Кичә Казан мэры Илсур Метшин кайбер шәһәр объектларының БРИКС уеннарында һәм саммитында катнашучыларны кабул итүгә әзерлеген тикшерде.
Элегрәк ТР башкаласында БРИКС эгидасы астында узачак чараларга әзерлек буенча штаб оештырылды, аны шәхсән Илсур Метшин җитәкли. Мондый тикшерүләр масштаблы халыкара вакыйгалар алдыннан даими үткәрелә.
Мэр караган беренче объект Рөстәм Яхин урамы, 8 адресы буенча урнашкан «Кристалл» кунакханәсе булды. Саммитка биредә өстәмә биш люкс һәм бер президент номеры әзерләнә. Соңгысы өч стандарт номерны берләштерүне таләп иткән. Президент люксында 10-12 кешегә исәпләнгән өстәл белән аш бүлмәсе, санузел, кунак, эш һәм йокы бүлмәләре барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, «Кристалл»ның 96 номерына косметик ремонт ясала. Кунакханәдәге эшләрне 30 нчы апрельгә тәмамлау планлаштырыла.
«Бүгенге көндә БРИКС уеннарына һәм саммитына 25 ләп, ә бәлки күбрәктер дә, дәүләт башлыклары белән делегацияләр көтәбез. Шуның өчен 20 кунакханә яңартыла. Отельерларга рәхмәт, алар президент номерлары булдыру турындагы үтенечебезне кабул иттеләр. Мондый халыкара чаралар реновация башлау өчен бик кирәк. Бу киләчәктә тагын да күбрәк кунаклар, яңа бәяләр һәм керем дигән сүз», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
«Рамада» кунакханәсен БРИКС уеннарына әзерлиләр. Халыкара чарага биредә мәйданы 156 кв.м булган бер президент номеры төзелә, моның өчен дүрт номерны берләштерергә туры килгән. Кунакханәдә президент классындагы номер инде булган, әмма аның мәйданы нибары 90 кв.м тирәсе, бу заман таләпләренә туры килми. Яңа номерда аерым аш бүлмәсе, ике йокы бүлмәсе, санузел, гардероб һәм эш кабинеты җиһазландырыла.
«Барлык отельерларга рәхмәт. Без алар белән Универсиаданы, спортның су төрләре, футбол буенча дөнья чемпионатларын, World Skills чемпионатын, «Киләчәк уеннары»н уздык. БРИКС – яңа планка. Барысы да югары дәрәҗәдә үтәр дип өметләнәбез», – дип ассызыклады мэр.
БРИКС илләре саммитында катнашучыларны урнаштыру өчен 51 объект әзерләнә. Алар арасында 5, 4, 3 һәм 2 йолдызлы 46 кунакханә, шулай ук Универсиада авылы, шифаханәләр һ.б. бар. Бүгенге көнгә барлыгы якынча 6,5 мең номер броньланган.
БРИКС уеннары кунакларын һәм чарада катнашучыларны Казанның 10 кунакханәсендә урнаштырырга планлаштыралар. Судьялар өчен Korston Club Hotel, «Гранд Отель», ИТ-парк һәм «Регата» кунакханәсендә номерлар әзерләнә. Массакүләм матбугат чаралары вәкилләренә «Ибис», «Регина» (Петербург урамы), «Ногай», «Космос» һәм «Давыдов» кунакханәләрендә номерлар каралган. Волонтерлар «Татарстан» кунакханәсендә һәм Универсиада авылы корпусларында яшәячәк. БРИКС уеннарына Казанга барлыгы 4,7 мең спортчы һәм делегация әгъзалары килер дип көтелә. Ярышлар 29 спорт төре буенча узачак (шуларның 20 се – Олимпия төрләре).
«Быел БРИКСка Болакны капиталь ремонтлыйбыз, анда 56 йөзмә фонтан, объектның архитектура үзенчәлекләрен аерып күрсәтә торган меңләгән яңа яктырткычлар барлыкка киләчәк, – диде мэр. – Бер урында тормыйбыз. Без – үзебезнекен, отельерлар үзләренә йөкләнгән бурычны үти, һәм нәтиҗәдә барысы да БРИКС чараларына чиста, төзекләндерелгән һәм яңартылган Казанлы булачак».
Болакны төзекләндерү буенча эшләр 27% ка башкарылган: биш күпер тышланган, 8 км озынлыктагы кабель линияләренең һәм яңа яктырту челтәрләренең 7 километры сузылган. Гомумән алганда, күперләрне һәм Болак буйлап яшел зоналарны яктырту өчен 4 меңнән артык яктырткыч монтажлау планлаштырыла. Сулыкның үзендә исә 56 йөзмә фонтан урнаштырылачак. Аларда су агымы 10 метр биеклеккә күтәреләчәк.
Фонтан җиһазларын апрель ахырына көтәләр, шуннан соң монтаж эшләре башлана. Аларны үткәрү өчен Болакта су дәрәҗәсе киметеләчәк. Өстәмә рәвештә электр щитлары һәм идарә шкафлары урнаштыру урыннары әзерләнә. Үткәргеч торбаларны сүтү су агызылганнан соң гамәлгә ашырылачак. Әлеге эшләр 25% ка башкарылган.
Чернышевский урамында мәйданы 12 мең 163 кв.м булган торак комплекс төзелә. План буенча анда җир асты парковкасы һәм коммерция предприятиеләре өчен урыннар каралган. Торак комплекс төрле катлы өч йорттан гыйбарәт. Беренче дүрт катлы бина – 66 фатирга, икенче биш катлы бина – 81 фатирга, өченчесе 74 фатирга исәпләнгән. Һәр йортта парковка өчен җир астындагы катлар бүлеп биреләчәк, шул ук вакытта комплекс территориясендә тагын 10 өстәмә машина урыны булачак.
БРИКС саммитына төзүчеләр бинаның фасадын бизәячәк, ә объектны тулысынча 2025 елның җәй уртасында тапшырырга планлаштыралар. Илсур Метшин бинаның тышкы күренешенә кагылышлы берничә тәкъдим кертте.
Тагын бер күпфатирлы алты катлы йорт Г.Исхакый урамында төзелә. Аның мәйданы – 2 мең 572 кв.м. Биредә дә 48 урынлык җир асты паркингы каралган. Объектта хәзер котлованны төзекләндерү һәм ныгыту буенча әзерлек эшләре алып барыла. Киләсе җәй уртасына объектны тулысынча файдалануга тапшырачаклар.
«Әлбәттә, халыкара вакыйгалар казанлыларга берникадәр уңайсызлыклар тудыра, әмма әлеге мирас безнең белән мәңгегә кала. Кунакчыллык өлкәсен үстерү котылгысыз, бу кунакханә, кафе персоналыннан алып такси йөртүчегә кадәр кагыла. Төзекләндерү тормышның барлык тармакларында чагыла. Мондый чаралар алдыннан эш күп була, әмма алардан соң яңартылган, төзекләндерелгән шәһәр казанлыларга калачак», – дип өстәде Илсур Метшин.
Камилә Вилданова