Татарстанда беренче өч катлы транспорт чишелеше Казандагы Горький боҗрасы урынында барлыкка киләчәк. Бүгенге көндә юл чишелешенең гомуми әзерлеге 78% ны тәшкил итә, шул ук вакытта Горький шоссесын реконструкцияләү ахырына якынлаша – аның әзерлеге төрле участокларда 60 тан 80% ка кадәр бәяләнә. Магистральне киңәйтү буенча барлык эшләрне ноябрьдә төгәлләү планлаштырыла. Бүген Казан мэры Илсур Метшин реконструкцияләнә торган трассаны урынга чыгып тикшерде.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, магистральне реконструкцияләү ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Эшләр тәмамлангач, М7 трассасыннан Музыкальная урамына кадәрге 11,5 км озынлыктагы юл участогының үткәрү сәләте якынча ике тапкыр – сәгатенә 11 мең автомобильгә кадәр артачак.
«2022 елда Горький шоссесы тар «бугаз»га әверелде, аның аша сәгатенә алты меңнән артык машина уза иде. Халык хәтта эш көннәрендә дә бөкеләрдә утырды. Салават Күперендә яшәүчеләрдән һәм Яшел Үзән юнәлешенә таба баручылардан гадел шикаятьләр алдык. Нәтиҗәдә республика рәисенә мөрәҗәгать иттек, һәм Рөстәм Нургалиевич безне хуплады. Аның булышлыгыннан һәм федераль ярдәмнән башка дистә еллар буе хыялланган нәрсәләрне тормышка ашыра алмас идек. Бүгенге көндә реконструкция 11,5 километр озынлыктагы трассада актив фазада алып барыла. Эшләр төрле процентта башкарылган, әмма, тулаем алганда, аларны ноябрьдә тәмамлый алачакбыз дигән ышаныч бар», – диде Илсур Метшин.
Магистральне өчтән алты полосага кадәр киңәйтү нәтиҗәсендә автомобиль трафигы ике тапкырга артачак, аны Киров районы, Салават Күпере, Залесный һәм Юдинода яшәүче 140 мең кеше тоя алачак, дип ассызыклады ул.
«Горький шоссесы – Казан өчен мөһим транспорт артериясе. Без башкалада һәм республикада беренче тапкыр өч катлы юл чишелеше проектын гамәлгә ашырабыз. Заманча технологияләр кулланабыз, эшләр дә куркынычсызлык таләпләре нигезендә алып барыла. Биредә җәяүлеләр өчен барлыгы сигез җир асты һәм җир өсте кичүе, трасса буйлап велосипедчылар юллары барлыкка киләчәк», – диде мэр.
Горький боҗрасы урынында төзелә торган өч катлы чишелешнең җир асты өлешендә эшләр төгәлләнгән диярлек. Бүгенгә тоннель өлештә монолит эшләр башкарылган һәм терәк диварлар күтәрелгән, эстакада астына терәкләр һәм күпернең торык конструкциясе урнаштырылган, канализация-насос станциясе төзелгән.
Гомумән алганда, Горький шоссесында барлыгы биш җир өсте һәм өч җир асты җәяүлеләр кичүе булачак. Бер җир өсте кичүе реконструкцияләнгән, өч борылыш элмәге, бер тоннель һәм бер эстакада төзелгән.
Бүген өч яңа җир асты җәяүлеләр кичүенең берсе әзер диярлек, икесендә бизәү эшләре бара. Җир өсте конструкцияләрен башта җирдә җыялар, шуннан соң аларны терәк җайланмаларга урнаштыралар. Өч яңа җир өсте җәяүлеләр кичүе Фрунзе урамындагы 3 нче, 19 нчы йортлар һәм Фрунзе белән Коләхмәтов урамнары киселешендә барлыкка киләчәк. Аккош күле янында урнашкан бер җир өсте кичүе хәзерге вакытта төзекләндерелә.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сүзләренә караганда, инженерлык коммуникацияләрен (суүткәргеч, канализация һәм яңгыр сулары челтәрләрен) чыгару һәм яңаларын урнаштыру белән бәйле эшләр иң катлаулысы булган. Бүгенгә алар 99% ка төгәлләнгән.
«Олимпиец» спорт комплексы каршындагы борылыш элмәге дә әзер диярлек. Башка объектларда (М7 магистрале ягына һәм Болотников урамы ягыннан элмәкләр) эчке эшләр башкарыла. Әзерлек якынча 65% ны тәшкил итә.
Хәрәкәт аеруча интенсив булган урыннарда эшчеләр полимер-битумлы тотрыкландыргыч материал белән вак ташлы-мастикалы асфальт-бетон сала, бу юл өслегенең хезмәт итү вакытын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, параллель рәвештә җир кишәрлекләрен сатып алу эше гамәлгә ашырылган. «51 җир кишәрлеген сатып алырга һәм бәяләргә кирәк иде. Бүгенге көндә 31 участок сатып алынган, бәяләнгән, кешеләр акчаларын алган. Калган 20 җир кишәрлеге буенча милекчеләр белән сөйләшүләр алып барыла, әмма алар Горький шоссесы төзелешенә комачауламый», – дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.
Исегезгә төшерәбез, магистральне реконструкцияләү 2022 елда башланды. Заказчысы – «Главтатдортранс» ДКУ. Әлеге максатларга 27,1 млрд сум бүлеп бирелгән. Объектта һәркөнне 39 берәмлек техника һәм 161 эшче эшли. Шоссе транспорт агымын тоткарлый торган светофорларсыз, шулай ук җир өсте җәяүлеләр кичүләреннән башка булыр дип планлаштырыла.
Камилә Вилданова