Пушкин һәйкәлләре янында, Габдулла Тукай бакчасында, Дан скверында, Ипподром, Дзержинский, Липатов, Мир Шиһабетдин Мәрҗани, Кремль һәм Лобачевский урамнарында, Беренче май, Ирек һәм 1000 еллыгы мәйданнарында яңа чәчәклекләр оештырды. Универсиада проспектында «Эмблема» һәм «Туп» чәчәк композицияләре ясалды, Филармония янында – «Аккошлар», Татарстан урамында «Барс» барлыкка килде.
Төп магистраль юллар, җәяүлеләр йөрү мәйданнары буйлап 2,46 мең асылмалы петунияләр утыртылган чүлмәк урнаштырылачак. Казанны шулай ук чәчәкле сәнгать объектлары бизәячәк, алар арасында «Барс», «Аккошлар», «Кул», «Китап», «Йөрәкләр», «ФИФА дивары», «Йөгерүчеләр», «Эмблема» һәм «Туп» һәм башка фигуралар бар.
Барлык чәчәк түтәлләрен һәм чәчәк композицияләрен сугарачаклар, минераль ашламалар белән тукландырачаклар, чүп үләннәреннән утаячаклар, яфраклардан һәм коелган бөреләрдән чистартачаклар.
Исегезгә төшерәбез, яңа теплица комплексы 11,5 мең кв.м мәйданны били. 1980 елда төзелгән иске комплекс белән чагыштырганда, яңа корылма тулысынча автоматлаштырылган.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, «Горводзеленхоз» тресты муниципаль унитар предприятиесе идарәчесе Роза Җаббарова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров катнашты.