Казанның коммуналь инфраструктурасын модернизацияләүгә киләсе ике елга 2,5 млрд сум акча бүленгән. Быел шәһәрдә су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләренең 21 километры, җылылык челтәрләренең 42 километры реконструкцияләнәчәк. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин Казан шәһәр Думасының XXIX сессиясендә хәбәр итте.
«Коммуналь инфраструктура – мөһим тармак, шәһәр халкының уңайлы тормыш шартлары һәм иминлеге шуңа бәйле. Шәһәр хакимияте өчен ТКХ өлкәсен модернизацияләү һәм үстерү һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булды, шулай булып калачак та. Казанлылар бездән яхшы тормыш шартлары таләп итә, алар безнең алга тагын да югарырак максатлар куя. Соңгы 15 елда максатлар да, бурычлар да бик нык үзгәрде», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләре 79% ка тузган. Коммуникацияләрне һәм җиһазларны норматив хәлгә китерү өчен 142 млрд сум акча таләп ителә, шул исәптән су белән тәэмин итүгә һәм су чыгаруга – 127 млрд, җылылык белән тәэмин итүгә – кимендә 15 млрд. «Ел саен челтәрләрнең гомуми озынлыгыннан 7% ы гына алыштырылган очракта да, аларны яңартуның хисап күрсәткеченә ирешү мөмкин түгел. Алай гына да түгел, ел саен 4% ын яңартып та тузу дәрәҗәсен саклау күрсәткеченә ирешелмәде. Предприятиеләр елына челтәрләрнең 2-2,5% ын гына алыштыра. Нәтиҗәдә тузу күрсәткече арта», – дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин.
Соңгы биш елда «Водоканал» МУП инфраструктурага 7,5 млрд сум инвестиция керткән, «Казэнерго» – бер миллиардка якын. Ел саен «Татэнерго» филиалы – «Казан җылылык челтәрләре» модернизацияләүгә 2 млрд сумга кадәр акча бүлеп бирә.
Шушы еллар эчендә «Заречье» канализация насос станциясе, ләм утырмасын термомеханик эшкәртү цехы файдалануга тапшырылган, шәһәрдәге агынты суларның чиреген суыртып агыза торган эре канализация коллекторын реконструкцияләү эшләре алып барыла. «Казэнерго» АҖ карамагындагы 16 котельныйда агрегатлар алыштырылган, объектлар тулысынча автоматлаштырылган, ә биналар ремонтланган. «Горки» район котельные шулай ук модернизацияләнгән, анда 100 МВт куәтле яңа су җылыту казаны урнаштырылган.
«Бүген аерым бер участокны гына ремонтлау аз, шәһәрлеләр комплекслы һәм уңайлы яшәү шартлары булдыруны таләп итә, ә бу – төзекләндерелгән ишегаллары, алга киткән инфраструктура. Торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәт күрсәтүне камилләштерергә ярдәм итә торган яңа эш ысулларын гамәлгә кертергә кирәк. Торак оешмалары эшчәнлеге төгәл көйләнгән һәм һәркем – хакимиятләр өчен дә, халык өчен дә тулысынча ачык булырга тиеш. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов февральдә узган хисап сессиясендә безнең алга шундый бурыч куйды», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Хәзерге вакытта Казанда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә СИБУРның җылылык һәм суүткәргеч челтәрләрен алыштыру, шулай ук, энергия ягыннан нәтиҗәле полимер материаллар кулланып, торак йортларны һәм социаль учреждениеләрне җылыту буенча сынау проекты үзләштерелә.
Быел Татарстан башкаласында шулай ук 1,5 км озынлыктагы өченче төньяк канализация коллекторын реконструкцияләүне тәмамлау планлаштырыла. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, түбә котельныйларыннан файдаланучылар (Олонец, 4; Карбышев, 57, 59), финанслау булган очракта, җылылык белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән челтәрләренә күчереләчәк.
«Башкарма комитеттан, депутатлар корпусыннан әлеге мәсьәләгә җитди якын килүне сорыйм. Исегезгә төшерәм, октябрьдә Казанда БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты узачак. Дөньякүләм масштабтагы чара алдыннан без шәһәрнең инженерлык челтәрләрен модернизацияләү буенча инвестиция программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез», – дип ышандырды Илсур Метшин.
Шәһәрдә җылылык белән тәэмин итү өч ТЭЦтан («Татэнерго» АҖ – КТЭЦ-1, КТЭЦ-2; «ТГК-16» АҖ – КТЭЦ-3), шулай ук «Татэнерго» АҖ карамагындагы «Азино», «Горки» һәм «Савиново» район котельныйларыннан гамәлгә ашырыла. Алар кулланучыларның 75% ын җылылык белән тәэмин итә, калган 25% ына «Казэнерго»ның 125 квартал котельные һәм 59 ведомство котельные хезмәт күрсәтә. Диаметрлары 1200 мм га кадәр булган 19 магистраль җылылык үткәргечләрнең озынлыгы – 305 километрны, квартал эчендәге җылылык челтәрләренең озынлыгы 1651 километрны тәшкил итә.
Шәһәрне су белән тәэмин итүне «Водоканал» МУП гамәлгә ашыра. Халыкка Идел су алу корылмасы, 10 җир асты су алу җайланмасы, 45 резервуар, 104 насос станциясе хезмәт күрсәтә. Барлыгы 1239 км үткәргеч торба сузылган.