ТР башкаласының җәмәгать транспорты Ураза гаете көнендә 5:00 сәгатьтә эшли башлаячак
Денис Гордийко
Маршрутлары мәчетләр аша уза торган
җәмәгать транспорты 10 нчы апрельдә 5:00 сәгатьтә йөри башлаячак. Бу Ураза
гаетен бәйрәм итү белән бәйле, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә иҗтимагый
оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илгиз
Сарманов.
Мәчетләрдә бәйрәм чаралары 6:30 да Коръән укудан башланачак. Ә 13:00 сәгатьтә шәһәр халкын Иске Татар бистәсендә һәм Кремль яр буенда (ТР Милли
китапханәсе янында) көтеп торачаклар, анда концертлар, мастер-класслар,
хәләл-маркетлар һәм фуд-корт оештырыла.
Җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен барлык оператив
хезмәтләр җәлеп ителәчәк.
«Хокук саклау органнарыннан дин тотучыларның
иминлегенә зур игътибар бирүләрен сорыйм», – дип йөкләде мэр Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, ТР рәисе указы нигезендә 10 нчы апрель – эшләми торган бәйрәм
көне. Иртәгә казанлыларның эш көне яки сменасы бер сәгатькә кыскарачак.
Юлия Летникова