Александр Шахназаров шәһәр башлыгына игътибар, кайгыртучанлык күрсәтүе һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерде. «Безне хөрмәт итеп, кунакка килүегез өчен рәхмәт», – диде ветеран.
Александр Рубенович Илсур Метшинга үзенең гаиләсе, әти-әнисенең йорты, хәрби хезмәте һәм һөнәри эшчәнлеге турында сөйләде. Ул Әстерхан өлкәсенең Чаган авылында дөньяга килгән. 1942 елның җәендә Александр Шахназаров – елга техникумы студенты – «Волхолвстрой» буксирына кочегар булып практика узарга җибәрелә. Сталинград сугышы башлангач, буксир Идел хәрби флотилиясе составына керә. Дошман уты астында судно Саратовтан һәм Камышиннан Сталинградка солдатлар, техника, сугыш кирәк-яраклары ташыган. Ветеран сүзләренә караганда, Сарепта районындагы кичүдә аеруча авыр булган, ул вакытта «Волховстрой» һәм тагын тугыз судно өзлексез бомба астында сталинградлыларның сул як яр белән элемтәсен тәэмин иткән.
Ун көн эчендә ун судноның сигезе юкка чыгарыла. «Волховстрой», бомба эләккәннән соң, ремонтка җибәрелә. Сталинград сугышында катнашкан елга техникумының 144 студентыннан нибары 26 кеше генә исән калган.
1945 елның апрелендә Александр Шахназаров үзе теләп Кызыл армиягә китә. Аны артиллерия училищесына җибәрәләр, уку йортын ул 1947 елда тәмамлый. Артиллерия полкы взводы командиры була, аннары 25 ел Казан Суворов училищесында укыта. Аның укучылары арасында танылган шәхесләр күп. Шуларның берсе – РФ Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов, ветеран аның белән бик горурлана. Запаска киткәннән соң, Александр Рубенович КАИда физик тәрбия кафедрасының өлкән укытучысы булып эшли.
Ветеран Илсур Метшинга бүләкләрен һәм истәлекле фоторәсемнәр күрсәтте. 2013 елда, Сталинград сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, ул Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында Владимир Путин белән очрашуда катнаша. Александр Рубенович II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале һәм башка күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнгән.
Узган ел Шахназаровларның гаилә корып яши башлауларына 60 ел тулган, аларның уллары һәм оныклары бар. Людмила Ивановнаның әтисе, Гринько Иван Кузьмич, шулай ук сугышта катнашкан, бригада комиссары, 21 нче армиянең хәрби советы әгъзасы булган. 1941 елда Дубовичи авылында һәлак була.
Очрашу азагында Илсур Метшин Шаһназаровлар гаиләсен Казанда узачак Җиңү парадына чакырды. «Сез безнең парадларның да, тантаналы җыелышларның да даими кунагы. Александр Рубенович һәм Людмила Ивановна, озак һәм бәхетле яшәгез, сезне 9 нчы майда парадта көтәбез», – дип мөрәҗәгать итте аларга шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында барлыгы 3230 инвалид, тыл хезмәтчәне һәм тол яши, шуларның 172 се – сугышта катнашучылар. Бүгенге көндә Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын диспансер кысаларында комплекслы тикшерүләр төгәлләнде. Агымдагы елда госпитальдә 16 ветеран дәваланган, ә 2023 елда – 98 кеше. Моннан тыш, сугышта катнашучыларга торак шартларын яхшыртуда – фатирларын ремонтлауда һәм сатып алуда ярдәм күрсәтелә.
Диләрә Гафурова