Бүген
Казан мэры Илсур Метшин «Россия – АСЕАН» саммиты алдыннан туристлык тармагының
һәм төзекләндерү объектларының әзерлеген тикшереп йөрде. Ул берничә төп
объектны карады: Чернышевский урамын яңарту концепциясен, Болак ермагын һәм
«Казан-1» тимер юл вокзалы мәйданын төзекләндерү чараларын бәяләде, шулай ук
«Миллениум Панорама» кунакханә комплексының шәрәфле кунакларны кабул итүгә
әзерлеген тикшерде.
Кунакханәләрне
саммитта катнашучыларны кабул итүгә әзерләү эшләре башланды
«Саммит безнең өчен,
әлбәттә, халыкара дәрәҗәдәге бик зур вакыйга. Моңа өстәп аның бит әле икенче
ягы да бар: ул шәһәр инфраструктурасын үстерү өчен җитди этәргеч булуы белән
әһәмиятле. Башкалада көчәйтелгән әзерлек эшләре башланды: 4 мең кунакны кабул
итү өчен 30 кунакханә җәлеп ителә. Кунакларга уңайлы һәм имин мохит булдыру
максатыннан махсус логистика эшлибез. Мондый зур халыкара вакыйгалар безгә
шәһәр инфраструктурасын яхшыртырга ярдәм итә. Саммитка әзерлек барышында җиде
участокта өстәмә юл эшләре планга кертелгән, юлүткәргечләрне яңарту, терәк
диварларны төзекләндерү һәм буяу, тукталыш павильоннарын яңаларына алыштыру эшләре
алып барыла. Әлеге үзгәрешләр озак вакытка каралган, барыннан да бигрәк халык
өчен эшләнелә. Барыбыз да яхшы белә, саммит берничә көн генә дәвам итә,
кунаклар төзекләндерелгән юлларны үзләре белән алып китә алмый. Болар бар да
казанлыларга кала», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин.
Мэр беренче итеп
узган ел ачылган «Миллениум Панорама» кунакханәсен карады. Әлеге комплекс ике
бинадан – дүрт һәм биш йолдызлы корпуслардан тора. Отельнең генераль менеджеры
Гөлнара Сафина гомуми номерлар фондының 374 берәмлек булуын әйтте. Отельнең биш
йолдызлы корпусы 146 бүлмәдән гыйбарәт, аларның 40%-ы шәрәфле кунаклар өчен
әзерләнгән. Дүрт йолдызлы корпуста 228 бүлмә урнашкан, шуларның 160-ы –
бизнес-стандарт, 68-е – «джуниор сьют» төрендә. Отельдә мәйданы 1,3 мең квадрат
метрдан артык булган зур киңәшмәләр киңлеге булдырылган. Ул өч залны һәм
берничә сөйләшүләр бүлмәсен үз эченә ала.
Илсур Метшин төрле төрдәге
берничә бүлмәне карады һәм хезмәт күрсәтүче эшчеләр белән аралашты. Оксана
исемле отель хезмәткәре берничә ел элек шәһәр күләмендәге «Кунакчыллык
йолдызлары» бәйгесендә катнашуы һәм икенче урынны алуы, бу өлкәдә инде 16 ел
эшләве хакында сөйләде.
«Сезнең халыкара чараларга
килүче кунакларга хезмәт күрсәтү буенча эш тәҗрибәгез җитәрлек икән бит, – дип
билгеләде Илсур Метшин. – Универсиаданы ничек үткәргәнебезне яхшы хәтерлим.
Кунакханәләр төзелде. Менеджерларга, хезмәткәрләргә килгәндә, аларның формалары
бар иде, тик ул вакытта «солдат»ы күренмәде. Хәзер инде генераль менеджерыгыз
да, сез үзегез дә теләсә кемне өйрәтә алырлык белгечләр булдыгыз. Бу бит бик
мөһим эш, төзек отель диварларын күрү бер нәрсә, Казан дан тоткан кунакчыллык –
ул инде бөтенләй башка мәсьәлә. Әлбәттә, саммит вакытында бездә кунаклар күп
булачак: күз алдына китерәсезме, дүрт мең кеше килә, аларга 30 кунакханә хезмәт
күрсәтәчәк. Сезнең тырышканыгыз күренеп тора».
Казан башлыгы швед линиясе
булган отель ресторанын карады. Гадәти ашамлыклар җыелмасыннан тыш, биредә һәр
кунакның үз күңеленә хуш килгәнчә йомыркалы иртәнге ашка заказ бирә торган
станция дә булдырылган.
Гөлнара Сафина сүзләренчә,
делегация вәкилләре килгәнче хәл итәсе ике-өч мәсьәлә бар. Кунакханә янында
гына берничә яңа корпус төзелә икән, бу кунакларга уңайсызлык тудырырга мөмкин.
Төзелеш компаниясе вәкиле мәйданчыкның җыештырылачагы, төзелә торган бина
каркасларының банерлар белән капланачагы хакында әйткән.
Кунакханәгә керү юлын матур
итеп чәчәкләр белән бизәргә, анда күрсәткечләр, шлагбаум һәм юл билгеләре
куярга җыеналар.
Гөлнара Сафина халыкара
чараларның кунакханәләрне эш белән тәэмин итүне арттырырга ярдәм итүен билгеләп
үтеп, мэрга рәхмәтен җиткерде: «Башкалабызда халыкара дәрәҗәдәге чаралар шулкадәр
күп уза ки, безгә, дөресен генә әйткәндә, башка төбәкләр көнләшеп карый. Бу бит
безнең эшебез алга бара дигән сүз. Мин һәрвакыт вакыйгаларны уздыру дәрәҗәсенең
шәһәр һәм республика җитәкчелегенә бәйле булуын әйтәм».
Туризмны үстерү комитеты
директоры Александр Шавлиашвили халыкара вакыйгага әзерлек эшләренең башка
кунакханәләрдә дә алып барылуын ассызыклады. «Чарага катнашы булган
кунакханәләр эчке бүлмәләрне яңартты: төзекләндерү эшләре башкарылды,
җайланмалар, җиһазлар алыштырылды, шулай ук номерларның дәрәҗәсе арттырылды.
Барысы да тикшерелде», – дип сөйләде ул.
Вокзал
мәйданын һәм Чернышевский урамын яңарту чаралары
Эшлекле сәфәрнең
икенче ноктасы «Казан-1» тимер юл вокзалы булды. Биредән массакүләм мәгълүмат
чаралары вәкилләре, волонтерлар һәм техник хезмәткәрләр форумның төп
мәйданчыкларының берсе булган Халыкара «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгенә
җибәреләчәк.
Шәһәр мэры вокзал
мәйданын карады. «ДАГАЗ» компаниясе генераль директоры Марсель Зарипов
сүзләренчә, вокзал янындагы парковка якынча 260 җиңел автомобильгә исәпләнгән.
Автобусларга пассажирларны утырту һәм төшерү өчен кулланыла торган аерым өске
киңлек каралган. Саммитка әзерлек эшләре якынча 18 мең квадрат метр мәйданлы
территориядә алып барыла. Биредә чокырланган өслекләр төзекләндереләчәк,
яшеллек яңартылачак, шулай ук фонтан көйләнәчәк. Марсель Зарипов брусчатка
түшәлгән юл өслеге иңүен вокзал мәйданы корылмасының үзенчәлеге белән бәйле,
дип аңлатты. Җир астында монолит каркас урнашканлыктан вакытлар узуга
туфраклы участок аска иңә, шуның аркасында урыны-урыны белән кыйшайган
плиткалар күренә.
Аннары Казан мэры
Болак ермагын төзекләндерү эшләрен тикшерде. 2024 елда БРИКС илләре саммитына
әзерлек кысаларында елгада фонтан җайланмалары алыштырылган:
каскадка биеклеге 15 метрга җитә торган 56 йөзмә фонтан керә. Фонтаннар кичке
якты утлар белән җиһазландырылган, ермак буйлап 4 мең яктырткычтан торган
архитектура-сәнгать җайланмасы сузылган.
«Россия – АСЕАН»
саммиты алдыннан биредә җимерелгән бетон элементлар һәм штукатур катламы
торгызыла, диварлар, коймалар буяла.
Чернышевский урамы
төзекләндерелә торган территорияләрне карап чыгуның соңгы тукталышы булды.
Урамны яңарту концепциясе нигезендә, урам буендагы территорияне өстәмә
яшелләндерергә – юкәләр утыртырга, бетон брусчатка җәеп юл өслеген яңартырга,
эскәмияләр, урналар, коймалар урнаштырырга ниятлиләр. Шул ук вакытта яхшы хәлдә
булган фонарьлар сакланачак.
Урамда шәһәрнең үзәк
өлешендәге тарихи тормышына багышланган зур булмаган сыннар урнаштырылачак.
Концепция авторлары тактиль хезмәттәшлек мөмкинлеге булган интерактив
арт-объектлар булдырырга тели. Мәсәлән, рәсми булмаган «кече шәһәрчек» дип
аталган интерактив зонаны эшләү күздә тотыла. Гадәти һәйкәл урынына биредә
сәүдә урамының тарихи күренешен чагылдырган макет булачак.
Кремль урамын тагын
бер арт-объект белән баетырга җыеналар. Милли рухтагы эшләнмәне Н.И.Фешин исемендәге
Казан сәнгать училищесы вәкилләре белән бергә ясаячаклар.
Исегезгә төшерәбез,
«Россия – АСЕАН» саммитында 11 ил вәкилләре – дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары катнашачак.
Казан мэры сүзләренә караганда, бу зур халыкара әһәмияткә ия чара, ул Россиянең
Азия-Тын Океан төбәге илләре белән элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Алдарак
шәһәр башлыгы халыкара вакыйгада иминлекне тәэмин итү бурычын йөкләгән иде.