Агымдагы елда ТР башкаласында 213 янгын чыккан, аларда 18 кеше зыян күргән, алтысы һәлак булган, 16 казанлы коткарылган. Урман-парк зоналарында янгыннар теркәлмәгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин хәбәр итте.
«Шәһәрне санитар чистарту буенча икеайлык кысаларында һәм шәһәр өмәсендә башкарылган эш янгыннар чыгу куркынычын сизелерлек киметкәндер, дип өметләнәбез. Аллаһка сыен, үзең эшлә, диләр бит. Һәр олы кеше үз-үзенә, беренче чиратта, контролер булырга, куркынычсызлык чаралары турында уйларга һәм тирә-юньдәге һәрнәрсәгә игътибар итәргә тиеш», – диде мэр Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы мәгариф идарәсенә мәктәпләрдә балалар белән профилактик эш алып барырга һәм язгы чорда ачык утның хәтәр булуын аңлатырга йөкләмә бирде.
Сергей Чанкин бүгеннән башлап 12 нче майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачагын искә төшерде. Ай башыннан 20 нче апрельгә кадәр шәһәрдә 37 янгын теркәлгән, шуларның 22 се – торак секторда. 15 очракта коры үлән һәм каты көнкүреш калдыклары янган.
Янгынга каршы махсус режим чорында шәһәр территориясендә коры үлән һәм чүп-чар яндырырга, ачык утта, шул исәптән мангалда, ризык әзерләргә ярамый. Урман-парк зоналарында һәм урман белән чиктәш территорияләрдә пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.
Хокук бозучыларга административ җәза яный. Физик затларга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф каралган. Әгәр хокук бозу турыдан-туры урманда теркәлсә, мәсәлән, юридик затлар өчен штраф күләме 600 меңнән бер миллион сумга кадәр артачак.
Янгын чыгу куркынычы зур булган чорга әзерлек кысаларында районнар администрацияләрендә урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларның паспортларын аныклаганнар. Алар арасында Краснооктябрьск, Яңа Юдино, Аккош Күле, Залесный, Крутушка, Щербаково, Зәңгәр Күл, Петровский торак массивлары, Олы Дәрвишләр бистәсе бар. Шулай ук шәһәрнең һәр районында поселокларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә урман янгыннарын кисәтү буенча эш алып бару максатыннан профилактик төркемнәр булдырылган.
Урман массивына якын участокларның хуҗалары территорияләрне коры ботаклардан, чыбык-чабыктан һәм башка янучан материаллардан мөстәкыйль рәвештә чистарта. Участок белән урман арасында 10 метрлы буфер булырга тиеш. Милекне шулай ук янгынга каршы 0,5 метрлы барьер белән дә киртәләп алырга мөмкин.
Администрацияләр башлыкларына, структур һәм ведомство карамагындагы бүлекчәләр җитәкчеләренә кыска вакыт эчендә барлык кирәкле эшләрне төгәлләү зарур – аларга торак пунктлар тирәсендә минераллаштырылган сак полосалары, чүп-чар, үлән һәм башка калдыкларны яндыру өчен урыннар булдыру, янгын сүндерү өчен су чыганакларын тәртипкә китерү һ.б. бурычлар йөкләнгән.
Диана Жиленкова