
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Казан мэры Илсур Метшин яшүсмерләр белән «Зурларча сөйләшү» үткәрде. Ике сәгатьлек очрашуда мэр 50гә якын сорауга җавап бирде. Сораулар төрле өлкәләргә: карьерадагы беренче адымнар һәм сәләтләрне үстерү өчен мөмкинлекләр киңлеге, иҗтимагый транспорт вәзгыяте һәм шәһәр инфраструктурасын үстерү стратегияләре мәсьәләләренә кагылды. KZN.RU порталы очрашуның күңелле мизгелләрен тәкъдим итә. Яшүсмерләр белән аралашуны Россиянең «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр оешмасы оештырды.
Казан мэры белән очрашуга 300 дән артык укучы килде. Конференц-зал тулы – аяк басар җир калмаган иде. Яшүсмерләр кызыксындырган сорауларын плакатларга язып әзерләделәр.
– Монда чын-чынлап иң батыр һәм зирәк укучылар җыелган. Очрашуда катнашырга вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт. Нинди генә өлкәдә булмасын, уңыш – ул җитди, авыр һәм җаваплы эш. Бу юл балачактан ук башлана: кемдер ишегалдында дуслар төркемен җитәкли, кемдер футбол яки хоккей командалары капитаны буларак уңыш тарихын башлап җибәрә. Нәкъ балачакта без киләчәк тормышыбызның кайсы тарафка илтүенә, безне нинди мөмкинлекләр көтүенә нигез салабыз. Шуңа күрә бүген бу залда бүгенге һәм киләчәк лидерларыбыз җыелганын беләм. Сез – шәһәребезнең әйдәп баручылары, алдынгы җитәкчеләре, шәһәребезнең, республикабызның, илебезнең тормышын алга таба үстерүдә мөһим урынны алып торучы яшьләребез», – дип сәламләде укучыларны Илсур Метшин.
Мэр эше турында
Шәһәр башлыгының күзе «Мэр буласым килә» дип язылган плакатка төште.
– Әһә, мэр буласым килә, аңлашылды, – дип әйтте Илсур Метшин. – Микрофонны бу плакатның хуҗасына тапшыруыгызны сорыйм. Я, егет, мэр эшен син ничек күзаллыйсың? Әйтеп бир әле, аннары мин үз тәҗрибәм турында – совет администрациясендә беренче эш көнемнең ничек үтүен сөйләрмен.
Микрофон 139 номерлы гимназиянең укучысы Андрей кулында иде.
– Минемчә, мэр эше, – беренче карашка, бик кызыклы эш, ул даими очрашулар, зур чаралар, карарлар кабул итү белән тулы, – дип сүзен башлады укучы егет. – Әмма икенче яктан караганда, бу эш катлаулы һәм «коры» эшкә охшаган: мөһим карарлар кабул итү һәм имзалау, юридик һәм сәясәт мәсьәләләрен чишү, күптөрле документларны уку, кануннарны өйрәнү, кәгазьләр тутыру… Бу эш атнасына җиде көн һәм тәүлек буена уяу булуны таләп итә. Кайбер чаралар кызыклы уза, кайберләре вакытны суза. Ләкин бу дәрәҗә мине җәлеп итә. Мин киләчәк тормышымны муниципаль идарә белән бәйләргә теләр идем. Ә сез мэр булырга теләгән яшьләргә нинди киңәшләр бирә аласыз?
– Соравыгыз өчен рәхмәт, Андрей. Мин сезгә үземнең беренче эш көнем турында сөйләп китәм. Бу 1993 ел иде, илдә дефицит вакыты. Кем бу сүзнең нәрсә аңлатканын белми икән, ул – бик бәхетле кеше (көлә). Шул елларда хакимияттә эшләү дәрәҗәле булу, мул яшәү буларак кабул ителә иде. Мин беренче тапкыр җитәкчеләр, аларның урынбасарлары җыелган киңәшмәгә кердем. Алар янында мин – әлегә тормыш күреп өлгермәгән 24 яшьлек, башлап килүче юрист. Җыелышның темасы «Кышка әзерлек» дип атала иде. Катнашучылар әлеге темага карата докладларын тәкъдим иттеләр, вәзгыятьне чишү буенча үз фикерләрен аңлаттылар. Шунда мин безнең йортлардагы җылылыкның үзеннән-үзе барлыкка килмәвен, ә профильле оешмаларның бергә тату эшләвеннән, җир астындагы иске торбаларны вакытында яңаларына алыштыру кирәклегеннән, кайвакыт махсус материалларның җитмәвен тиз хәл итә белүдән, җитәкчеләрнең даими күзәтчелегеннән гыйбарәт икәнен аңладым. Күпчелек очракта шәһәрлеләр батареяларда җылылык булуның бу кадәр катлаулы процесс икәнен күз алдына да китерә алмый. Шуңа күрә безне мин футбол матчындагы хөкемдарлар дип атар идем: безнең барлыкны сизмиләр, әмма уен кагыйдәләр буенча барырга тиеш. Уңышлы нәтиҗә – халыкның уңайлы тормыш артында күпме эш һәм көч торганын белмичә кәнәгать булып яшәве.
Мэриядәге һөнәрләр турында
37 номерлы гимназиядә укучы Ренатаның соравы:
– Мэриядә кайсы өлкәләрдә кадрлар кытлыгы бар һәм бу һөнәрләргә яшүсмерләрне ничек җәлеп итә аласыз? – Барлык өлкәләрдә дә осталар кирәк. Тәҗрибәгезне мэриядән башлыйсызмы яисә шәхси оешмаданмы – бу мөһим түгел. Иң мөһиме – сезнең тырышлыгыгыз. Әгәр сезгә әти-әниегез, укытучыларыгыз берәр бирем кушса, аны төгәл үтәү турында гына уйламагыз, ә тагын да яхшырак эшләргә, бәлки башка җаен табарга тырышыгыз. Әйдәп баручылар һәрвакыт аларга иярүчеләргә караганда күбрәк эшләргә, тырышырга, белергә тиеш. Шушы күнекмәләрне бала чактан ук үстерергә кирәк, һәм сезгә киләчәктә уңыш елмаячак. Тырыш, максатчан белгечләрне мэриядә генә түгел, ә башка оешмаларда да һәрвакыт көтәләр.
Мэрның суперсәләте турында
94 номерлы гимназиядә укучы София Никишина соравы:
– Илсур Рәисович, Казаныбыз тагын да үссен, яхшырсын өчен сезгә нинди суперсәләт кирәк?
– Әгәр дә минем үземә берәр суперсәләт өстәү мөмкинлегем булса, мин бөтен илләрдәге сугышларны туктату, дөньяда тынычлык урнаштыру сәләтен арттырыр идем. Планетабыз искиткеч матур, бай, ә кеше тормышы бик кыска. Нигә без аны сугышларга әрәм итәбез? Рәхәтләнеп, тынычлыкта яшәүгә ни җитә? Шуңа күрә мин бары тик дөньяда тынычлык булуын телим.
Спорт мәйданнары
12 мәктәптән Артемий Галанин соравы:
– Мин Восстание урамында яшим һәм безнең районда спорт мәйданнары җитмәвен беләм. Үзем спорт белән шөгыльләнергә бик яратам һәм даими күнегүләр ясыйм. Илсур Рәисович, заманча җиһазланган яңа спорт мәйданчыклары төзеләчәкме?
– Бу бик яхшы сорау, Артем. Арабызда шәһәребезне кайгыртучы яшьләр булуы шатландыра. Дөресен әйткәндә, озакламый Восстание һәм Серов урамнары киселешендә «Тасма» стадионы базасында «Җәядән ату үзәге» ачылачак. Әлеге күпфункцияле комплекста футбол уйнарга да, җәядән атарга да, башка спорт төрләре белән шөгыльләнергә дә мөмкин булачак. Дөресен әйткәндә, Казаныбыз – спорт шәһәре, безнең 647 спорт объектыбыз эшли – саннар буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән генә калышабыз.
Кыю проектлар турында
8 нче мәктәптән Камилла Галиуллина соравы:
– Әгәр дә сезнең кулыгызда чикләнмәгән бюджет булса, шәһәребездә нинди кыю проектны тормышка ашырыр идегез?
– Мин иҗтимагый транспортны түләүсез итәр идем. Дөньяда уңышлы мисаллар бар инде, мәсәлән, Таллин, Люксембург, Белгород. Бу шәһәрләрдә транспортка чыгымнарны туристлар агымы ярдәмендә каплыйлар. Әлбәттә, башка бизнес өлкәләреннән дә ярдәм күрсәтелә, әмма бу бик көчле экономик проект. Шәһәрлеләрнең күп очракта иҗтимагый транспорттан файдалануы юлларда шәхси автомобильләр санын киметү мөмкинлеген бирә. Бу, үз чиратында, халык уңайлылыгына һәм шәһәр экологиясенә кертем булып тора.
Экология турында
180 номерлы гимназия укучысы Арслан Панакшин соравы:
– Казан шәһәрендә күбрәк яшел зоналар булдыру кирәкме?
– Берничә ел элек бездән шәһәрегездә күпме яшел үсентеләр барлыгын беләсезме, дип сорадылар, һәм мин тулы тикшерү үткәрергә куштым. Нәтиҗәдә, шәһәрдә 300 мең автомобиль, 220 мең агач барлыгын белдек. Машиналар санының күбрәк булуы яшеллекне арттырырга көчле этәргеч булды. Без «Яшел рекорд» проектын эшләтеп җибәрдек һәм агачлар утырттык. Хәзер агачлар саны 647 меңгә җитте. Бүгенге көндә миллионлы шәһәрләр арасында яшелләндерү проекты буенча без алдынгылар рәтендә. Әгәр сезнең һәрберегез берешәр агач утыртса, мохитебез тагын да яшелләнә, һавабыз чистарачак. Бу гамәлгә әти-әниләрегезне, туганнарыгызны да җәлеп итегез. Килештекме?
Һөнәр сайлау турында
133 номерлы лицей укучысы Энҗе Шәйхетдинова соравы:
– Казанда 5–15 елдан перспективалы белгеч булу өчен, хәзер нинди юнәлешне үзләштерергә киңәш итәр идегез?
– Һөнәр сайлау – бик җаваплы адым. Бер яхшы әйтем бар: «Күңелең кушкан эшне сайла, һәм син гомереңдә бер көн дә эшләмәячәксең». Яраткан эшең белән шөгыльләнсәң, ул иҗат итү һәм яңа идеяләрне чынга ашыру өчен һөнәри киңлеккә әверелә. Шуңа күрә үзегезгә нәрсә ошый, сезне нәрсә илһамландыра, шул юнәлешләрне үзләштерергә тырышыгыз, чөнки чын-чынлап үз һөнәрен яраткан һәм даими шул өлкәдә үз тәҗрибәсен үстереп торган белгеч һәрвакыт кирәк.
Мәктәпләрдәге эзәрлекләүләр турында
71 мәктәп укучысы Шәүкәт соравы:
– Илсур Рәисович, сезнеңчә мәктәпләрдә эзәрлекләү һәм кыерсыту вәзгыятен ничек хәл итәргә була?
– Шәүкәт, мөһим теманы күтәргәнегез өчен рәхмәт. Күптән түгел мәктәп директорлары белән шушы вәзгыять турында сөйләшкән идек, аны ничек хәл итү юлын табу турында фикерләр алыштык. Әмма минем сезнең фикерегезне ишетәсем килә. Нәрсәдән агрессив тәртип барлыкка килә? Нәрсә җитми яшьләргә? Нигә алар һәрвакыт һөҗүм итәргә торалар? Һәм махсус техник күзәтүдән башка ничек бу вәзгыятьне тыеп була?
– Минемчә, турыдан-туры сөйләшүләр җитми. Менә бүгенге очрашу кебек даими аралашулар кирәк. Низагларны көч кулланып түгел, ә ачыктан-ачык ошамаган әйберне әйтеп, фикерләшеп, урталыкны табып хәл итәргә була.
– Килешәм. Әгәр дә сезнең мәктәбегездә бар мәсьәләләрне дә әңгәмә аркылы чишәләр икән, әйдәп баручы укучылар белән вәзгыять хакында сөйләшегез, тәҗрибәгез белән, билгеле очраклар белән уртаклашыгыз. Аннары безгә үз тәкъдимнәрегезне һәм киңәшләрегезне җиткерерсез – без аларны тормышта кулланырга тырышачакбыз.
Аттракционнар паркы турында
Күп кенә катнашучыларны элеккеге «Кырлай» паркы урынында яңа аттракционнар паркы ачылачакмы дигән сорау борчыды.
– «Кырлай» паркы урынында алмашка яңа ял итү киңлеге булачакмы яки башка төзелеш көтеләме?
– Яңа парк турында карар кабул ителде инде. Хәзерге вакытта шәхси ширкәт аның проектын эшли. Әлеге киңлек Җиңү паркыннан алып элеккеге «Кырлай» паркы урынына кадәр сузылачак. Аттракционнар саны да күпкә артачак. Парк төзелеп беткәнче без сезне Кремль яр буендагы «Елмай» паркында көтеп калабыз.
«Зурларча сөйләшү» Россиянең «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр оешмасы тарафыннан үткәрелә. Элегрәк Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев белән очрашулар узган иде. Проектның максаты – яшүсмерләргә кызыксындырган сорауларын җиткерергә, ә хакимияткә аларның ихтыяҗларын яхшырак аңларга мөмкинлек бирү.