Быел Татарстан башкаласында капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында күпфатирлы 180 йорт яңартылачак. Шулай ук 63 авария хәлендәге йортны күчерергә әзерлекне тәэмин итү планлаштырыла. Казанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе үсеше турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин Казан шәһәр Думасының XXIX сессиясендә сөйләде.
2023 елда Татарстан башкаласында күпфатирлы 207 йорт ремонтланган. Эшләрнең гомуми бәясе 2,4 млрд сумны тәшкил иткән. Һәр йортка уртача 7,5 млн сум туры килә. «Лифтларны алыштыру дәвам итә. Узган ел гына да 54 йортта 152 лифт алыштырылды, ә соңгы өч елда – 457», – дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Авария хәлендәге торакны бетерү буенча федераль программа эшли башлаганнан бирле 160 йорт күчерелгән. Казанлылар 3 мең яңа фатир алган. Бүгенге көндә шәһәрдә авария хәлендә булган тагын 108 йорт бар, 1,6 меңгә якын гаилә яңа торакка күченүне көтә.
«Без торак фондының торышын сизелерлек яхшырттык, шул ук вакытта халыктан кергән мөрәҗәгатьләр саны кимеми. Күпчелек шикаятьләр идарәче компанияләрнең эшчәнлеге, атап әйткәндә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән бәйле. Идарәче компанияләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, сез халык контроле астында, ярым-йорты эшләргә хакыгыз юк, дип искәртәсем килә», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Казанның күпфатирлы йортларына 874 идарәче оешма хезмәт күрсәтә. 5 меңгә якын йорт 134 идарәче компания карамагында.
«Калдыкларны җыю һәм утильләштерү төбәк операторы – «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК тарафыннан гамәлгә ашырыла. Шәһәрдә ике каты көнкүреш калдыклары полигоны бар: берсе Мәскәү районының Химия урамында эшли, икенчесе – Мамадыш трактындагысы – файдалануга тапшыру стадиясендә. Родина һәм Васильченко урамнарында калдыкларны тирән сортлау линиясе белән ике чүп төяү станциясе урнашкан», – дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин.
Быел каты көнкүреш калдыкларын сыйфатлы җыю һәм вакытында чыгару максатыннан 163 яңа контейнер мәйданчыгы төзеләчәк. Шулай ук калдыкларны аерым җыю өчен махсус 1,2 мең контейнер урнаштыру планлаштырыла. Каты көнкүреш калдыклары күпфатирлы йортлар территорияләрендә – 2,5 мең, шәхси торак төзелеше территорияләрендә 450 контейнер мәйданчыгында җыела. Шәһәрдән көн саен 1,6 тонна калдык чыгарыла.
Татарстан башкаласының торак фондында 65 мең йорт исәпләнә, аларың гомуми мәйданы – 37 млн кв.м, шуларның 5,8 меңе – күпфатирлы торак йортлар, 60 меңгә якыны – шәхси торак корылмалар. Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, соңгы 10 елда Татарстан башкаласында торак мәйданы 8 млн кв. метрга арткан.