«Водоканал» предприятиесен Рөстәм Абделхаков җитәкләде – яңа җитәкчене бүген Казан мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.
«Тәҗрибәле, грамоталы, профильле компетенцияләргә ия, тармак белән яхшы таныш җитәкче. Безнең өчен бу күчүнең салмак узуы мөһим иде. Нигездә, илебезнең күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Татарстанда да, «Водоканал» һәм җылылык хуҗалыгы бер структурага берләштерелгән, шуңа күрә Рөстәм Рифгать улының уңышлы тәҗрибәсе бик урынлы булачак. Ул «Казэнерго» белән сигез ел җитәкчелек итте. Ә әлеге оешмага «Казан шәһәр челтәрләре»ннән күчкән иде. Хуҗалык зур, таныш һәм тармак та бер», – диде мэр Илсур Метшин.
«Эштә уңышлар телибез, – дип дәвам итте ул. – Яңа таләпләр бар, яңа көч, яшь энергия белән барыбыз да бер максатка хезмәт итәчәкбез. «Казэнерго» белгечләре Татарстан белән генә чикләнмиләр, күптән түгел Мәскәү өлкәсендәге аварияне бетерүдә катнаштылар, коллегаларына Лисичанскида шәһәр хуҗалыгын торгызырга ярдәм иттеләр. Мин соңгы елларда предприятие тарафыннан башкарылган барлык эшләрне санап чыгуны кирәк санамыйм. Әмма Казанда җылылык хуҗалыгының ышанычлылык дәрәҗәсе җитди артты. Яңа җитәкче яңа вазифада да шундый нәтиҗәләргә ирешүен дәвам итәр дип өметләнәбез».
Рөстәм Абделхаков 2016 елдан «Казэнерго» АҖ генераль директоры вазифаларын башкарды. 2016-2023 елларда аның турыдан-туры җитәкчелегендә ТР башкаласын җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча берничә зур проект гамәлгә ашырылды.
Әйтик, 13 котельный реконструкцияләнде, 46 километрга якын җылылык челтәре салынды. Хәзерге вакытта җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру һәм җәйге чорда котельныйларның кайбер өлешләре эшен туктатып тору мөмкинлеген булдыру өчен котельныйлар арасында байпаслар төзү буенча озак вакытлы программа эшли, бу, үз чиратында, җылылык энергиясенең үзкыйммәтенә уңай йогынты ясый һәм тарифлар үсешен тоткарларга мөмкинлек бирә.
Рөстәм Абделхаков инициативасы белән «Казэнерго» АҖ 2023-2027 елларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасында актив катнаша. Узган ел 79 млн сум күләмендә федераль акчалар хисабына тузган җылылык челтәрләренең 13 участогы алыштырылды. Бу өстәмә рәвештә 5 км җылылык челтәрен яңартырга ярдәм итте. Быел гомуми озынлыгы 5,1 км булган алты җылылык челтәре участогы алыштырылачак.
Моннан тыш, шәһәрнең яктырту системасын энергия ресурсларын рациональ кулланырга мөмкинлек бирә торган светодиодлы яктырткычларга күчерү программасы гамәлгә ашырыла. 103 мең 947 яктылык ноктасының 41 мең 598 е яки 40% ы – заманча җайланмалар.
Рөстәм Абделхаков җитәкчелегендә тышкы яктырту белән автомат рәвештә идарә итү системасын гамәлгә кертү буенча шактый эш башкарылды. 2022 ел ахырына автоматлаштыру дәрәҗәсе 100% ка җитте. Мондый механизм аварияләрне оператив рәвештә ачыкларга һәм бетерергә мөмкинлек бирә.
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча ике ел эчендә – 4906 яктырткыч, ә ТР торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу программасы буенча Казан поселокларында алты ел эчендә 7935 яктырткыч урнаштырылды. Мәктәп маршрутлары бер меңнән артык яктылык ноктасы белән тәэмин ителде, әлеге маршрутлар буйлап 28 километрдан артык тышкы яктырту челтәре салынды.
Рөстәм Абделхаков Лисичанскида кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын торгызуда да катнаша. Шәһәрдә җимерелгән үткәргеч торбаларны, булган котельныйларны ремонтлауда һәм эшләтеп җибәрүдә предприятие хезмәткәрләреннән торган бригадалар ярдәм күрсәтә. Җыелган гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 25 тоннаны тәшкил иткән.
Биография
Рөстәм Абделхаков 1983 елның 25 апрелендә туган.
В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын, Казан дәүләт энергетика университетын (2016), Мәскәүнең «Сколково» идарә мәктәбен (2016) тәмамлаган.
ТРның «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2014), ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы (2017), ТР президентының Рәхмәте (2018) белән бүләкләнгән. 2020 елда «ТРның атказанган энергетигы» дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Дүртенче (2009-2014 еллар) һәм бишенче (2014-2019 еллар) чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.