Казанда 25 нче апрельгә Бөек Ватан сугышы ветераннарын диспансер кысаларында комплекслы тикшерүләр төгәлләнәчәк. Табиблар күрсәтмәләре буенча аларны чираттан тыш колак аппаратлары белән тәэмин итәләр, теш протезлары куялар, шулай ук, кирәк булганда, катарактадан интеккән ветераннарга операция ясыйлар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
«Без, бигрәк тә район администрацияләре башлыклары, предприятиеләр һәм учреждениеләр директорлары, мәктәпләрнең укытучылар коллективлары һәр ветеранны шәхсән беләбез. Иң мөһиме – игътибар белән бергә Җиңү парадына килә һәм анда катнаша алучыларга хөрмәт күрсәтү. Без аларның килүен бик теләп көтәбез һәм моны оештырабыз. Ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә килә алмаганнар янына үзебез барачакбыз», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Сугыш ветераннарын шәһәрнең тәүлек әйләнәсе эшли торган барлык стационарларында да кабул итәләр. Шул исәпкә сугыш ветераннары өчен госпиталь дә керә, анда алар өчен уңайлы шартлар тудырылган 78 махсус палата бүлеп бирелгән. Бүлмәләр ремонтланган, каты һәм йомшак инвентарь белән комплектлаштырылган, санитар узеллар, телевизорлар, көнкүреш приборлары белән җиһазландырылган. Мондый палаталар учреждениенең барлык профильле бүлекчәләрендә дә бар.
Агымдагы елда госпитальдә 16 ветеран дәваланган, ә 2023 елда – 98 кеше. Сугышта катнашучыларны реабилитацияләү шулай ук М.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә дә үткәрелә.
«Барлык мохтаҗ сугыш ветераннарына инвалидлык төркемнәре билгеләнгән, күбесе өйдә дәвалана – алар өчен өй шартларында стационарлар оештырылган. Ветераннар табибларның даими күзәтүе астында, кирәкле препаратлар белән тәэмин ителәләр», – дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.
Медицина ярдәменнән тыш, ветераннарның торак шартларын яхшырту буенча төрле чаралар күрелә. 2024 елда фатир ремонтлауга бер гариза алынган. Ә узган ел 15 фатир тәртипкә китерелгән. Моннан тыш, Казанның торак сәясәте идарәсе тарафыннан вафат булган дүрт ветеран гаиләсенә яңа йорт яки фатир сатып алуга субсидияләр бүлеп бирелгән, аларның гомуми күләме – 19 млн сумнан артык.
Гүзәл Сәгыйтова сүзләренә караганда, Җиңү көненә ветераннарга республика рәисе һәм шәһәр мэры исеменнән азык-төлек җыелмалары һәм открыткалар тапшырылачак. ТР башкаласында барлыгы 3230 инвалид, тыл хезмәтчәне һәм тол яши, шуларның 172 се – сугышта катнашучылар.
Камилә Вилданова