Юлиус Фучик урамындагы 53, 55, 55а номерлы йортларда яшәүчеләр өчен «Безнең ишегалды» программасы буенча яңа зур балалар һәм спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Элек һәр бинаның койма белән әйләндереп алынган үз территориясе булган. Хәзер ял итү өчен бердәм киңлек җәяүлеләр өчен уңайлы элемтәгә ия булачак. Төзекләндерү белән беррәттән 59 нчы һәм 69 нчы йортлар арасындагы Республика балалар йортына илтүче юл да тергезелгән. Эш нәтиҗәләре белән мэр Илсур Метшин танышты.
Юлиус Фучик урамындагы ундүрт катлы йортлар 2004-2007 елларда төзелгән. Төзекләндерү эшләре гомуми мәйданы 13 мең кв.м булган территориягә кагылган. 7,5 мең кв.м мәйданда яңа асфальт җәеләчәк. Бүгенге көнгә юл эшләре 65% ка башкарылган.
«Бу ишегалдын мин яхшы хәтерлим, монда булганым бар иде. «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә без 500 кеше өчен өч йорт шартларын яхшыртачакбыз. Барлыгы бу программа буенча быел көз башына 100 мең кеше 454 йортның яхшыруын сизәчәк, аз гына калды», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Балалар һәм спорт мәйданчыклары ком өслегендә урнашачак. Биредә яшь шәһәрлеләр өчен өч уен мәйданчыклары, тау, икешәр балалар таганнары, «мотоцикл» пружинасы һәм бүрәнә әзерләнгән. Ә актив ял һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен физик күнекмәләр ясау өчен җиһазлар каралган.
Яңа мәйданчыкны төзекләндерү өчен парковканы 53 нче йортка якынрак күчерергә булдылар. Автомобильләр өчен урыннар саны элеккечә калачак — 71, әмма квартал эчендәге юлларда алты машина урыны өстәләчәк. Ишегалдында шулай ук сигез яңа эскәмия барлыкка киләчәк.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр иткәнчә, тышкы яктырту системалары озак вакыт канәгатьләнерлек хәлдә булмаган. Халык соравы буенча һәр подъезд янында фонарь баганалары төзәтеләчәк һәм лампалар алыштырылачак. Моннан тыш, юл хезмәтләре ишегалдында яшел утраучыклар калдырган.
«Программа сөйләшүләрдән соң юл төзүчеләр һәм архитекторлар белән балалар һәм спорт мәйданчыклары өчен парковканы яңадан планлаштырырга килешкән халыкны берләштерде», – диде Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы.
52 нче һәм 55 нче йортларда «Монолит» ИК, ә 55а – ТСЖ җитәкчелек итә. Республика программасы буенча эшләрдән соң ишегалдында барлык хокук бозуларны бетерәчәкләр, шулай ук 5 мең чәчәк һәм агач утыртырга планлаштыралар, дип хәбәр итте «Монолит» идарәче ширкәте директоры Лариса Фәтхетдинова.
«Безнең ишегалды» программасы халыкны берләштерү өчен булдырылган. Сезнең биредә бакчаларыгыз күп, биредә яшәүчеләр үзләре тәрбияли, афәрин», — диде Илсур Метшин.
Идарәче ширкәте акчасына ишегалдында аерым һәм эре габаритлы чүп-чарны җыю өчен өч контейнерлы яңартылган контейнер мәйданчыгы җиһазландырылачак. Ишегалдында моның өчен барлыгы өч мәйданчык урнашачак.
Республика программасы буенча эшләр 17 июньдә башланды, моңа кадәр ишегалдында җылылык трассасын төзәткәннәр. Йорт яны территориясен төзекләндерүне 30 августка кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, быел «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Казанда 454 йорт территориясен төзекләндерәчәкләр, аларда гомуми мәйданы 500 мең квадрат метрдан артык булган асфальт-бетон өслеге яңартылачак. 100 меңгә якын шәһәр кешесе яхшыртуны сизәчәк. Эшләр йомгаклары буенча халык 5 меңгә якын парковка урыны, шулай ук эскәмияләр һәм чүп савытлары, балалар, спорт һәм хуҗалык-көнкүреш җиһазлары алачак. Моннан тыш, ишегалларында контейнер мәйданчыклары урнаштырачаклар һәм тышкы яктыртуны тоташтырачаклар.
Хәзерге вакытта эшләр 70% тан артыгракка башкарылган. 144 йортның территорияләре яңартылган инде. Хәзер эшләр 223 йортның ишегалларында дәвам итә, шуларның 68е – Вахитов һәм Идел буе районнары буенча.
Дүрт ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы буенча Казанда 1829 йорт территориясе төзекләндерелгән, аларда 2,5 млн кв.м асфальт-бетон өслек яңартылган.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан мэры Илсур Метшин Профессор Камай урамындагы йортларда яшәүчеләрнең 190 кг пластик җыйган инициативасын хуплаган. Икенчел чималны эшкәртүгә тапшырганнар һәм аннан ишегалды җиһазлары ясаганнар.