Язгы чорда Казанда агачларны санитар кисү башлана. Шәһәр мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә профилактик чаралар уздыру көннәрендә киселгән агач калдыкларын үз вакытында чыгару кирәклеге турында искәртте. ТР башкаласы башлыгы әлеге төр эшләрнең үтәлешен контрольдә тоту системасын булдырырга йөкләмә бирде.
«Без Шәһәрне үстерү институты белән бу эшне үткәрдек, белгечләр җәлеп иттек, укулар оештырдык. Район администрацияләре башлыклары, төрле хезмәтләр җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары кушылды. Мин, нәрсәгә өйрәндек, шуларның барысын да тормышка ашырырга кирәк, дип саныйм. Әлеге эшләрне башкаруны контрольдә тоту формасын табу зарур. Кисү эшләрен уздырганнан соң, җилнең туздыруын көтмәскә, бөтен калдыкларны үз вакытында чыгарырга кирәк», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Мэр яңа алымнарны гамәлгә кертү эшен активлаштыру мөһимлеген билгеләп үтте. «Мин яңа белемнәрнең теориядә генә калмавына шат. Без аларны, бу өлкәдә иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп, сезон арасында гамәлгә ашырырга тырышабыз. Мәсәлән, Котельников скверында бүгенге көндә төзекләндерү эшләре башланды. Анда агач кәүсәләре эшли торган техника зарар китермәслек итеп сакланган. Без мондый гади алымнарны төзекләндерү предприятиеләрендә гамәлгә кертү өчен еллар сарыф итәргә тиеш түгел», – дип өстәде ул.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев сүзләренә караганда, агымдагы елда консультацияләргә һәм кисәтүләргә профилактик визитлар һәм күрсәтмәләр өстәлгән. Нигездә, хокук бозулар әйләнә-тирәдәге территорияләрне, шул исәптән йорт яны участокларын тиешенчә карап тотмау белән бәйле. Төзекләндерү кагыйдәләре буенча, ишегалларын җыештыру көн саен 8:00 сәгатькә тәмамланырга тиеш, аны шулай ук көн дәвамында башкару зарур. Таләпләр, беренче чиратта, барлык торак оешмалары, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары эшенә кагыла.
Квартал эчендәге территорияләрне, гараж кооперативлары һәм бакча җәмгыятьләре янәшәсендәге җирләрне дә тәртипкә китерү мөһим. Бу урыннарның чисталыгы өчен җаваплы затлар юк, шуңа күрә аларны район администрацияләре башлыклары үз күзәтүе астына алырга тиеш.
Контейнер мәйданчыкларын шулай ук үз вакытында җыештыру һәм ремонтлау, белдерү кәгазьләреннән чистарту зарур. Гыйнвар һәм февраль бураннары вакытында ишегалларыннан һәм башка территорияләрдән каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы бозылды, шуңа бәйле рәвештә калдыкларның бер өлеше таралып бетте, нәтиҗәдә алар кар астында калды. «Хәзер мондый «умырзаялар»дан арыну өчен өстәмә көч таләп ителә», – дип шәрехләде вазгыятьне Наил Минвәлиев. Ул контейнерларны юлларда, тротуарларда һәм газоннарда урнаштыру тыелуын искәртте. Узган җәйдә чүп җыю урыннарын тиешенчә карап тотмауның 59 очрагы теркәлгән.
Спикер, квартал эчендәге юлларны һәм тротуарларны рөхсәтсез ябу тыела, дип тә өстәде. Мондый гамәлләрне шәһәрнең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә килештерергә кирәк. Тышкы реклама проектларын раслаганда да әлеге идарә белгечләренә мөрәҗәгать итү зарур. Узган ел ТР башкаласында элмә такталарның 76% ы паспортсыз урнаштырылган яки анда күрсәтелгән таләпләргә туры килмәгән.
Теләсә нинди милек төрендәге җир кишәрлегендә урнаштыру планлаштырыла торган сәүдә объектларының дизайн-проектлары шулай ук шәһәрнең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә килештерелә. Эшмәкәрләр еш кына товарны һәм җиһазларны тротуарларга урнаштыра, шуның белән бүлеп бирелгән территориянең чикләрен бозалар, дип билгеләп үтте Наил Минвәлиев.
Төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә юллар буйлап урнашкан биналарның фасадларын сәнгатьчә яктырту күздә тотыла. Узган ел керү төркемнәрен эксплуатацияләү буенча хокук бозулар саны 5,5 тапкыр арткан.
«Тагын бер мәсьәләгә аерым тукталам: шәһәрдә түбәдән агып төшүче сулар җәяүлеләргә һәм җәяүлеләр зоналарына эләгә. Моны кисәтү өчен биналар, корылмалар түбәләрен суны җәяүлеләр юлыннан читкә чыгаручы җайланмалар белән җиһазландыру зарур», – дип ассызыклады идарә җитәкчесе.
Наил Минвәлиев хәбәр иткәнчә, хәзер Казанда 122 төзелеш мәйданчыгы исәпләнә һәм алар мониторинглана. Барлык объектлар да тотрыклы типлаштырылган коймалар белән әйләндереп алынырга, төзелеш коймасы артында 50 метр радиуста чүп-чар булмаска тиеш.
Камилә Вилданова