Казанда шәһәрнең
тарихи өлешендә верандалар урнаштыру буенча таләпләр һәм тәкъдимнәр каталогы
эшләнде. Ул объектларның зурлыгы һәм төсләре
буенча ачык һәм үтәкүренмәле таләпләр җыелмасын, аз хәрәкәтләнүче шәһәрлеләргә
йөрү мөмкинлеген, якындагы киртәләрдән чигенүне, чын үсемлекләр куллануны үз
эченә ала. Шулай ук эчке ишегалларында җәйге кафеларны урнаштыру каралган. Яңа
кагыйдәләр эшмәкәрләр белән очрашуларда карап тикшерелгән һәм нәтиҗәдә
каталог форматында кабул ителгән – мәгълүмат рестораннарга җиткерелган.
Казан мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә Шәһәрне
үстерү институтына һәм архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә уртак
эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Гомуми һәм бертөрле таләпләр эшне тәртипкә
сала, эшмәкәрләргә шәһәрнең нәрсә күрергә теләвен аңлауны җиңеләйтә. Әлбәттә,
кагыйдәләр бердәм һәм үтәкүренмәле булганлыктан, бизнес вәкилләре лаеклы, яхшы
эшләр һәм таләпләрне үтәр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин кушуы буенча каталог нигезендә эшләүчеләр
верандаларны берьюлы өч елга урнаштыру турында бушлай килешү төзи алачак.
Гомумән, мондый ярдәм чарасы – объектларны түләүсез урнаштыру – инде дүртенче
ел гамәлдә. Бу вакыт эчендә Казанда верандалар саны өч тапкыр арткан. 2024 елда
мондый объектлар саны 110 дан 150 гә кадәр артачак, дип җиткерде кулланучылар
базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов.
«Быел рестораннар һәм кафелар өчен җәйге верандаларны
бушлай урнаштыру кебек ярдәм чарасын кабат озайтачакбыз. Алар шәһәрне бизәп
торалар, бу республика башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен, туристлар
агымы өчен зур уңайлык. Бердәм таләпләр һәм тәкъдимнәр эшмәкәрләргә ярдәм
итәчәк, верандалар шәһәрне бизәсен иде», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Руслан Фазылҗанов билгеләп үткәнчә, кагыйдәләрне
үтәмәү килешүне өзүгә китерергә мөмкин. «Без сыйфатлы һәм лаеклы җәйге
террасалар булдыруга өметләнәбез, анда шәһәрлеләр һәм кунаклар да күңелле вакыт
үткәрә алсын иде», – дип өстәде спикер.
Шәһәр мэры эшмәкәрләргә верандаларның нинди булырга
тиешлеген күрсәтү өчен район администрацияләре башлыклары катнашында күчмә
чаралар уздырырга кушты. «Бу юк-бар әйберләр түгел, бу шәһәр бизәге, уңайлык.
Халыкара вакыйгалар белән бәйле җәйге туристлар агымы буенча зур бурычлар тора,
шуңа күрә моңа җаваплы карарга кирәк», – дип йомгак ясады Илсур Метшин.