
Казан Ратушасында хәрбиләргә чын күңелдән ярдәм итүче һәм аларның гаиләләренә ныклы терәк булган казанлыларны – махсус хәрби операция волонтерларын бүләкләү тантанасы узды. Казан мэры иреклеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм тантаналы рәвештә муниципаль бүләкләр тапшырды. Бүләкләргә төрле иреклеләр хәрәкәтендә катнашучы 29 вәкил лаек булды. Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм яңа төбәкләргә 190 нан артык волонтер оешмасы ярдәм күрсәтә.
«Махсус операция шартларында безнең хәрби хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә риясыз ярдәм итүчеләр, сезне Казан Ратушасы диварларында сәламләвемә чиксез шатмын. Бу бәяләп бетергесез зур хезмәт, сез кемнеңдер кушуы буенча эш итмисез, ә бәлки үз теләгегез буенча, күңелегез кушканча игелек кыласыз. Менә бусы аеруча кыйммәтле. Һәм очрашуыбызны мин сезгә – Ватан язмышына битараф булмаган кешеләргә ихлас рәхмәт сүзләреннән башларга телим», - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин мактаулы волонтерларга.
Ул Татарстан Республикасы башкаласындагы иреклеләр хәрәкәтенең шәһәр үсешендә һәрвакыт ышанычлы терәк булуын җиткерде. «Без Казанны бөтен дөньяга таныткан әһәмиятле чараларны да кулга-кул тотынышып уздырдык. 2020 елда бергәләп пандемия белән көрәштек. Һәм махсус хәрби операция башланганнан бирле иңне-иңгә куеп җиңү инфраструктурасын булдырабыз», - диде мэр.
Илсур Метшин искә төшергәнчә, шәһәрдә 2022 елдан башлап сугышчыларга ярдәм итүнең нәтиҗәле системасы эшләнә. Ул даими рәвештә камилләштерелеп тора, дип билгеләде шәһәр башлыгы. Узган елны гуманитар ярдәм күрсәтү буенча Координация советына нигез салынган.
Мондый системалы эш нәтиҗәсендә һәм волонтерлар ярдәме белән Казан сугышчылар өчен 76 гуманитар йөк, Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләренә 1,6 мең тоннадан артык ярдәм җибәргән. Татарстан башкаласында махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча шәһәр штабы актив эшен дәвам итә – бүгенге көн каһарманнарының меңләгән гаиләләре һәм балалары шәһәр патронажында тора.
«Бөек Ватан сугышы чорындагы «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен» дигән мөһим лозунгны истә тотып, шәһәребез алгы сызыкта булган казанлыларга бердәм ярдәм итә: йөзләрчә чакрымнарга дип үрелгән маскировка челтәрләре, азык-төлек, дарулар, техника, күңел җылысы кушып язылган хатлар – болар бар да махсус операциядә катнашучы егетләребез өчен җибәрелә, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. – Әлеге игелекле гамәлләр турыдан-туры сезнең белән – чын патриотлар белән бәйле, сез армиябезгә һәм сугышчыларыбызга һәрьяклап ярдәм итәсез: финанс ярдәме, дисеңме, гуманитар ярдәмне җыеп, аны илтеп тапшыру, дисеңме! Сез гомуми эш өчен зур көч түгеп, үз вакытыгызны, акчаларыгызны сарыф итәсез. Сезнең һәр адымыгыз дөньяны яхшырак итү һәм, иң мөһиме – илебезне яклаучыларга, хатыннарына, балаларына – аларның һәрвакыт ярдәмгә өмет итә алуларын күрсәтү теләге белән бәйле».
Шәһәр мэры волонтерларга күрсәткән ярдәмнәре, ил өчен мөһим булган эшкә рухи мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең фидакарьлегегез һәм ярдәм итәргә әзер булуыгыз тирән хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек. Яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!» - дип сүзен йомгаклады ул.
Татарстан башкаласында волонтерлар хәрәкәте киң җәелдерелгән. Шәһәрдә барлыгы 1,5 меңнән артык волонтер оешмасы исәпләнә, аларда 63 меңгә якын кеше риясыз хезмәт күрсәтә. 190 нан артык волонтер оешмасы махсус хәрби операция юнәлешендә эш алып бара.
Шәһәрдәге барлык ирекле берләшмәләрнең мәнфәгатьләрен Казан гуманитар оешмалары арасында узган ел башында нигез салынган Координация советы тәкъдим итә. Ул шәһәрдәге тугыз ирекле оешманы берләштереп, аның кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга, һәм аларның гаиләләренә 3,5 меңнән артык кеше ярдәм итә.
Казан мэры игелекле эшләре белән аерылып торган волонтерларга муниципаль бүләкләр тапшырды.
Актив гражданлык позициясе, гуманитар проектларны гамәлгә ашыруга һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә өлеш кертүләре өчен «Җиңү өчен! Казан» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы җитәкчесе урынбасары Наталья Әхтәмованы, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» волонтер отряды җитәкчесе, Казан шәһәре Совет районының П.А.Полушкин исемендәге 101 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе – Мәгариф үзәге директоры Татьяна Петрованы, «Максимовта» волонтерлык пункты җитәкчесе Алсу Фазуллинаны «Казан волонтеры» мактау билгесе белән бүләкләделәр.
«Җиңү өчен! Казан» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы волонтеры Валентина Козловага, «Быть добру» волонтерлык пунктын оештыручы Ксения Муллагалиевага һәм волонтер Надежда Панкратовага Казан шәһәренең Мактау грамоталары тапшырылды.
Актив гражданлык позициясе, гуманитар проектларны гамәлгә ашыруга һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә өлеш кертүләре өчен хәрби хәрәкәт ветераннары һәм запастагы чик сакчыларының «Чик сакчылары берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе рәисе урынбасары Айрат Абдуллинга, «Казан. Без бергә» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Елена Агафоновага, гражданлык инициативалары буенча «Тормышның кадерен беләбез» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы волонтерлары Алсу Әскәровага һәм Ольга Гобәйдуллинага, «КазанФронтка ярдәм» волонтерлык халык хәрәкәте җитәкчесе Алинә Гайнетдиновага, «Татарстан Гадәттән тыш хәлләр» төркеме җитәкчесе Динара Галәвиевага, изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсе каршындагы волонтерлык пункты волонтеры Алевтина Ивановага, меценат һәм «Тыныч күк өчен» хәйрия фонды волонтеры Ирина Кузнецовага, «Батыр» исемендәге батальонга – «Батыр, без Сезнең белән» гуманитар ярдәм төркеме җитәкчесе Диләрә Насурлаевага, гражданлык инициативалары буенча «Тормышның кадерен беләбез» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы волонтеры Марина Примаковага Казан Мэрының Рәхмәте белдерелде.
«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасының волонтерлык юнәлеше җитәкчесе Ирина Пшеничновага, «Помощь СВОим Татарстан» волонтерлык төркеме җитәкчесе Мәүлия Сәлаховага, «Дулкын» «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү үзәге» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы волонтеры Лариса Ситниковага, гражданлык инициативалары буенча «Тормышның кадерен беләбез» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы медиа-координаторы Мария Скаредновага, «Десантниклар берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсенең волонтерлык эшчәнлеге буенча матбугат сәркатибе һәм координаторы Дилноз Смирновага, меценат Шамил Фатыйховка, «Максимовта» волонтерлык пункты юнәлеше кураторы Инна Феденкога, «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасының көмеш волонтерлар төркеме кураторы Марина Филипповага һәм «Десантниклар берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе рәисе урынбасары, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Андрей Ярухинга шулай ук Казан Мэрының Рәхмәте җиткерелде.
«Помощь СВОим Татарстан» волонтерлык төркеме волонтерлары Гөлзирә Ибраһимовага һәм Зөлфия Рәхимовага, волонтер Светлана Сухаревага һәм волонтерлык пункты җитәкчесе, Константиновка бистәсендәге Мәдәният йорты директоры Наталья Фәритовага, «Максимовта» волонтерлык пунктының окоп шәмнәре һәм коры армия душлары ясау юнәлеше кураторы Ирина Трошинага Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Гражданлык инициативалары буенча «Тормышның кадерен беләбез» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы волонтеры Марина Примакова үзенең волонтерлык эшчәнлеге белән таныштырганда, пенсия яшендәге хәрби буларак әлеге игелекле эштән читтә кала алмавын билгеләп үтте. Ул махсус хәрби операция башланганнан бирле менә инде дүртенче елын ирекле эшчәнлек белән шөгыльләнә.
«Махсус хәрби операция башланганнан соң, миңа илебездә бара торган хәлләрне аңлау өчен вакыт кирәк булды – ярты ел дәвамында вакыйгаларны күзәттем һәм бары тик тыңладым. Пенсия яшендәге хәрби буларак мин читтә кала алмадым, әлеге тема минем өчен бик әһәмиятле иде. Соңрак телевизордан Казанда волонтерлык хәрәкәте турында репортаж күрдем дә, кушылырга булдым. Ул вакытта безнең төркем «Фәрештәнең алтын куллары» дип атала иде – мондый филиаллар бөтен ил буйлап ачылды. Бер елдан соң безнең оешма шактый үсте һәм яңа дәрәҗәгә чыкты, хәзер без «Тормышның кадерен беләбез» дип аталабыз.
Чараның тагын бер кунагы, меценат һәм «Тыныч күк өчен» хәйрия фонды волонтеры Ирина Кузнецова махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк диярлек волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. «Минем күңелемдә бары тик яхшылык кына, мин барысын да ихластан эшлим. Беренче көннәрдән үк сугыштагыларның хатыннарының, әниләренең, апаларының хәлен күз алдыма китереп, бу хәлләрдән үзәгем өзелде, йөрәгем яргаланды. Шуңа күрә мин, финанс ярдәмне дә кертеп, көчемнән килгәнчә ярдәм итә башладым. Әмма финанс чараларын мин ярдәм итә алырдай иң гади әйбер, дип саныйм», - диде ул.
Ирина Кузнецова – эшмәкәр. Үзенең офисында – сату салонында – маскировка челтәрләрен үрү пунктын эшләтеп җибәргән. Волонтер барлык кирәкле материалларга заказ биргән һәм үз хезмәткәрләренә игелекле эшкә кушылырга тәкъдим иткән. Әлеге тәкъдимне хуплаганнар – иреклеләр челтәрләрне буш вакытта да, эш арасындагы тәнәфес вакытларында да, хәтта ял көннәрендә дә үргәннәр.
«Кайчакта хәтта социаль челтәрләргә дә мөрәҗәгать иттек. Бары тик үтенеч белән. Миңа сезнең кулларыгыз һәм бер-ике сәгатькә генә игелек эшләргә теләгән күңелләрегез кирәк, дип тә язган идем, - дип фикерләре белән уртаклашты волонтер. – Мин һәрвакыт кабатлап әйтәм, акча – ул иң гади нәрсә. Чынлыкта исә, челтәрләрне үрү өчен безгә иң кыйммәтлесе булган вакыт таләп ителә. Әлеге эш – ул озак башкарыла торган зур хезмәт».
«Максимовта» волонтерлык пункты җитәкчесе Алсу Фазуллина да үзенә лаеклы бүләкне алган. Бу елны оешмага нигез салынуга өч ел булган. Шушы вакыт эчендә Алсу Фазуллина җитәкчелегендә 6 гектардан артык маскировка челтәре, 13 меңнән артык коры армия душы, 16 мең порция коры аш, 4 мең тегелгән әйбер, 1 мең бәйләнгән әйбер, 19 мең окоп шәмнәре җитештерелгән. Гомумән алганда, пункт волонтерлары тарафыннан 50 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыелган.
«Безнең «Максимовта»гы волонтерлык пункты 2023 елның гыйнварында барлыкка килде. Күптән түгел без өч еллыкны билгеләп үттек. Волонтерларыбыз күп эшли, нинди генә хәлләр булуга карамастан, күп вакытыбызны пунктта үткәрәбез. Һәм хәзер дә шундый ук хәл – бүләкләү тантанасыннан соң мин өйгә кереп чыктым да пунктка килдем, чөнки машиналарны төяп җибәрергә кирәк», - дип сөйләде Алсу Фазуллина.
Ул хәйриячелек белән шөгыльләнү теләгенең махсус операция башланганчы ук барлыкка килүен сөйләде. «Мин Казан илкүләм тикшеренү технология университетының инженерлык экологиясе кафедрасында доцент булып эшлим. Гадәти көннәрнең берсендә эшкә барганда көнемне планлаштырып бара идем. Һәм кинәт үземнең хәйриячелек белән шөгыльләнергә теливемне аңлап алдым», - дип искә ала волонтер.
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» волонтер отряды җитәкчесе Татьяна Петрова хәйрия эшчәнлеген 40 елдан артык мәктәп директоры булып эшләгән эше белән бергә берләштерә.
«Мин волонтерлык белән инде бишенче ел шөгыльләнәм – без әлеге эшчәнлекне 2022 елда башладык. Барысы да үзебездә эшләүче укытучыбызның улына ярдәм итүдән башланды. Мин, мәктәп директоры буларак, солдатларны урнаштыру өчен ярдәм итәргә кирәклеген аңлаттым. Шул ук елның маенда җыю пунктына алты гуманитар ярдәм машинасы җибәрә алдык, - диде әңгәмәдәшебез. – Баштарак мондый отряд юк иде: әлеге эшкә әти-әниләр, балалар, солдатлар өчен борчылып, ярдәм итәргә теләүчеләр кушылды».
Акрынлап мондый эш аерым полкларга ярдәмгә әйләнде. Хәзер Татьяна Петрова сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюны оештыру белән бергә, аны башка волонтерлар белән үзе дә шунда алып бара: «Безнең һәр сәфәребез – ул турыдан-туры элемтә һәм бик күп яңа солдатлар белән танышу мөмкинлеге. Мондый сәфәрдән кайткан саен шундый көч килә иде ки, без ярдәм итәргә кирәклеген, егетләрнең безнең ярдәмгә мохтаҗ булуларын аңлый идек».
Сугышчыларның туган йорт сагышын басу өчен, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» волонтер отряды аларга чәк-чәк тә җибәрә. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 5 тоннадан артык татар халкының милли сые пешерелгән. «Без үз чәкчәгебезне башка волонтерлык оешмаларына да юллыйбыз. Заказлар бик күп!», - диде әңгәмәдәшебез.
Аның сүзләренә караганда, алгы сызыкта туган телгә һәм Ватанга булган мохтаҗлык бик нык сиздерә. «Сугыш кырына килеп, егетләр белән татарча сөйләшә башлагач, аларның кайберләре хәтта елый башлый, әлеге күренеш күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә. Туган як белән тирән бәйләнеш һәм якынлык хисе туа», - дип фикерләре белән уртаклашты Татьяна Петрова.