2021 елда «Казан –
ташландык хайваннарсыз шәһәр» проектын гамәлгә ашыру башланганнан бирле
Татарстан башкаласында йортсыз этләр белән булган вакыйгалар һәм халыкның
агрессив хайваннар турында мөрәҗәгатьләре саны өчтән бер өлешкә диярлек
кимегән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Казанда 2021-2023 елларда 12 213 йортсыз эт
стерильләштерелгән һәм вакцинацияләнгән
«Өч ел элек без «Казан – ташландык хайваннарсыз шәһәр»
проектын тормышка ашыра башладык. Башлаган эшебез бик мөһим – әлеге мәсьәләне
шәһәрлеләр үзләре күтәрде. Без яшәргә теләгән төзек һәм уңайлы шәһәрдә йортсыз
хайваннарга урын булырга тиеш түгел. Кем өчендер хайваннар тарафыннан 1300 дән
артык тешләү очрагы зур сан кебек тоелырга мөмкин, бу безнең өчен дә бик күп.
Ләкин озак вакыт без 4 мең санында тордык. Бүгенге күрсәткечләр оптимизм уята,
без йортсыз хайваннар белән эшләү буенча дөрес юлда», – дип ышандырды Казан
мэры Илсур Метшин.
2021-2023 елларда этләрне тоту, стерильләштерү,
вакцинацияләү һәм иреккә җибәрү программасы аша 12 213 эт үткән. Иң күп
хайваннар элеккеге яшәү урыннарына кайтарылган, 972 эт яңа хуҗа тапкан, тагын
449 ы агрессив дип танылган һәм приютта яшәвен дәвам итә.
«Казанда заказчының – шәһәр Башкарма
комитетының ТКХ комитеты һәм җәмәгатьчелек контроле астында этләрне
тоту, стерильләштерү, вакцинацияләү һәм иреккә җибәрү программасы буенча
чаралар үтәлә. Электрон конкурс нәтиҗәләре буенча этләр тоту, хайваннарны приютка
һәм кире юнәлештә ташу, приютта карап тоту, вакцинацияләү һәм стерильләштерү
өчен подрядчыны сайлап алалар. Ел саен бу максатларга 35 млн сумга якын акча
бүлеп бирелә, шул исәптән агрессив дип танылган хайваннарны тотуга», – дип
хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин. Тотылган хайваннар турында мәгълүмат иске
хуҗаларны табу һәм яңа хуҗаларны эзләү өчен «Зооцентр» ҖЧҖ сайтында, шулай ук
«ВКонтакте» һәм Telegram битләрендә урнаштырыла, дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш, республика ветеринария идарәсе «Зооүзәк»
ҖЧҖ белән берлектә ялларда алдан игълан ителгән адреслар буенча йорт
хайваннарын бушлай вакцинацияләү һәм стерильләштерүне оештыра. Акция
башланганнан бирле 870 мәче һәм эт стерильләштерелгән, 50 меңнән артык хайван
котыру авыруына каршы вакцинация узган. «Соңгы акция бу ял көннәрендә Салмачыда
үтте. Нәтиҗә – 2365 хуҗалык этенә һәм 1497 мәчегә котырудан прививка ясалды», –
дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
2023 елда хайваннар тарафыннан 1372 тешләү теркәлгән,
ә проект башында аларның саны 1971 булган.
«Хәлнең яхшыруын башка саннардан да күреп була.
Казанда йортсыз хайваннар турында мөрәҗәгатьләр саны өчтән бер өлешкә кимегән.
Кешеләрне әлеге тема борчымый башлаган дип уйларга нигез юк, хәл яхшы якка
үзгәрә. «Казан – ташландык хайваннарсыз шәһәр» проекты күп векторлыга әйләнгәч,
үзгәрешләр нык сизелә башлады. Мәктәпләрдә белем бирү чараларын башлап җибәрдек,
ә паркларда бушлай йорт хайваннарын стерильләштерүгә керештек. Этләрне йөртү
өчен мәйданчыклар булдыра башладылар, халык белән әлеге теманың мөһимлеге
турында даими сөйләшүләр алып барыла», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Мәгариф учреждениеләрендә «Казан – ташландык
хайваннарсыз шәһәр» проектының лекцияләр циклы дәвам итәчәк
Шәһәрнең балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә, шулай
ук өстәмә белем бирү учреждениеләрендә проект кысаларында «Дүрт аяклы
дәресләр», «Биоэтика», «Без кулга ияләштерелгән җан ияләре өчен җаваплы»,
«Игелек дәресләре» программалары кертелгән. Дәресләрдә балаларга җан иясе өчен
җаваплылык турында сөйлиләр, шулай ук алар Казан приютындагы хайваннарга ярдәм
итәләр.
Шәһәрдә «Дуслык тәпие» грант конкурсы үткәрелә. Шул
рәвешле, номинацияләрдә җиңүчеләр 200 мең сум, ә призерлар үз проектларын
гамәлгә ашыру өчен 50-150 мең сум ала. Соңгы елларда шәһәрдә сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен канистерапия, «Яшь кинолог» түгәрәге, «Яңа
гына эт тота башлаучы мәктәбе», төрле медиапроектлар һ.б. үткәрелгән.
«Казанда өченче ел рәттән «Яшь кинолог» түгәрәге
үткәрелә. «Игелекле Казан» системасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән
балалар белән профессиональ кинолог һәм педагог Дмитрий Дудкин һәм махсус
өйрәтелгән лабрадор эт Цента канистерапия белән шөгыльләнәләр», – дип хәбәр
итте Искәндәр Гыйниятуллин.
Шәһәр мэры мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризвановка
әлеге юнәлештә эшне дәвам итү теләге белән мөрәҗәгать итте. «Балаларыбыз моңа
аңлы рәвештә карасын өчен, мәктәпләрдә лекцияләр циклы үткәрергә кирәк. ММЧ аша
басмалар һәм тапшырулар циклы әзерләнергә тиеш. Дүрт аяклы бүләкләргә аңлы
рәвештә якын килсеннәр өчен, тагын бер тапкыр ата-аналарга, әби-бабайларга
мөрәҗәгать итәбез. Проект үзе 2026 елга кадәр исәпләнгән. Без тагын да яхшырак
нәтиҗәләр алырбыз дип өметләнәбез», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин.
Булачак эт хуҗалары өчен шәһәр паркларында һәм
скверларында кинологлар белән очрашулар уза. 2021 елдан башлап 500 дән артык
казанлы хайваннарның үз-үзләрен тотышын өйрәнгән, шулай ук аларның төп
ихтыяҗларын һәм тәрбия нигезләрен тикшергән.
Шәһәр проекты 2021 елның августында старт алды һәм
2026 ел ахырына кадәр исәпләнгән. Казан урамнарында этләр санын бер меңгә кадәр
киметү планлаштырыла, алар стерильләштерелергә, вакцинацияләнергә һәм чип яки
алынмый торган тамгалы булырга тиеш. Елына хуҗасыз хайваннар белән булган
очракларны (тешләү, агрессия) 200 дән арттырмау проектның тагын бер максатчан
күрсәткече булып тора.