Казан мэры Илсур Метшин масштаблы халыкара вакыйгаларга – БРИКС уеннарына һәм саммитка әзерләнә торган объектларның чираттагыларын урынга чыгып тикшерде. Шәһәр башлыгы ТР Фәннәр академиясе бинасыннан Астрономия урамы белән кисешкән урынга кадәр Бауман урамын реконструкцияләү һәм «Ногай» кунакханәсенең номер фондын яңарту буенча эшләрнең барышы белән танышты, объектларның милекчеләре белән аралашты.
Бауман урамында 20 ел элек салынган брусчатканы алыштырачаклар
Бауман урамында реконструкцияләнә торган участокның гомуми мәйданы 1,6 гектарны тәшкил итә. Бүгенге көндә Чернышевский урамыннан Астрономия урамына кадәрге өлештә брусчатканы демонтажлау эшләре тәмамлана (89%). Тротуар плиткасын алыштыру зарурлыгы элеккегесенең эксплуатация срогы чыгу белән бәйле. Соңгы тапкыр бу участокта эшләр 20 ел элек үткәрелгән булган.
«Җәяүлеләр урамын карап тоту – аерым статья, ул юл ремонтлау программаларына керми. Шуңа күрә без аны өлешләп төзекләндерәбез. Профсоюз урамыннан Чернышевский урамына кадәрге участок Универсиадага тәртипкә китерелгән иде, ә Чернышевский урамыннан Астрономия урамына кадәрге участокка 20 ел инде кагылган юк. Өстәвенә, бу урында яңгыр канализациясе белән проблемалар бар. Шул сәбәпле туфрак юыла, убылган урыннар пәйда була. Ниһаять, әлеге мәсьәләне хәл итәчәкбез», – диде Илсур Метшин.
Яңгыр канализациясенең камилләштерелгән системасы проекты су агымын авышлык хисабына Болак ягына юнәлтеп җибәрүне күздә тота. Өстәмә яңгыр лотоклары Профсоюз урамыннан Чернышевский урамына кадәрге участокта барлыкка киләчәк, шунда ук яктырту баганалары алыштырылачак.
Бауман урамында яңа брусчатка салу 45% ка башкарылган. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, тротуар плиткасы балалар коляскаларын һәм шәхси мобильлек чараларын куллану, халыкның хәрәкәте чикле төркемнәре өчен уңайлы булачак. Тротуар плиткасы өчен яңа нык нигез әзерләнә.
«Казан» кунакханәсенең тарихи бинасы буйлап консервацияләнгән җир асты галереясына төшү стеналарын тышлаячаклар, ә объектның түбәсендәге пыяла призмалар алыштырылачак. Территория «ПРЕМИУМ» ИК» ҖЧҖ карамагында. Компания директоры Елена Максимова шәһәр башлыгына төрле мәйданчыклар урнаштыру өчен киңлекне планлаштыру максатыннан үткәрелгән проект алды тикшеренүләре турында сөйләде. Җир асты объектының гомуми мәйданы – 4 мең кв. метрдан артык.
Мэр Бауман урамында урнашкан тагын берничә бина һәм объект хуҗасы белән аралашты.
Үзәк урамны реконструкцияләү кысаларында «Кремль» метро станциясе фасады плиткасын, шулай ук җир асты галереясына керү урыннарында гранит өслекне сүтү эшләре тәмамланган. Яктырту кабеле һәм баганалар өчен нигез монтажланган. Светофорлар, боллардлар, люклар һәм яктырту баганалары сатып алынган. Эшләр 21% ка үтәлгән.
«Эш күләме зур. БРИКС уеннарыннан һәм саммиттан соң Казанга кайтырга теләүчеләр саны артачагына ышанам. Еш кына, халыкара вакыйгаларны үткәрү ни өчен кирәк, дип сорыйлар. Чара хәтердә калачак, ә аларга әзерлек кысаларында эшләнгән бар нәрсә казанлыларга һәм шәһәр кунакларына хезмәт итәчәк», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Финанслау лимиты 423,7 млн сум булган эшләрне 1 нче июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Аларның заказчысы – «ТР Главинвестстрой» ДКУ, подрядчы оешма – «Шәһәрне төзекләндерү» МУП.
«Моңа безне БРИКС саммиты этәрде»: «Ногай» кунакханәсе тулы реновация үткәрә
Бауман урамын тикшерү барышында Илсур Метшин «Ногай» кунакханәсендә дә булды, анда бүгенге көндә бер президент һәм дүрт «люкс» класслы номер төзелә. Моннан тыш, бинада бөтен номер фонды, ресепшен зонасы һәм лобби-бар яңартыла.
Президент номерында йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, кабинет һәм кухня җиһазландырылачак. Биредә шулай ук яктырту һәм температура режимын үзгәртү өчен сенсорлы экраннар белән акыллы йорт системасын булдыру каралган.
«Без кунакханәдәге барлык люкс номерларны да диярлек капиталь ремонтлаячакбыз. 10 елга бер тапкыр реновация үткәрү зарур, ә монда эшләр башларга БРИКС саммиты этәрде. Калган номерларда стеналарны буяу, электр үткәргечләрне алыштыру планлаштырыла. Җиһазның 70% тан артыгы яңартылачак. Кер юу бүлмәсен киңәйтәбез, өстәмә рәвештә лобби-бар, консьерж өчен махсус урын барлыкка киләчәк», – дип сөйләде кунакханә комплексы генераль директоры Виталий Большаков.
Кунакханәдә барлыгы 329 урынга исәпләнгән 154 номер бар, БРИКС уеннары вакытында аларда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре урнаштырылачак. Төзелеш эшләрен 10 нчы июньгә кадәр тәмамларга уйлыйлар. Ә БРИКС саммиты вакытында кунакханәдә берләшмә илләре делегацияләре яшәячәк.
Хәзерге вакытта Бауман урамында тугыз кунакханә һәм ике хостел эшли, аларның берсе – дүрт йолдызлы, тагын берсе – өч йолдызлы, икесе – ике йолдызлы, җидесе – йолдызсыз.
Исегезгә төшерәбез, бу атнада мэр «Кристалл», «Рамада» һәм DoubleTree by Hilton кунакханәләрендә булды. БРИКС уеннарында катнашучыларны һәм кунакларны шәһәрнең 10 кунакханәсендә урнаштыру планлаштырыла. Судьялар өчен Korston Club Hotel, «Гранд Отель», ИТ-парк һәм «Регата» кунакханәсендә номерлар әзерләнә. Массакүләм матбугат чаралары вәкилләренә «Ибис», «Регина» (Петербург урамы), «Ногай», «Космос» һәм «Давыдов» кунакханәләрендә номерлар каралган. БРИКС уеннарына Казанга барлыгы 4,7 мең спортчы һәм делегация әгъзалары килер дип көтелә. Ярышлар 29 спорт төре буенча узачак (шуларның 20 се – Олимпия төрләре).
БРИКС илләре саммитында катнашучыларны урнаштыру өчен 51 объект әзерләнә. Алар арасында 5, 4, 3 һәм 2 йолдызлы 46 кунакханә, шулай ук Универсиада авылы, шифаханәләр һ.б. бар.
Халыкара вакыйгалар алдыннан шулай ук Болак территориясе төзекләндерелә. Күперләрне һәм сулык буйлап яшел зоналарны яктырту өчен 4 меңнән артык яктырткыч монтажлау планлаштырыла. Болакның үзендә 56 йөзмә фонтан урнаштырылачак.
Диләрә Гафурова