«Казэнерго»ны элек Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы вазифаларын башкарган Фәнис Нурмөхәммәтов җитәкләде. Бүген предприятие коллективына яңа генераль директорны шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. Ул Фәнис Нурмөхәммәтовның шәһәр хуҗалыгының төрле тармакларында зур эш тәҗрибәсенә ия булуын, эшчәнлек елларында үзен грамоталы идарәче итеп күрсәтүен билгеләп үтте.
«Бүген коммуналь челтәрләрне модернизацияләү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Ул – шәһәр хуҗалыгы алдында торган яңа бурычлар һәм таләпләр. Рөстәм Рифгать улы җитәкчелегендә «Казэнерго» коллективы тарафыннан әлеге юнәлештә зур эшләр башкарылды. Мин шәһәр башлыгы вазифаларына керешкән елларымны яхшы хәтерлим, һәр кыш дары мичкәсендә утырган кебек иде. Бу эш күп факторларга бәйле. Меңьеллык шәһәрнең коммуналь хуҗалыгы аерым игътибар, финанс, хезмәт һәм вакыт ресурслары таләп итә. Бүгенге көндә челтәрләр бик нык тузган, җиһазларны һәм котельныйларны модернизацияләүгә ихтыяҗ бар. Әлеге мәсьәләне федераль дәрәҗәдә ишеттерү өчен без күп көч куябыз. Мин, ил президенты һәм премьер-министры белән нинди генә киңәшмәдә булсам да, һәрвакыт ярдәм сорыйм», – диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы искергән коммуналь челтәрләр проблемасының барлык шәһәрләр өчен дә актуаль булуын билгеләп үтте. Совет елларында төзелгән инфраструктураның ныклык запасы тулысынча сарыф ителгән, хәзер ул зур кертемнәр таләп итә. Февраль аенда ил президенты Владимир Путинның юлламасында коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә триллион сум акча юлланачагы турында игълан ителгән иде. «Водоканал» да, «Казэнерго» да, шәһәрнең ресурслар белән тәэмин итүче башка предприятиеләре дә үз челтәрләрен модернизацияләү өстендә актив эшли алачак, дип белдерде шәһәр башлыгы.
«Мондый катлаулы чорда эшләү өчен предприятиегә нык җитәкче-хуҗалыкчы кирәк. Фәнис Вагыйзь улы 300 меңнән артык халкы булган иң зур районнарның берсен җитәкләде. Муниципаль структураларда ул 16 ел эшли, төрле юнәлешләр буенча кураторлык итте. Республика рәисе сүзләренә караганда, район администрациясе – тормышның иң зур мәктәбе. Фәнис Вагыйзь улы Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы вазифаларын өч елдан артык башкарды. Аңа кадәр балалар өчен илдәге иң яхшы зоопаркларның берсен төзеде, тагын да элегрәк пассажирлар ташу хезмәтен күрсәтү оешмасында эшләде, җәмәгать транспорты өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертте, ә һөнәри эшчәнлек юлын нефть эшкәртү заводында башлаган. Фәнис Вагыйзь улы – тәҗрибәле белгеч, ә яңа бурычлар аңлаешлы, коллектив җайга салынган. Шәһәр иминлеге хакына матур хезмәттәшлекне дәвам итәрсез дип ышанам», – дип мөрәҗәгать итте мэр предприятие җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә.
Фәнис Нурмөхәммәтов Илсур Метшинга үзенә карата күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.
«Рөстәм Рифгать улы белән без хезмәт эшчәнлеген пассажирлар ташу хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә башладык. Ул вакытта ук яхшы команда оештырылган иде. Район башлыгы вазифасында эшләгән еллар да бер мизгел кебек үтте. Мин администрациягә 2021 елда профессионаллар командасына килдем, алар белән эшләү миңа бик җиңел булды. Әлеге еллар эчендә шактый күп проектлар гамәлгә ашырылды. Һәм мин аңлыйм, теләсә кайсы предприятиедә иң мөһиме – кешеләр. Шәһәргә хезмәт итәргә әзермен, яңа команда белән уртак тел табарбыз дип ышанам», – диде яңа җитәкче.
Җитәкчелекнең алмашынуы «Казэнерго» АҖнең элеккеге генераль директоры Рөстәм Абделхаковның «Водоканал» оешмасын җитәкләве белән бәйле.