Узган шимбәдә, 20 нче апрельдә, шәһәрне санитар чистарту буенча икеайлык кысаларында Казанда гомумшәһәр өмәсе узды. Территорияләрне җыештыруда 28 меңнән артык кеше, шул исәптән 1,3 меңнән артык төрле предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре катнашкан, 250 берәмлек техника җәлеп ителгән. Гомуми көч белән 9 мең кубометрдан артык чүп-чар, шул исәптән 7,2 мең кубометр каты көнкүреш калдыклары һәм 1,8 мең кубометр эре габаритлы чүп җыелган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов сөйләде.
«Өмәдә катнашкан хөрмәтле хезмәт сөючән казанлыларның һәркайсына рәхмәт. Шәһәрне язгы генераль җыештыру – әти-әниләребездән калган матур гадәт. Ярый әле ул сакланган, һәм без аны дәвам итәбез. Өмәдә катнашучылар чарадан соң зур канәгатьләнү хисе кичерә һәм күтәренке кәеф белән тарала», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин.
Ул район администрацияләре башлыкларына җыелган барлык калдыкларны май бәйрәмнәренә кадәр полигоннарга чыгарырга, ә урамнарны, скверларны, паркларны, яр буйларын, яр буе территорияләрен һәм урман-парк зоналарын чистартуны төгәлләргә йөкләмә бирде. «Әйдәгез, май бәйрәмнәренә кадәр шәһәрне тәртипкә китерик», – диде шәһәр башлыгы.
Игорь Сәлахетдинов хәбәр иткәнчә, санитар җыештыру 100 территориядә алып барылган. Өмә вакытында Гаврилов, Ф.Әмирхан, Тукай, Порт, Девятаев урамнарында, Каенлыкта һәм башка мәйданчыкларда рөхсәтсез 13 чүплек юк ителгән.
Быел яр буе зоналарына, урман полосаларына, паркларга һәм скверларга аерым игътибар бирелгән. Җәен әлеге территорияләр халык арасында бик популяр. Әйтик, Казансу елгасы яры, «Казан» гаилә үзәге территориясе, Каенлык, Горки-Әмәт урманы, Җиңү паркы, Лядской бакчасы, Дәрвишләр бистәсендә Мир урамындагы парк һ.б. шәһәрлеләр көче белән җыештырылган.
Эш шулай ук күлләр төбендә дә үткәрелгән. Мәсәлән, Рус география җәмгыяте дайверлары Комсомол күле төбен чистарткан.
Өмә төрле форматларда узган. Хәрәкәт яратучылар плоггингта – минималь дистанция 1,5 км булган экологик йөгерүдә катнаша алган. Ул елга порты территориясендә узган. 700 ләп кеше ике зонаны – Порт урамын һәм елга портыннан алып «Локомотив» пляжына кадәрге яр буе участогын чистарткан. Җыелган чүп-чар соңыннан фракцияләргә аерылган.
Комитет рәисе сүзләренә караганда, квартал эчендәге юллар һәм ишегалды территорияләре идарәче оешмалар һәм йортларда яшәүчеләр тарафыннан тәртипкә китерелгән.
Камилә Вилданова