Быел Казанның Совет районында этләрне йөртү һәм өйрәтү мәйданчыгы барлыкка киләчәк
Денис Гордийко
Татарстан
башкаласында шәһәр башлыгы кушуы буенча соңгы 2,5 елда этләрне йөртү һәм өйрәтү
өчен өч мәйданчык төзелде. Яңа территорияләр
Салават Күперендә, Светлая Долинада һәм Космонавтлар урамындагы 57 нче йорт
янында барлыкка килде. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Бүгенге көндә шәһәрнең Совет районындагы Заря урамында
тагын бер мәйданчык кирәк. «Хөрмәтле Илсур Рәис улы, быел Заря урамындагы
скверда мәйданчыкны төзекләндерү проектына ярдәм итүегезне сорыйм. Проект
эшләнде, смета бар, урын әзер. Эт хуҗалары анда мәйданчыкны бик көтәләр», – дип
мөрәҗәгать итте Искәндәр Гыйниятуллин.
Казанда этләрне йөртү һәм өйрәтү өчен барлыгы 19
төзекләндерелгән территория эшли. Алар шәһәр парклары һәм скверлары
территориясендә урнашкан.
«Заря урамындагы мәйданчыкка килгәндә, бернинди каршылык
та юк. Район башлыгы һәм финанс идарәсе белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе
исеменә тәкъдим әзерләүне сорыйм», – дип хуплады проектны Илсур Метшин.