2025 ел нәтиҗәләре буенча, Казанның шәһәр электр
транспорты, пассажирлар йөртү белән шөгыльләнә торган транспорт төре арасында, пассажирларга
хезмәт күрсәтү күләменең 36,4 процентын үтәгән. Трамвай, троллейбус һәм
метродан барлыгы 81,3 миллион кеше файдаланган. Төп йөкләнеш метрополитенга
туры килә – биредә пассажирлар агымы якынча 41 миллион дип исәпләнә. Казан мэры
Илсур Метшин «Әмәт» һәм «Кремль» метро станцияләрендә булып, шәһәр
инфраструктурасына яңа технологияләр кертүне бәяләде.
«Метроэлектротранс» коллективының узган елдагы эш
нәтиҗәләре сокландыра: 81 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән, аларның
яртысыннан күбрәге метроны сайлый, бу системаның нәтиҗәлелеге турында сөйли. Эшчеләр
катлаулы технологик җайланмаларга хезмәт күрсәтә һәм югары дәрәҗәдәге
куркынычсызлыкны тәэмин итә. Без хәрәкәт составын яңарту белән бергә, ясалма фәһемне
кулланып, яңа технологик чишелешләр табуны максат итеп куябыз. Болар барысы да шәһәр
халкына һәм башкала кунакларына хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга юнәлдерелергә
тиеш», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Хәзерге вакытта «Метроэлектротранс» муниципаль
унитар предприятиесе шәһәрдә пассажирларга хезмәт күрсәтә торган төп оешмаларның
берсе булып тора. Предприятие штатында 1 837 кеше, шул исәптән электр поездын
йөртүче 62 машинист, 183 трамвай һәм 274 троллейбус йөртүче эшли.
Метро станцияләрендә пассажирларның иминлеген һәм
уңайлылыгын тәэмин итә торган заманча һәм алдынгы җайланмалар кулланыла. Аерым
алганда, «Әмәт» станциясендә технологик зоналарда һава мохитенең торышын
нәтиҗәле контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган газ җыю җайланмасы кулланыла.
Аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен махсус транспортер урнаштырылган, әлеге
мөмкинлек инфраструктураның уңайлылыгын арттыра.
Моннан тыш, барлык станцияләрдә дә мәгълүмат мохите
яңартылган, пассажирларга тиз арада мәгълүмат бирү өчен 10 медиаэкран алыштырылган.
«Әмәт» станциясендә эшчеләр 301 квадрат метр
мәйданда резина өслеген яңарткан, вестибюль диварларына су үтеп керү
куркынычсызлыгы чараларын башкарган һәм метро күперенең пыяласын алыштырган.
«Кремль» станциясендә дә өслекне һәм яктырту системаларын алыштыру буенча
шундый ук эшләр үтәлгән.
Энергия нәтиҗәлелегенә аерым игътибар бирелә:
«Әмәт», «Сукно бистәсе» һәм «Тукай мәйданы» станцияләре арасындагы аралыкта
барлыгы 700 лампа һәм прожектор алыштырылган.
2025 елда станцияләрдә төзекләндерү эшләренең төп өлеше
предприятиенең эчке бүлекчәләре тарафыннан башкарылган.
«Электр депосында
хәрәкәт итә торган составка техник хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү эшләре
тулысынча безнең коллектив тарафыннан башкарыла. Төзекләндерү эшләрен мөстәкыйль
башкарабыз, поездларның техник торышын тикшерәбез, шулай ук станцияләр инфраструктурасын
карап тоту һәм яңарту эшләрен алып барабыз, - дип сөйләде «Метроэлектротранс» муниципаль
унитар предприятиесе директоры Айдар Габделхаков. – Бездә барлык төп юнәлешләр буенча профильле хезмәтләр эшли: сигнализация
һәм элемтә хезмәтләре, хәрәкәт белән идарә итүнең автоматлаштырылган
системалары. Болар барысы да – катлаулы цифрлы инфраструктура».
Узган ел
Казан метросы үзенең 20 еллыгын
билгеләп үтте. Шушы вакыт аралыгында җайланмаларны төзекләндерү ихтыяҗы барлыкка
килгән.
«Безнең метробыз – асылда, ул зур компьютер. Теләсә нинди башка электроника кебек, ул да вакыт узу
белән туза, компонентларны алыштыруны һәм программа базасын
яңартуны таләп итә. Бүген, пассажирлар йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү
кысаларында, бу безнең
өстенлекле эш юнәлешебез», - дип аңлатма бирде
предприятие
директоры.
Метрополитен
шәһәрнең транспорт системасында аерым роль уйный. Казан метросының 16,9 чакрымга
сузылган беренче
линиясе 11 станцияне үз эченә ала. Шәһәр халкы күпләп йөри торган
вакытта линиягә 9
состав (паркта барлыгы 51 вагон) чыга, бу хәрәкәтнең кирәкле интервалын
сакларга һәм пассажирлар агымын җайга салырга мөмкинлек бирә.
Метродан
тыш, предприятие гомуми озынлыгы 496,2 чакрым булган 9 трамвай һәм 11 троллейбус
маршрутында эшли торган 107 трамвай
вагонына һәм 192 троллейбуска хезмәт күрсәтә. Шәһәр халкы
күпләп йөри торган вакытта линиягә 90 трамвай һәм 152 троллейбус чыга. 2025 елда җир өсте электр транспорты
41,8 миллион пассажирга хезмәт
күрсәткән.
Инфраструктурага 137,1 чакрымга
сузылган трамвай юлы, 313 чакрым контакт челтәре, 90 чакрым кабель линиясе һәм
гомуми егәрлеге 71 400 кВт булган электр белән туендыра торган 30 кече станция
керә. Мондый
комплексны карап тоту даими контроль һәм кертемнәр таләп итә. Шул ук вакытта җайланмаларның бер
өлеше бик нык тузган, бу төзекләндерү бүлекчәләренә йөкләнешне
тагы да арттыра.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Транспорт комитеты
рәисе Алексей Сидоров һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров
катнашты.