Казанның Совет районындагы Родина урамында, «Новые Горки» торак комплексы янында, 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә. Аны Белем көненә ачарга, ә барлык төзелеш эшләрен 1 нче августка тәмамларга планлаштыралар. Мәгариф учреждениесенең профиле инде билгеле, ул экологик-технологик юнәлештә эшләячәк. «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелә торган уку йортында 612 урынга исәпләнгән ашханә, киңәйтелгән спорт залы, химия һәм биология фәннәре өчен профильле кабинетлар җиһазландырылачак. Мәктәпнең гомуми әзерлек дәрәҗәсе 25,5% ны тәшкил итә. Бүген төзелеш эшләре барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.
Яңа мәктәп өчен урын очраклы гына сайланмаган. Актив рәвештә төзелә торган микрорайонда киләчәктә барлыгы 14 меңгә якын кеше яшәячәк. Шуңа күрә яңа уку йорты якындагы мәктәпләрне бушатырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, янәшәдә 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бар, тагын берсен (50 урынга) ел ахырына тапшырырга уйлыйлар. Проект куәте сменасына 90 кеше булган поликлиника һәм бассейнлы спорт корылмасы төзү планлаштырыла.
«Россиядә иң күп социаль инфраструктура объектларын без төзибез. 10 ел эчендә – 177 социаль объект, шул исәптән 90 балалар бакчасы һәм 25 мәктәп. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, халык саны милионнан арткан бер генә шәһәр дә безнең кадәр мәктәп һәм балалар бакчасы төземи. Без яхшы темп алдык һәм быел 1 нче сентябрьгә тагын өч мәктәпне файдалануга тапшырачакбыз», – дип искәртте Илсур Метшин.
Мәктәп бинасының мәйданы – 25,4 мең кв.м. Проект буенча анда уку кабинетлары, 612 урынга исәпләнгән ашханә һәм актлар залы булдыру каралган. Хәзерге вакытта мәктәп коллективын туплыйлар, ә директоры инде билгеле. Ул – Гөлназ Галиева.
Уку йортында биология һәм химия (микробиология, органик, органик булмаган һәм аналитик химия), шулай ук сәнәгать экологиясе һәм экобиотехнология тирәнтен өйрәнеләчәк. Мәктәпне тәмамлаучылар кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән ресурсларны саклаучы экологик-технологик мәсьәләләрне хәл итә алачак.
Мәктәпнең юнәлеше аныкланган, исеме дә билгеле – «Туган ил». Шуңа күрә бинаның дизайн концепциясе табигать темасы белән бәйле. Әйтик, стеналарда Татарстанның географик объектлары атамаларын укырга мөмкин булачак – шулай укучылар мәгълүматны яхшырак истә калдырачак. Агачлар, үләннәр, чәчәкләр, хайваннар һәм балыклар сурәтләнәчәк. Җиһазны агач имитациясе белән агач-йомычка плитәләрдән яки керамограниттан җитештерәчәкләр.
«Мәктәпнең төп концепциясе аның исеме – «Туган ил» белән бәйле. Шуңа күрә дизайн проектын эшләгәндә без тыйнак җир төсләрен кулландык. Татарстан – елгалар республикасы. Елга, төп тема буларак, барлык бүлмәләр дизайнында чагылыш табачак», – диде «Татинвестгражданпроект» ДУП архитекторы Ләйсән Сосунова.
«Зур белгечләр булып җитешкәнче, балаларның мәхәббәттә һәм әйләнә-тирәдәге табигать белән гармониядә үсүе мөһим. Ә аннары инде экологик-технологик юнәлеш белән бәйле фәннәрне дә, мәсәлән, биологияне, химияне өйрәнергә мөмкин. Кызыклы, үзенчәлекле мәктәп булачак. Бер карасаң, бинаның конструктивы һәр җирдә бер үк төсле, шул ук вакытта дизайн нәтиҗәсендә бер мәктәп икенчесенә бөтенләй охшамаган. Шәхсән үзем өчен, әйтик, берничә елга исемен ачтым, мин элек республикада андыйлар барлыгын белми дә идем. Балалар үз табигатен, әйләнә-тирә дөньяны өйрәнеп үсәчәк. Белем, әхлакый яктан тәрбия бирү генә түгел, ә алардан Татарстан экологиясе патриотларын үстерү дә бик мөһим», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Мәйданы 508,97 кв.м булган спорт залы 2013 елда ТР башкаласында узган Универсиада төсләрендә бизәләчәк. «Моны тарихта калдырырга кирәк. Балалар үсәргә һәм туган шәһәребезнең, республикабызның, илебезнең бөек тарихын белергә, иң яхшы Универсиаданың бездә узганын истә тотарга тиеш. Бик дөрес карар», – диде мэр, спорт залын бизәү белән бәйле чишелешне югары бәяләп.
Проект буенча мәктәптә бассейн каралмаган, шуңа күрә спорт залын киңәйтү бара. Әмма балалар йөзү дәресләреннән мәхрүм ителмәячәк – бассейн мәктәптән җәяү барып җитү мөмкинлеге булган спорт корылмасында ачылачак. Хәзер аның өчен җир кишәрлеге сайлана.
Ашханә гомуми стильдә бизәләчәк. Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина сүзләренә караганда, мәктәп рестораны дизайнында да туган ил темасы дәвам итәчәк. Биредә декоратив мич урнаштыру һәм стеналарны милли бизәк – лалә чәчәкләре белән бизәү планлаштырыла.
Мәктәп территориясендә югары һәм кече сыйныф укучылары өчен спорт мәйданчыклары, йөгерү юллары, урам тренажерлары һ.б. урнашачак. Моннан тыш, футбол, баскетбол яки волейбол уйнау өчен зона җиһазландырылачак. Урамда туя, өрәңге, сирень, усак, артыш, гортензия, ясмин кебек агачлар һәм куаклар утыртачаклар. Шулай ук территориядә төрле кечкенә архитектура формалары пәйда булачак.
«Стройхолдинг» ҖЧҖ техник директоры Риналь Миңнеҗанов мәйданчыкта 308 кеше һәм сигез берәмлек техника эшләвен хәбәр итте. 1 нче майга – монолит, ә 3 нче майга кирпеч салу эшләре тәмамланачак. Бригадалар бинаның фасадын җылыту һәм тышлау белән мәшгуль, тәрәзә һәм ишек уемнары урнаштыралар, түбәдә эшләр алып баралар. Параллель рәвештә эшчеләр инженерлык челтәрләре сала, бу эш 29% ка үтәлгән. Мәктәпне эчке һәм тышкы яктан бизәү 24% ка башкарылган.
«Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе йомгаклау тикшерүе белән килсен өчен, объектны 1 нче августка тапшырырга планлаштырабыз», – дип өстәде Риналь Миңнеҗанов.
Исегезгә төшерәбез, Белем көненә Казанда – «Весна» торак комплексында (1501 урынга) һәм М14 микрорайонында (1224 урынга) тагын ике мәктәп ачылачак. Соңгы биш елда шәһәрдә 16 белем бирү учреждениесе төзелгән. Хәзерге вакытта 134 балалар бакчасы һәм 63 мәктәп төзү өчен җир кишәрлекләре броньланган.
Камилә Вилданова