24–26 май көннәрендә
Беларусь башкаласында беренче тапкыр «Казан көннәре» узды. Казан мэры Илсур
Метшин аппарат киңәшмәсендә чараны оештыруда катнашкан хезмәттәшләренә һәм
бизнес вәкилләренә рәхмәт белдерде.
«Чыгышымны Минск шәһәрендә
«Казан көннәре»н оештыруда катнашкан залда утыручы җитәкчеләргә һәм бизнес
вәкилләренә рәхмәт сүзеннән башлыйсым килә. Әлеге чара бик яхшы узды», – дип
ассызыклады шәһәр башлыгы.
Мэр мондый дәрәҗәдәге
вакыйганың Татарстан һәм Белоруссия якларының бердәм эше нәтиҗәсендә уздырыла
алуын җиткерде. Ул кабул итүче якның чараны югары дәрәҗәдә оештыруын билгеләп
үтте, бәйрәмдә шәһәр халкының күбесе катнашуын ассызыклады.
«Әлбәттә, Минск шәһәрендәге
хезмәттәшләребез моңа югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Бу көннәрдә шәһәр гөрләп
торды», – дип өстәде Илсур Метшин.
Казан мэры проектның
мәгълүмати яктан да яктыртылуын билгеләп үтте: аның сүзләренчә, «Казан көннәре»
Белоруссиянең әйдәп баручы телеканаллары тарафыннан актив күрсәтелгән.
Чараларда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашкан. Ул делегация белән бергә
Беларусь президенты, премьер-министр, хөкүмәт вәкилләре һәм предприятие
җитәкчеләре белән очрашулар үткәргән.
Илсур Метшин
ассызыклаганча, чаралар Минскның иң яхшы мәйданчыкларында узган. Аның
фикеренчә, Белоруссия башкаласы төзекләндерү дәрәҗәсе, шәһәр хуҗалыгын оештыруы
һәм икътисадка ярдәм итүе белән таң калдыра.
«Географиябезне һәм
климат шартларын исәпкә алып, үзебездә гамәлгә ашырачак яңа тәҗрибәләр, идеяләр
туплау өчен янәдән Минскка бару бик мөһим. Анда күргән тәртип дәрәҗәсе безгә
һәм шәһәр хуҗалыгы, икътисадка ярдәм итү белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да
үрнәк булып тора, дип уйлыйм. Беларусь башкаласындагы хезмәттәшләребездән бик
күп нәрсәгә өйрәнергә була һәм кирәк тә», – дип сүзен йомгаклады ул.
Исегезгә төшерәбез,
Минск шәһәрендә «Казан көннәре»нең төп программасы 25 майда тәкъдим ителде.
Чара кысаларында иртән Җиңү һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Шулай ук ике
шәһәрнең хакимият вәкилләре, эшлекле даирәләре катнашында бизнес-форум узды. Моннан тыш, Казан һәм Минск
шәһәрләренең яшүсмерләр командалары арасында иптәшләрчә хоккей матчы уйналды. «Тәмле Казан»
фестиваленә ике көн дәвамында 12 меңгә якын кеше килеп китте.