Яңа Савин
районының 107 нче гимназиясендә узган балигъ булмаган балалар эшләре буенча
шәһәр комиссиясенең күчмә утырышында профилактиканың нәтиҗәлелеге һәм актуаль
мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә
профильле ведомстволар җитәкчеләре, хокук саклау органнары, мәгариф системасы
вәкилләре һәм депутатлар агымдагы вәзгыятькә анализ ясап, «риск төркеме»ндәге яшүсмерләр
белән эшне көчәйтү юлларын билгеләде.
20 ел
эчендә Казанда җинаять кылган яшүсмерләр саны дүрт тапкырга диярлек кимегән
Казан мэры
яшьләр белән эшләүдә аеруча сизгерлек таләп ителүен ассызыклады. «Балигъ булмаган
балаларның хокук бозу мәсьәләсе, мөгаен, һәрвакыт булыр инде ул. Яшүсмерләр
гаделсезлекне авыр кабул итә һәм күңелсезлекләргә кискен җавап бирә. Яшүсмерләрнең
кискен каршылыгы еш кына игътибар һәм җылылык, наз җитмәү белән бәйле яшерен
үтенеч булырга мөмкин. Яшүсмерләрнең һәрберсе үзенең чит кеше түгеллеген сизсен
өчен шартлар тудыру – безнең уртак бурычыбыз», - дип билгеләп үтте шәһәр
башлыгы мәсьәләнең мөһимлеген.
Илсур
Метшин 20 еллык статистика белән таныштырды: җинаять кылган яшүсмерләр саны
дүрт тапкырга диярлек кимегән – 2006 елда аларның саны 837 булса, 2025 елда әлеге
күрсәткеч 221 гә төшкән, мондый җинаятьләр саны өч тапкырга – 927 җинаятьтән
315 кә кадәр кимегән.
Әмма ни
кызганыч, 2024–2025 елда Казанда яшүсмерләр җинаятьчелеге янәдән арткан. Әлеге вәзгыять
Россия күләмендәге статистика белән бәйле. Күптән түгел бу хакта ил президенты
Владимир Путин Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең еллык
киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
Төп сәбәпләрнең
берсе итеп шәһәр башлыгы виртуаль чынбарлыкны атады. «Белгәнебезчә, Украина
ягыннан безнең яшүсмерләрне диверсия һәм террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүгә, шул
исәптән «колумбайн» төрендәге фаҗигале вакыйгаларга этәрүгә юнәлдерелгән махсус
үзәкләр эшли. Мондый эшнең нәтиҗәләре мәктәпләргә һәм башка уку йортларына
һөҗүм итү буенча да ачык күренә», - диде Илсур Метшин.
Күчмә
утырышта Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов, Авиатөзелеш
районының 33 нче гимназиясе директоры Фаяз Гыйззәтуллин, Эчке эшләр
министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Ринат Габитов, Татарстан Республикасында
Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, Казан прокуроры вазифаларын
башкаручы Илнур Насыйбуллин чыгыш ясады.
Киңәшмә
бүген Пермь өлкәсенең Добрянка шәһәрендә булган фаҗигале вакыйга турында фикер
алышудан башланды: утырышка берничә сәгать кала 5 нче мәктәпнең 17 яшьлек
укучысы рус теле һәм әдәбияты укытучысына мәгариф учреждениесе ишеге төбендә пычак
белән кадый. Ашыгыч хезмәтләрнең тиз килеп җитүенә, санитария авиациясе чакырылуга
карамастан, 56 яшьлек зыян күрүче алган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә җан
бирә.
«Бер генә яшүсмер дә үзен борчыган мәсьәләләр белән ялгыз калырга тиеш түгел»: Казанда яшүсмерләр өчен остазлык институты эшчәнлеген
киңәйтәләр
Киңәшмәдә
җәмәгать тәрбиячеләре институты аша авыр яшүсмерләр белән эшне көчәйтергә карар
кылынды. Шәһәрдә 2009 елдан бирле эшли торган система үзенең нәтиҗәлелеген
күрсәтә: бүген 521 остаз балигъ булмаган 688 бала белән эшли. Остазлар аларга тормышта
дөрес юнәлеш табарга һәм социаль яктан уңай яшәү рәвешенә кайтырга ярдәм итә.
Казан
мэры Илсур Метшин мондый алымны югары бәяләде, балаларны тәрбияләүдә
остазларның катнашуы һәм игътибарлылык зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады ул.
«Бу эшкә битараф булмаган кешеләр, шул исәптән депутатлар корпусы вәкилләре
кушылган урыннарда реаль нәтиҗәләр барлыкка килә. Ышаныч туа, бала үз шәхесенә
игътибар артканын сизә, еш кына гаиләнең үзендә дә уңай үзгәрешләр сизелә», -
дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Мондый
ярдәм, әлбәттә, үзен сиздерә. Аерым алганда, депутат Марсель Шәрәповның шәкертен
балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлекчәдә исәптән төшергәннәр. Депутат үз үрнәге белән укучысын дөрес юлга
бастырырга ярдәм иткән.
Казан шәһәре
Думасы депутатлары Дәлия Гайнанова һәм Ләлә Гарифуллина да, төрле яшь
төркемендәге балалар белән эшләп, бу өлкәдә активлык күрсәтә. Утырыш нәтиҗәләре
буенча Илсур Метшин депутатлар корпусына актив позицияләре өчен рәхмәт белдерде
һәм әлеге тәҗрибәне киңәйтергә тәкъдим итте.
Мэр остазлыкка
төрле өлкәдә билгеле затларны җәлеп итәргә кушты. «Һәр районда мәктәп директорлары
советы һәм актив затлар бар. Эре предприятиеләр, бизнес вәкилләре һәм
депутатлар катнашында уртак киңәшмәләр уздыру зарур. Ярдәмгә мохтаҗ һәр баланың
күзәтү астында булуы мөһим. Бер генә
яшүсмер дә үзен борчыган мәсьәләләр белән ялгыз калырга тиеш түгел», - дип билгеләде Илсур Метшин.
Җәйге ял һәм
хезмәт дисциплинасы
Аеруча
игътибарга мохтаҗ Казан балалары өчен җәйге мәшгульлек һәм ялны оештыру
мәсьәләләре комиссия утырышының тагын бер үзәк темасы булды.
Бүген шәһәр
яны лагерьларының шәһәр челтәре сакланып калу белән бергә, әлеге тармак җитди үзгәрешләр
кичерә: лагерьларда яшәү шартлары заманча уңайлылык стандартларына туры килә. Шәһәр
тарафыннан оештырылган ялларның популярлыгы арта, ел саен шәһәр яны
лагерьларында 20 меңнән артык яшүсмер ял итә. Авыр тормыш хәлендә калган
гаиләләрдәге балаларга аеруча игътибар бирелә. Әлеге балаларга билгеләнгән юлламалар
тулысынча шәһәр бюджетыннан түләнә.
Узган елны шәһәр
яны лагерьларында – 751 «авыр» яшүсмер, мәктәп
яны лагерьларында аерым якын килүне таләп итүче 2 меңнән артык бала ял иткән.
Социаль
тирәлеккә җайлашуда хезмәт бригадалары иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып кала.
Шәһәр ел саен 14–17 яшьлек яшүсмерләр өчен хезмәт һәм ял отрядлары
оештыра. 2025 елда 827 укучыга акча эшләү мөмкинлеге бирелгән, аларның яртысы –
эчке профилактик контрольдә торучы яшүсмерләр. Ведомствоара исәптә торучы 157
бала җәйне муниципаль лагерьларда үткәргән.
«Шәһәр ягыннан без барлык шартларны: мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларын,
хезмәт отрядларын, белем бирү программаларын тәэмин итәбез. Әмма җәйге чорда әти-әниләрнең
үз җаваплылыкларын аңлаулары бик мөһим. Ата-аналар эштә вакытта балаларының нәрсә
белән шөгыльләнүен, кем белән һәм кайда булуын ата-ана белергә тиеш. Бу хакта һәр
гаиләгә мәгълүмат җиткерү – безнең бурыч», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«Укытучының абруен яклау – өстенлекле эш юнәлеше»: Казан мэры мәктәпләрдә
укытучыга карата хөрмәт хисе тәрбияләргә өндәде
Психологик
мониторинг уздырганда ата-аналарның ризалыгын таләп итү мәктәпләр өчен төп каршылык
булып тора. Ата-аналарның балалары белән мондый тикшеренүләр үткәрүгә ризалык
бирмәве белгечләр өчен кайбер яшүсмерләрнең «күренми торган» булып калуына
китерә. «Социаль-психологик тест уздыру һәм медицина тикшерүләре – болар бар да закон тарафыннан беркетелгән нормалар, әмма алар ата-аналарның
ризалыгын таләп итә. Кайберләрнең ризалык бирмәүләре аркасында картина тулы була
алмый. Нәкъ менә диагностика үтмәгәннәр арасында игътибарга аеруча мохтаҗ
балалар булырга мөмкин. Бу категориядәге яшүсмерләрне югалтмау өчен безгә
өстәмә хокукый механизмнар эзләргә кирәк», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Киберҗинаятьчелек
үсеше аеруча борчу тудыра. Илсур Метшин ассызыклаганча, бүген яшүсмерләргә
виртуаль мохит белән бәйле куркынычлар яный. Моңа җавап итеп Казанда цифрлы
куркынычсызлык чаралары көчәйтелә. Шәһәрдә Башкарма комитет һәм ведомство карамагындагы
учреждениеләр белгечләреннән торган кибердружина төзелгән. Команда агарту
эшчәнлеге белән шөгыльләнә, лекцияләр һәм консультацияләр үткәрә. «Цифрлы мохиттә җинаятьчелеккә каршы көрәш комплекслы якын килүне таләп итә.
Без цифрлы гигиенаны үстерәбез һәм укучыларның хокукый грамоталылыгын
арттырабыз. Мондый кибердружиналар һәр мәктәптә эшләргә тиеш», – дип хәбәр итте Казан мэры.
Фикер алышу
барышында Илсур Метшин тагын бер кискен теманы – укытучыларга халык алдында
басым ясау очраклары ешаю мәсьәләсен күтәрде. Мэр фикеренчә, нигезсез тәнкыйть
һәм укытучыларны эзәрлекләү белем бирү системасының абруен какшату белән бергә,
мәктәп бергәлегенә зыян китерә. «Килеп чыккан низагларның һәрберсен объектив чишәргә
кирәк, әмма без үз позициябездә нык торырга тиеш: укытучыга басым ясарга
ярамый. Мәктәпнең абруе гаиләдә тәрбияләнергә тиешле укытучыга хөрмәттән башлана»,
- дип белдерде шәһәр башлыгы.
Очрашуга
нәтиҗә ясап, мэр балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны булдырмый
калу – бик катлаулы дисциплинар бурыч, дип ассызыклады. Барлык профильле
ведомстволарның системалы һәм координацияле эше ярдәмендә генә җинаятьчелек
дәрәҗәсен киметүгә ирешеп була. «Балаларның мәнфәгатен күздә тотып, бары тик
уртак тырышлык белән генә без агымдагы вәзгыятьне җайга сала алабыз», - дип сүзен
йомгаклады Илсур Метшин.