ТР башкаласы Башкарма комитетында дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXIX сессиясе ачылды. Традиция буенча утырыш башланыр алдыннан мэр Илсур Метшин шәһәр үсешенә зур өлеш керткән казанлыларга республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды.
«Татарстан Республикасының Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Казанның дезинфекция станциясенең йомгаклау дезинфекциясе һәм санитар эшкәртү бүлеге табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Рәисә Галәветдинова һәм Республика клиник хастаханәсе каршындагы азык-төлек һәм социаль туклану департаменты производствосы буфетчысы Вера Кудряшова бүләкләнделәр.
«ТРның атказанган транспорт хезмәткәре» мактаулы исеме «Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы» МКУ директоры Ринат Кәлимуллинга, «ТРның атказанган төзүчесе» мактаулы исеме «Муниципаль торак программалары дирекциясе» МУП директоры Рәис Кәримовка бирелде.
ТР башкаласы файдасына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» билгесенә «Авиатор» физкультура-спорт берләшмәсе генераль директоры урынбасары Сергей Куприянов һәм 2023 елның декабренә кадәр П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе директоры вазифасын башкарган Яков Туркенич ия булдылар.
Нәтиҗәле хезмәте һәм җәмәгать туклануы тармагын үстерүгә өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы белән Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты ашханәләрендә кейтеринг һәм туклануны оештыру буенча генераль директор урынбасары Аида Әхмәдуллина бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткәне өчен 16 нчы шәһәр хастаханәсенең баш табибы Владимир Беляковка Мактау грамотасы тапшырылды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм кунакчыллык өлкәсендәге казанышлары өчен Мактау грамотасы «Баумандагы Матбугат йорты» ҖЧҖ директоры Виталий Большаковка бирелде. Мактау грамотасына шулай ук «Казметрострой» АҖ тимер-бетон эшләнмәләре заводының бетон изү участогы начальнигы Рәсүл Гыйльманов һәм «Рэди» ҖЧҖ шоферы Наил Латыйпов лаек булдылар.
Казан мэрының Рәхмәте белән нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен «Водоканал» МУПнең экологик күзәтчелек үзәге инженер-инспекторы Мария Иванова һәм «Уют Сервис» ҖЧҖнең хуҗалык мөдире Римма Самохина бүләкләнделәр.
Диләрә Гафурова