Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, Казан зооботаника бакчасына ике фил тапшырачаклар. Лаос Президенты аларны Россиягә бүләк итте. Хайваннар «Замбези елгасы» зоопаркы территориясендә урнашачак. Фил балалары Казанга Россия – АСЕАН халыкара саммиты вакытында китертеләчәк.
Лаос Президенты Россия Президенты Владимир Путинга, илгә бүләк итеп, ике фил баласын тапшыру карары турында шәхсән үзе хәбәр иткән. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов аларны Казанда кабул итәргә әзер булуын белдергән. Әлеге фикерне федераль дәрәҗәдә хуплаганнар.
«Без мондый вакыйгага бик шат һәм беренче чиратта Лаос Президентына һәм, һичшиксез, президентыбыз Владимир Путинга рәхмәтле», – дип билгеләде Казан мэры. Аның сүзләренчә, истәлекле бүләк июнь уртасында Казанда узачак Россия-АСЕАН саммитына багышланган. Ул зооботаника бакчасы, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен дә бик зур бүләк булачак.
Илсур Метшин шулай ук филләрне ташуның катлаулылыгын ассызыклады, әмма филләрнең исән-имин килеп җитәчәгенә өмет белдерде.
«Фил – Лаос иленең билгесе, ул муллыкны һәм куәтне гәүдәләндерә. Әлеге бүләккә тирән мәгънә салынган, һәм хайваннар язмышы өчен без аеруча җаваплы», – диде Илсур Метшин. Ул Туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвилига хайваннарны тапшыруны оештыру буенча башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм зооботаника бакчасы командасы филләрне тормышка җайлаштыру өчен барлык кирәкле шартларны әзерләячәгенә ышаныч белдерде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан зооботаника бакчасы – илнең иң борынгы зоопаркларының берсе, анда махсус филләр йорты бар. Хәзерге вакытта вольерда күршеләрен Филимон исемле фил көтә.