
Бүген Минск шәһәрендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Минск Башкарма комитеты башлыгы Владимир Кухарев «Тәмле Казан» гастрономия фестивалендә булдылар. Чара Спорт сарае каршындагы мәйданда оештырылды, анда Казан рестораторлары татар халкының милли ризыкларын тәкъдим итте.
«Сезне барлык Татарстан халкы исеменнән кайнар сәламлибез. Без бик матур Минск шәһәренә, яхшы күңелле кешеләр яши торган һәм бай тарихлы республикага кунакка килдек. Татарстан башкаласының бүген биредә тәкъдим ителүе безнең өчен зур дәрәҗә. Фестивальдә сез безнең биюләребез, җыр-моңнарыбыз, аш-суларыбыз, кулдан эшләнгән эшләнмәләр белән танышырсыз. Безне үзгә бер җылылык белән кабул итәсез – моның өчен бик зур рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов чара кунакларына.
Минск шәһәрендә уздырыла торган «Тәмле Казан» фестиваленә 50 төрдән артык милли ризык һәм 20 тоннадан артык татар тәм-томын алып килгәннәр. Гастрономия программасында Казанның иң яхшы рестораннары катнаша. Кунаклар өчен Казан осталары катнашында татар мәдәнияте турында 35 тән артык остаханә оештырыла. Чара кунаклары акча сугу, татар биюләре күнекмәләрен дә үзләштерә ала.
Гастрономия фестивалендә Татарстан башкаласының җәмәгать туклануы өлкәсендәге әйдәп баручы алдынгы предприятиеләре – милли «Туган Авылым» комплексы, «Татар утары», «Умай», «Казанский гриль», «Морион» рестораннары, шулай ук «Кыстыбый» кафесы һәм P.love катнаша. Кунаклар чәк-чәк, пәрәмәч, өчпочмак, кыстыбый, Казан пылавы, сумса һәм ачык утта пешерелгән ит ризыклары белән сыйлана ала. Камыр ризыкларын һәм күмердә пешерелгән аш-суны Минск халкы аеруча үз иткән – иң зур чиратлар нәкъ менә әлеге нокталарда күзәтелә.
«Тәмле Казан» фестивале икенче көнен эшли: 24 майда ул 12:00–22:00 вакыт аралыгында эшләгән, 25 май көнне кунаклар фестивальдә 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр була ала, чара 26 майда 22:00 сәгатьтә тәмамлана. Беренче көнне үк фестиваль шәһәр халкында зур кызыксыну уяткан. Мәйданчыкка 5 меңгә якын кунак килгән, рестораторлар үзләре белән алып килгән 20 тонна сый-нигъмәтнең шактый өлешен саткан. Фестивальдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, Казан җитештерүчеләренең аерым товарлары фестивальнең беренче сәгатьләрендә үк сатылып беткән.
Татар милли ризыкларына һәм затлы ризыкларга ихтыяҗ аеруча зур. «Морион» рестораны хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бер көндә аларга 250 данә кыстыбый һәм 500 дән артык өчпочмак әзерләргә туры килгән, шулай ук 150 литрга якын чәй ясаганнар.
P.Love командасы 250 килограмм пылау һәм йөз данә сумса саткан. «Нарат»та катнашучылар 500 тартма чәк-чәк һәм 100 дән артык каклаган каз, казылык саткан.
«Тәмле Казан» фестивале кысаларында бәйрәмгә ямь өстәп, Казан артистлары, иҗат төркемнәре чыгыш ясый. Бүген көн дәвамында тамашачылар DJ Малси Мюзик һәм DJ BubbleGum, Татарстан Республикасының халык артисты Эльмира Кәлимуллина, Казан филармониясе җырчыларын һәм Yummy Music Band проекты җырчысы Илгиз Шәйхразиев чыгышын күрә ала.
«Республикабызның куәтен күрсәтү өчен «Казан көннәре»ндә катнашырга булдык»
«Тәмле Казан» фестивален уздыру урыны очраклы гына сайланмаган. Кайчандыр биредә Минск Татар бистәсе булган һәм ул чорның кайтавазы буларак әле дә шәһәр картасында якында гына урнашкан Татар скверын күрергә була. Чараны оештыручылар ике шәһәрнең тарихи бәйләнешен ассызыкларга тырышкан: Минск Татар бистәсенә Казан үзенең Иске Татар бистәсе үрнәкләрен алып килгән.
Мәйданчык милли рухта – кызыл һәм яшел төсләр белән бизәлгән. Печән бәйләмнәре, эрләгечләр, чиккән мендәрләр, сөлгеләр, кашагалар куелган фотозоналар татар халкына хас бәйрәм рухын чагылдырып, бик күп халыкны үзенә җәлеп итү ноктасына әйләнгән.
Сый-нигъмәтләрне авыз итеп караудан тыш, кунаклар ризык әзерләү мизгелләрен дә бик дикъкать белән күзәтә. Казанның аш-су осталары татар милли ризыкларын пешерү серләре белән уртаклаша һәм камыр, ит ризыкларын әзерләү алымнарын күрсәтә.
Заманча татар ашларын тәкъдим итүче «Кыстыбый» рестораны иң популяр мәйданчыкларның берсенә әйләнгән. Биредә «Ичмасам» десерты күпләрдә зур кызыксыну уяткан. Ул катламлы камырга кыздырылган арахис сибеп, куертылган сөт сылап ясалган татлы ризык санала, аны ресторанда татар круассаны дип тә йөртәләр икән. Минск халкы төрле эчемлекләр белән тәкъдим ителүче кыстыбыйны аеруча үз иткән. Кунакларга шулай ук «Шәп-шәп» нигъмәте – баллы кетердәп тора торган кош теле, хуш исле үләннәр салып ясалган яшел татар чәе тәкъдим ителгән.
«Минск халкы бәрәңге боламыгы һәм сыер ите кушып ясалган «Татарстан» кыстыбыена мөкиббән булды. «Шәп-шәп»не, ягъни татар круассанын бик яраттылар. Хуш исле үләннәр кушып ясалган чәй дә бик ошады. Халык аларны сатып ала – миңа калса, җәйге кичләрдә, әлеге чәй белән сыйланып, Казанны, Татарстанны искә төшерергә телиләрдер, – дип фикерләре белән уртаклашты «Кыстыбый» рестораннары челтәренең коммерция директоры Альбина. – Без Республикабызның куәтен күрсәтү өчен «Казан көннәре»ндә катнашырга булдык. Милли ризыкларны заманча яссылыкта тәкъдим итәбез. Беларусь халкын татар сыйлары, нигъмәтләре белән таныштырабыз, күрсеннәр, белсеннәр, кызыгып, Татарстаныбызга, Казанга килсеннәр».
«Умай» рестораны милли камыр ризыкларына һәм татлы эшләнмәләргә басым ясаган. Витриналарга кулдан эшләнгән чәк-чәкләр, өйдәгечә ясалган кайнатма, өлеш һәм гөбәдияләр куелган. Алар фестивальнең иң популяр ризыкларына әйләнгән. Әмма «кыйммәтле асылташлар» салынган тартмачык рәвешендәге гадәти булмаган татлы десерт күпләрнең игътибарын җәлеп иткән. Тартмачыкка Бельгия шоколадына эчлек итеп лайм һәм кузгалак кушып кулдан ясалган конфетлар яшерелгән. Ресторан вәкилләре сүзләренчә, һәр конфет Татарстанның нинди дә булса бер мәдәни мирасын чагылдыра икән. Фестиваль кунаклары әлеге татлы ризыкларны озаклап күзәткәннән соң фотога төшергәннәр, аннары гына тәмләп караганнар.
«Безнең татлы ризыгыбыз тартмачык рәвешендә эшләнгән. Анда асылташлар һәм сылу татар кызларының төп бизәнү әйберсе булган күркәм беләзек саклана. Аны киң бакырдан ясаганнар, эре түгәрәк ташлар белән бизәгәннәр. Беләзектәге ташларның зурлыгына карап кызның байлыгы һәм нинди гаиләдә тәрбияләнүе хакында фикер йөрткәннәр. Нәкъ менә шуңа күрә без конфетларны кадерле кунакларыбыз өчен зур итеп эшлибез. Тартмачык исә оешмабызның концепциясен чагылдыра – анда асылташлар, милли мәдәни үрнәкләр, гореф-гадәтләр, Татарстанның мәдәни коды саклана, – дип аңлата «Умай» рестораны официанты Анастасия Егорова. – Кунаклар әлеге татлы ризыкны күргәч, нәрсә бу һәм моңа кагылырга мөмкинме, дип сорый. Эчтә конфет икәнен белгәч, гаҗәпләнеп: «Конфет?» – дип аптырыйлар.
Татарстанның ваклап сату белән шөгыльләнүче иң эре оешмаларының берсе булган «Бәхетле» предприятиесе Минск шәһәренә сигез тоннага якын татар ризыгы алып килгән. Беларусь халкын чәк-чәк, бавырсак, ширбәт, ат ите, затлы ит һәм милли камыр ризыклары белән сыйлаганнар. Әлеге оешма фестиваль өчен 300 килограммга якын чәк-чәк пешергән. Компаниянең башкарма директоры Гүзәл Ананьева билгеләп үткәнчә, кунаклар татар ризыклары белән бик теләп кызыксына, аларны үз аш-сулары белән чагыштыра, эчемлекләрне аеруча теләп сатып ала икән. Фестивальдә катнашудан тыш, «Бәхетле» вәкилләре Белоруссия җитештерүчеләре белән Татарстанга продукция китертүне киңәйтү турында сөйләшүләр уздырырга ниятли.
«Без ваклап сату челтәре буларак җирле җитештерүчеләр белән берничә очрашу уздыру өчен дип тә килдек. Белоруссия продукциясен Татарстанга алып килүләрен телибез, чөнки аңа ихтыяҗ зур, халык яратып сатып ала. Без инде өч ел дәвамында алардан озак саклана торган товарларны кайтартабыз, хәзер сөт ризыкларын һәм текстиль эшләнмәләрен китертү турында сөйләшәчәкбез», – дип сөйләде Гүзәл Ананьева.
«Бу мәдәни код белән алмашу, татарларның күпгасырлык мәдәниятен заманча яссылыкта тәкъдир итү чарасы»
Гастрономия программасыннан тыш, мәйданда Татарстан һөнәрчеләре ярминкәсе дә оештырылган. Кулдан ясалган эшләнмәләрне 11 остаханә тәкъдим итә: биредә Минск халкы агачка уеп ясалган товарлар, керамика, татар бизәкләре төшерелгән күн эшләнмәләр, милли текстиль, мамык эшләнмәләр, бизәнү әйберләре, сувенирлар һәм этник стильдәге заманча аксессуарлар белән таныша ала. Һәрбер күргәзмә йортында үзеңә ошаган әйберне сатып алырга, оста белән рәхәтләнеп аралашырга була.
«Бу мәдәни код белән алмашу, татарларның күпгасырлык мәдәниятен һәм татар мәдәниятенең хәзерге заманда нинди була алуын тәкъдир итү чарасы. Без гореф-гадәтләргә тугры калып, буыннан-буынга тапшырыла торган алымнарга нигезләнеп җитештерелгән эшләнмәләрне дә, заманча итеп ясалганнарын да алып килеп күрсәтергә кирәк дип санадык. Барыбыз да сәяхәт итә, дөньяга карашыбызны киңәйтә торган сәфәрләр яратабыз. Болар безгә төрле мәдәниятләр белән танышырга, һәрнәрсәдә матурлык күрә белергә ярдәм итә. Татарстаныбызның данын еракларга таныткан һөнәрләрне саклап калу, аларны дөньяның төрле почмакларында күрсәтү безнең төп бурычыбыз», – дип билгеләп үтте «Татарстан осталары» проекты җитәкчесе Диана Басыйрова.
Фестивальдә катнашучылар арасында «РА-Керамика» дип аталган гаилә остаханәсе дә бар. Артур һәм Диләрә Шакировлар менә инде җиде ел дәвамында керамикадан авторлык эшләнмәләре ясый икән. Аларның гадәти булмаган формаларда ясалган эшләнмәләре татар бизәкләре белән үрелеп бара. Әлеге гаилә Минск шәһәренә савыт-саба, вазалар һәм кулдан ясалган декоратив эшләнмәләр алып килгән. Кунаклар бигрәк тә татар бизәкләре төшерелгән тәлинкәләрне, гаилә тарафыннан уйлап табылган үзенчәлекле вазаларны үз иткән. Осталар еш кына Беларусь халкының зур булмаган тәлинкәләр сатып алуын әйтте.
«Безнең үзенчәлегебез шунда ки, буяулар кулланмыйбыз. Эшләнмәләрне кызу утта ике тапкыр яндырабыз: беренче тапкыр без аларны 1000 градуста тотабыз, икенчесендә өсләренә сөт агызып, яңадан яндырабыз. Шуңа күрә керамика үзгә бер төс ала, ул агачка охшаган сымаграк килеп чыга. Әлеге ысулны бабаларыбыз уйлап тапкан: сөт бик вак ярыкларга үтеп кереп, 300 градуста саклагыч катлам хасил итә», – дип фикерләре белән уртаклашты Артур.
Һөнәрче Гүзәл Билетдинова фестиваль кунакларын күн мозаика техникасы һәм данлыклы Казан җөе белән таныштыра. Стендта кулдан ясалган букчаларны, милли бизәкләр төшерелгән декоратив эшләнмәләрне күрергә була. Останың сүзләренә караганда, килүчеләрнең күбесе Казан җөе техникасы белән үз гомерендә беренче тапкыр таныша, аның катлаулылыгына гаҗәпләнә. Фестиваль көннәрендә Гүзәл Билетдинова остаханәләр үткәрә, анда теләгән һәр кеше үз көчен сынап карый ала.
«Мин Казандагы Үзенчәлекле осталар үзәге резиденты саналам. Казан җөе турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен дип тырышам. Күргәзмәдә борынгырак рухтагы, милли бизәкләр төшерелгән эшләнмәләрне күрә аласыз. Үзенчәлекле осталар үзәгендәге остаханәдә яшьләрне кызыксындыру максатыннан һөнәрчелекне заманча сәнгать аша алга этәрәм. Кешеләр әлеге һөнәрне күрсен, аңласын һәм бәяләсен өчен киң аудиторияне колачлыйсы иде», – ди оста.
Казанның Үзәкләштерелгән китапханә системасы тәкъдим иткән китап экспозициясе фестивальнең аерым бер мәдәни мәйданчыгы булып тора. Минскка Татарстан турында зур әдәбият җыелмасы: тарих, архитектура, мәдәният һәм милли аш-су китаплары, татар әкиятләре, сирәк басмалар, заманча иллюстрацияле проектлар алып килгәннәр. Экспозициядә Иске Татар бистәсе, Казан архитектурасы турындагы китаплар һәм Габдулла Тукай әсәрләре аерым урын алып тора. Оештыручылар сүзләренчә, кунаклар «Агач Казан», Татар халык ашлары турындагы басмаларны, милли сюжетлы заманча балалар китапларын аеруча яратып сатып ала икән. Шулай ук рәсемнәргә бай татар әкиятләре һәм «Казан Кирмәне серләре» китабы да халык күңелендә зур кызыксыну уяткан.
«Казанның мәдәни мирас катламы бик бай. Монда китапларсыз берничек тә булмый. Китап – ул башкалабызның мәдәни катламының бер өлеше. Һәм, әлбәттә, китап күргәзмәсе фестиваль бизәкләренең берсе булды. Басмаларның популярлыгы безнең дөрес карар кабул итүебезне раслый. Китап шәһәрнең теләсә нинди тарихын, чикләрен: фәнне, сәнәгатьне, архитектураны, мәдәниятне ассызыклый ала», – дип сөйли Казанның Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резеда Ибраһимова.
Экспозицияне тарихи-публицистик «Казан» журналының яңа чыгарылышлары тулыландыра. Басманың баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова иҗади очрашулар үткәрә, Татарстанның мәдәни тормышы турында сөйли, кунакларны журналның Казан тарихына һәм хәзерге үсешенә багышланган тематик чыгарылышлары белән таныштыра.
«Ике тугандаш халык, һәм мондый очрашулар әлеге бәйләнешләрне ныгыта гына»
Татарстанның Мамадыш районында туган Фагыйлә Матшина инде озак еллар дәвамында Минск шәһәрендә яши, әмма тарихи Ватаны белән элемтә әлегә кадәр өзелмәгән. Ул Көек-Ерыкса авылында туа, аннары аның гаиләсе Урта Азиягә, бераз соңрак Белоруссиягә күченә. Хәзерге вакытта Фагыйлә ханым иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә, татар телендә мәдәни чаралар үткәрә. Ул Белоруссиядә яшәүче татарлар турында «Дуслык нурлары» дигән китап язган.
Татар диаспорасы вәкиле сүзләренчә, фестивальдә яңгыраган җырлар, милли аш-су һәм кунакларның казанлылар белән аралашуы үзгә бер җылы мохит тудырган. Мондый вакыйгалар Татарстан белән Беларусь арасындагы элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә, дип саный ул.
«Барысы да бик матур оештырылган: кунаклар бу күркәм чарага матур итеп бәйрәмчә киенеп килгән, барысы да яхшы күңелле, шат елмая. Кешеләр бергә җыелгач, бер-берсенең мәдәнияте белән таныша, милли ризыкларны татып карый, җырлар тыңлый – бик берләштерә торган күренеш бит бу. Ике тугандаш халык, һәм мондый очрашулар әлеге бәйләнешләрне ныгыта гына», – дип билгеләп үтте ул.
Фестиваль кунагын мәдәни программа аеруча җәлеп иткән. «Мәдәният һәм җыр-моң тормышыбызга ямь өсти. Мәдәниятсез дөнья ярлы, кызыксыз булыр иде. Борынгы татар җырларына гына тукталыйк, алар кешеләргә көч бирә, хис-кичерешләрне кузгата, күңелдәге хатирәләрне яңарта», – диде ул.
Фагыйлә Матшина кунакларның татар ашлары һәм фестивальнең интерактив мәйданчыклары белән кызыксынуын билгеләп үтте. «Сатып алучылар казылык, мантый, бәлеш, пылау, өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк, гөбәдияне бик теләп татып карады. Күпләр моның тәмле, файдалы һәм бәйрәм ризыклары икәнлеген белә. Балалар бәйгеләрдә катнашты, эмблемалар ясады, фотога төште», – дип сөйләде ул.
Диаспора вәкиле фикеренчә, Минск халкының татар мәдәниятенә карата зур кызыксынуы фестивальнең уңышлы узуын аңлата һәм төбәкләр арасында хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр булдыра.
«Моны зур уңыш һәм халыкларыбызның яңа икътисади, рухи багланышлар аша якынаюын тану дип саныйм», – дип сүзен йомгаклады Фагыйлә Матшина.
Исегезгә төшерәбез, 24–26 майда Минскта «Казан көннәре» уза. Чара кысаларында эшмәкәрлеккә кагылышлы «Минск һәм Казан: үзара хезмәттәшлекне үстерүдә кардәшлекнең әһәмияте» икътисади форумы ачылды. Эшлекле программаның төп вакыйгасы Татарстаннан 40 ка якын бизнес вәкилен һәм Белоруссиянең сәнәгать, югары технологияләр, сәламәтлек саклау, туризм һәм башка тармакларда эшләүче 100 дән артык компаниясен берләштерә.