Шәһәрне санитар чистарту буенча 1 нче апрельдә старт алган икеайлык кысаларында Казан территориясеннән 25 мең кубометрдан артык калдык инде чыгарылган, 300 гә якын ишегалды тәртипкә китерелгән. Бу атнада шәһәрне чүптән арындыру буенча эшләр көчәйтеләчәк – җыештыруга төрле милек формасындагы предприятиеләр хезмәткәрләре һәм казанлылар кушылачак. Болар хакында аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Казанны санитар чистартуны дәвам итәбез. Без барыбыз чиста һәм төзек башкалада яшәргә телибез. Нәкъ менә өмә шәһәрне санитар чистарту буенча икеайлыкка көчле темп бирәчәк. Аңардан соң Казан күзгә күренеп үзгәрәчәк», – диде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Беренче этапта шәһәрне санитар чистартуга торак-коммуналь хуҗалыкның подрядчы оешмалары һәм урам-юл челтәрен карап тоту буенча предприятиеләр вәкилләре җәлеп ителгән. Ике атна эчендә алар 8 млн кв.м юлны чистарткан, 38 км озынлыктагы коймаларны, 400 гә якын тукталыш павильонын, 9,8 меңнән артык юл билгесен һәм 79 светофор объектын юган. Шулай ук 1,5 меңнән артык тышкы яктырту баганалары чистартылган.
«Урам-юл челтәре объектлары, ишегаллары һәм сәнәгать предприятиеләре территорияләре, шулай ук гараж кооперативлары, сәүдә объектлары – фасадлардан һәм коймалардан башлап, янәшәдәге участокларга кадәр игътибар үзәгендә. Моннан тыш, шәһәрдә рөхсәтсез чүплекләр һәм чүп өемнәре бетерелә», – дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.
ТР башкаласында гомумшәһәр өмәсе 20 нче апрельдә узачак. Беренче чиратта сулыкларның яр буе зоналары һәм урман полосалары чистартылачак. Хәзер оештыру чаралары үткәрелә: җыештырылачак территорияләр исемлеге билгеләнгән, кирәкле инвентарь һәм техника әзерләнә.
Юлия Летникова